Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Серле кыңгырау

Элек-элек заманда,

Мин әле тумаганда,

Телефон булмаганда,

Интернетсыз вакытта,

Яшәгән ди бер гаилә:

Бер әби дә, бер бабай.

Асраганнар кош-кортлар,

Кәҗә белән сарыклар.

Аннан инде бер сыер.

Сыер качкалак булган,

Бабай кыңгырау таккан.

Белмим ашау җитмәгән?

Әллә артык симергән?

Чыгып киткән кырларга,

Печән эзләп ашарга.

Йөри торгач алҗыган,

Кайтыр юлын югалткан…

Килеп чыккан каршына

Бик куркыныч бер бүре.

Сыер мескен курыккан,

Калтырарга тотынган.

Бүре килгәч өстенә,

Сыер артка чигенә,

Җыеп үзенең көчен

Алга таба ыргыла.

Муенындагы кыңгырау

Шул вакыт телгә килгән:

«Син, бүре дус, кит юлдан,

Юкса, тапталуың бар!»

Зең-зең итеп чылтырап

Тирә-якка чыңлаган.

Бүре куркып егылган,

Йөрәге дә ярылган.

Кыңгырау чыңын ишетеп,

Хуҗалар килгән йөгереп.

Сыер башын түбән игән,

Күзеннән аккан яшьләр.

Бу яшьләрдән күл җыелган

Күлгә җыелган кошлар.

Сыер да үз чиратында,

Кичерүләрен сорап,

Хуҗаларга рәхмәт әйткән.

Гарифуллин Арсен Тимурович
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 06.02.2011
Место учебы: Шеморданский лицей
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Шемордан