XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сез — хөрмәтле кешеләр

Күп җырланды инде сезнең исем

 Зур әдипләр шигырь юллады

 Ә, минемчә,һаман аздыр кебек

 Языйм әле мин дә уйларны.

 Тәрбияче , әти –әни дә Сез

 Үтә сабыр, тыйнак, түземле

 Кирәк чакта кырыс, ачулы да

 Ә шулай да бик тә кадерле.

 Баш имичә мөмкин түгел Сезгә

 Ник куймыйлар икән һәйкәлләр?!

 Укытучым! Сез чишмәнең башы

 Бу сүзләрне күпләр әйтерләр.

 Атлап кергән сабый бусагадан

 «Апа!»-диеп Сезгә эндәшә

 Матур язу, укый белү белән

 Ул тормышны Сездән өйрәнә.

 Мәртәбәле галим буласыңмы,

 Инженермы, яки төзүче

 Кем булсаң да әүвәл кирәк әле

 Башлап сиңа белем бирүче.

 Рәхмәт сүзе җиткерә алмас

 Тапшырырга ихлас бүләкне

 Игелекле хезмәт кешесе Сез

 Ходай бирсен олы бүләкне!

Галиахметова Регина Айратовна
Страна: Россия