Синең яраткан шәһәрең?–
диеп сорыйлар күпләр.
Ә мин бер дә шикләнмичә,
Җавап кайтарам ипләп.
Электән үк шәһри, гүзәл
Шәһәр булганын беләм,
Шуңа күрә горурланып
Казаным диеп дәшәм!
Сөембикә манарасы
һәм дә матур Колшәриф,
Кремль буе, Кабан күле
һәм Мәчет Әл-Мәрҗәни.
Бу истәлекле урыннар
Меңнәрчә дан тоталар!
Һәр кешенең күңелендә
Якты эзләр салалар.
Затлы Идел елгасының
Сул ярында урнашкан,
Рәсәйнең мөһим үзәге
Якты һәм зур, нур чәчүче–
Бу безнең Казан!
Лев Толстой һәм (Владимир)Лениннарның–
Студент чаклары нәкъ тә
Казан университетында
Үтә дә гөрләп үткән.
Кайнаган Казан, дәртләнгән
Гел бергәләп барсын хәл иткән.
Хәзергәчә шушы көчне ул
Буыннардан-буынга күчергән!!
Шунлыктан, Казаным диеп
Әйтергә мин курыкмыйм!
Киресенчә, горурланып
Ходайга рәхмәт укыйм!
~Күңелдәге хатирәләр~
Киткән чакта авылымнан
Укырга дип, шәһәргә,
Күзләремнән яшьләр тама,
Йөрәгем өзгәләнә.
Туып үскән төп нигездән
Аерыласы килми.
Башта булган барлык уйлар
Миңа тынгылык бирми.
Әнкәемнең пәрәмәче
Көне-төне уемда.
Аның исен сизгән төсле,
Авыздан сулар ага.
Әткәемнең печән чапкан
Чаклары искә төшә.
Яннарында бөтерелеп
Йөргәнем көлә-көлә.
Дус ишләр белән көн саен
Уйнарга чыгулары,
Алар белән җиләккә дип
Яланга барулары..
Бу хатирәләр минем күңелдә
Сүнмәс йолдыз булып балкыйлар.
Күкрәкләрдә «Туган җирем» диеп
Горур итеп алга атлыйлар.
~Саубул, әткәй..~
Әткәй, саубул!
Инде хәзер күпкә
Күрешмәбез төсле тоела.
Өй каршында торган агачның да
Шул исәптән яфрагы коела.
Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит әткәй, барысын беләсең.
Күңелләрдә хаман бер үк яра
Төзәлмәгәнен үзең күрәсең..
Яраттың син, әткәй, мине һәрчак
Кем белән дә булса тиңләргә.
Әйе, әткәй, язмады шул миңа
Кызың булып, сөелеп яшәргә.
Ә мин көттем бары
Бер җылы сүз синнән,
Күзләреңә карап төбәлеп.
Ә син аңламадың мине, кире кактың,
Битарафлыгыңны белгертеп.
Ярый, әткәй, язмыйм бүтән
Мондый төрдә башка шигырьләр.
Бәлки үзеңә дә авыррактыр,
Бездән башка, аерым яшәүләр.
~Йөрәгем сиңа бәйле~
Кочакласаң, яраланган тәннәремә дәва иңә.
Килеп бер күз ташласаң да башкайларым әйләнә.
Тик син генә күңелләргә салкын өреп, саубул димә..
Килеп җит син яннарыма, һәрвакыт бул янәшә.
Кил син, әйе, мәшәкатьле чакрымнарны үтеп,
Ут-суларны кичеп, таулар менеп һәм дә төшеп.
Тик көттермә җаным,
Ашык тизрәк, ашык инде.
Сагышлы бер йөрәгемне аңла инде.
Бу дөньяда синсез бик куркыныч,
Һәм тыныч та түгел.
Синең янда йөрәк яна гыйшык уты төсле,
Синең янда тоям үзем аккош төсле,
Синең янда мин балкыймын кояш төсле.
Бу хисләр бит ялган түгел, йөрәгем сиңа бәйле..
~Яңгыр юган эзләрең~
Тагын яңгыр..юа синең эзләреңне,
Син таптаган, яшем тамган эзләреңне.
Киттең кайтмам, озатма дип кире кагып,
Башка чыкмам, күренмәм дип бары тагын.
Киттең, калдым сиңа карап
Мескен төсле.
Бер борылып караса да
Кара күзең,
Бәхетле күк тояр идем
Әзрәк үзем.
Тик киттең шул еракларга, әллә кайда
Бер тапмаслык урманнарга,
Уралларга.
Җиргә карап йолдызлар да эндәшәме?
Күрмим аны, тапмыйм аны дип серләшәме?
Ә мин һаман карап торам эзләреңә..
Яңгыр юган, инде беткән эзләреңә..