Принято заявок
1391

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шүрәле

Бүген күрдем мин төштә,

Шүрәле мине көтә.

Кытыклый, шаяра,

Куркытырга һич тора.

Кытыклый, шаяра,

Куркытырга һич тора!

Шүрәле, Шүрәле,

Куркытма мине әле!

Кети-кети уйнамам,

Бармагыңны кыстырам!

Мөгезе кәп-кәкре,

Күзләре шардай эре.

Кырлай урманында,

Былтырны көтеп тора.

Кырлай урманында,

Былтырны көтеп тора.

Шүрәле, Шүрәле,

Куркытма мине әле!

Кети-кети уйнамам,

Бармагыңны кыстырам!

Шүрәле күрдем төштә,

Бармакларын селкетә.

Көлдерә, кытыклый,

Һәм Былтыр белән уйный!

Ахмедова Диляра Булатовна
Страна: Россия
Город: село Осиново