XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шүрәле белән Шүркә

                                        Шүрәле белән Шүркә.

Борын-борын заманда түгел, нәкъ менә хәзерге көннәрдә караңгы Кырлай урманнарында яшәгән ди Шүрәле белән Шүркә. Хәзер инде урманга килүчеләр сирәк, чөнки йортлар газ белән җылытыла. Утын бик сирәк кешегә генә кирәк. Шүрәле белән Шүркә бик тыныч, бер көйгә генә яшәгәннәр, урманга килеп аларга комачаулаучы булмаган.

            Көзге бер матур көнне урманда шау-шу купкан. Баксаң, урманга балалар килгән икән. Бөтен урманны яңгыратып уйный башлаганнар, чикләвек, миләш белән сыйланганнар. Урман кырыена берничә рәт итеп агач утыртылган булган. Малайларга бу агачлар бик ошаган, сындырып алып ук-җәя ясап, юан имәнгә төзәп атып уйный башлаганнар. Уен кызганнан кызган. Әле генә үсеп киткән агачлар кими барган. Сынган урында агачның күз яше генә агып кала икән. Ләкин балалар агачның күз яше чыга дип уйлап та карамаганнар. Шүрәле белән Шүркәнең, урманга күпме зыян салалар дип, боларга бик ачулары килгән.

Шүрәле, араларында Былтыр атлы кеше булса тагын берәр явызлык кылыр дип балалар янына барырга курыккан. Шүркәнең әле Кеше дигән адәми затны күргәне юк, шуңа күрә  ул туп-туры балалар янына киткән.

Япь-яшь агачларны ник юкка әрәм итәсез, ник аларны елатасыз? – дигән ул балаларга.

Алар бит агач түгел, ә бер ботак кына, — дигәннәр балалар.

Менә шул бер ботактан нинди зур урманнар барлыкка килә, — дип, Шүркә аларга урман үстерү тарихын сөйләгән.

Хәзер утын кирәкми, безнең өйләрдә газ яна. Нәрсәгә кирәк соң ул урман?, — дигән Илһам.

Агачлар утын өчен генә кирәк түгел, алар безнең тормышыбыз өчен кирәк. Җир йөзендә агачлар үсмәсә, сез дә, без дә булмас идек, — дигән Шүркә.

Балалар үзләренең хаталарын аңлаганнар. Көрәкләр алып килеп яңа үсентеләр утыртыйк, урман шауласын, кошлар сайрасын, дөнья ямьләнсен, тормыш гөрләсен дип өйләренә таралышканнар.

                                                                                                                                            

4 сыйныф укучысы Вахитов Илнур.

Татарстан Республикасы Арча районы Хәсәншәех мәктәбе

Җитәкче: Валиева Рузалия Тагировна

 

Вахитов Ильнур Ильнарович