Матур урынга урнашкан
Шәмәрдән авыл җирлеге
Эш сөючән, тырыш халкы
Бар җиһанга билгеле.
Яши бездә дус һәм тату
Төрле милләт кешесе
Берсен-берсе хөрмәт итә
Олысы һәм кечесе.
Бар халыкны дингә өнди
Мәчете, чиркәүләре
Шатланып каршы алалар
Иманга килгәннәрне.
Халыкка хезмәт күрсәтә
Кибетләре, базары
Хастаханә, китапханә
Балалар бакчалары.