XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Серле тартма»

Безнең өебездә бер серле тартма бар. Ул дәү әниемнең бүлмәсендә урнашкан. Ял көннәрендә мин дәү әниемнең бүлмәсенә кереп утырам да, “сәяхәткә” китеп барам “Нинди сәяхәт?”- дип сорасагыз. “Бик кызыклы бу сәяхәт!”- дип җавап бирәм сезгә.

Дәү әнием серле тартмасын ача да….Мин серле доньяга чумам. Ниләр генә юк монда! Иске, саргаеп беткән фотоальбомнар, дәү әбиемнең (дәү әнинең әнисе) үз кулы белән язылган истәлекләре, медальләре. Ә бер бүлегендә истәлек итеп сакланган матур — матур киемнәр. Менә монысы-ерак әбиемнең (дәү әбиемнең әнисе) ефәк шәле. Ул шундый матур, челтәрле, озын чуклы, ап-ак. Аны ерак әбием кунакка барганда гына бәйләгән. Мин дә бәйләп карыйм, миңа бик — бик килешә! Шәлне, ерак әбиемә, Хәкимҗан исемле улы 1940 елда бүләк иткән. Кызганыч, Бөек Ватан сугышында, Грозный шәһәре тирәсндә ул яраланган һәм хәбәрсез югалган. Дәү әбием улын гомеренең соңгы көненә хәтле көткән. Боларны барысын да дәү әниемә дәү әбием сөйләгән. “Ә хәзер сиңа чират җитте бу истәлекләр белән танышырга”- ди дәү әнием.

Сөйләшүне дәвам итәбез, мин барын да зур игътибар белән тыңлыйм. Дәү әнием миңа аның белән булган кызыклы хәлләре турында сөйли. Зур горурлык белән дәү әнием миңа: “Бу тартмада биш буыныбызның истәлеге саклана, зур байлык ул, син шуны онытма!”- ди. Чынлап та, серле тартмадагы һәрбер әйбернең үз тарихы, үз истәлеге бар…

Исхакова Лиана Ильнаровна
Страна: Россия
Город: с. Шильнебаш