Кырлай урманында яши диләр,
Зур мөгезле,ямьсез Шүрәле.
Очрашкатканнар һушсыз калган,
Ышанмасаң барып күр әле.
Кешеләргә бик күп зыян салган,
Кытыклаган,юлдан яздырган.
Я булмаса җыйган җиләкләрен,
Тартып алып,җирдә калдырган.
Ә Шүрәле үзе надан булган,
Аермаган чыннан ялганны.
Шуңа күрә батыр егет Былтыр
Хәйлә белән аны алдады.
Бу хурлыкны күтәралмый йөргән
Бик күп еллар «урман пәрие».
Коткы салып юлдан яздырса-
Зур газаплар көткән адәмне.
И дускаем!Сиңа шуны әйтәм,
Шүрәлене дустың итмә син,
Тукай кебек туры юлдан атла,
Мәкер күңелеңә үтмәсен!