XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Серле келәт

Эх, рәхәттә соң җәен авылда! Су керәм дисәң — елгасы тыкрыктан төшүгә үк, уйныйм дисәң – болыннары җәйрәп ята, җиләк ашыйм дисәң — урманы янда гына. Ничек түзеп ятмак кирәк озын җәйдә шәһәрдә . Карт әбием белән бабам да сагынып көтеп торалар. Күңелле алар белән. Тере тарих дип йөртәм мин аларны. Китап битләрендә дә юк алар сөйләгән кызыклы тарихи вакыйгалар.

Тагын бер бик тә кызыклы урын бар әле аларда. Мин ул урынны үземчә “серле келәт “дип атадым.

Ишегалдында борынгы гасырлардан калган зур бер таш пулат кебек ул келәт. Андый зур-зур ташлардан торгызылган төзелмәләрне авылларда күптән сүтеп бетерделәр инде. Ә әбием белән бабам саклап калганнар.

Ни өчен серле соң ул диярсез? Серле, минем кебек шәһәр баласы, хәзерге компьютер, телефон заманасы баласы өчен серле ул.

Келәттә ниләр бар? Әлеге җиңел сорауга, дөреслектә, җавап бирүе бик авыр. Чөнки биредә тупланган җиһазларны санап бетерерлек түгел. Хәтта теләсә-кайсы көнкүреш музеенда да XXI нче гасырга туры килгән моның кадәр кадерле экспонат юктыр. Шуңа күрә әлеге келәтне музей-бүлмә дип атау урынлы да булыр. Ә иң кызыгы шунда: әбием белән бабам әлеге келәтне гади корылма кебек кабул итәләр: теләгәнчә куналар, ял өчен файдаланалар, чөнки җәйнең эссе кояшыннан шунда гына качып котылып була, чөнки салкын, рәхәт анда. Ә менә минем өчен шулай да биредә башка вакыт һәм заман хөкемсөрә.

Каян килгән соң бу кадәр җиһаз? Әлеге келәтнең үзенчәлеге һәм горурлыгы нәкъ менә шунда инде. Иң мөһиме — биредә барлык җиһазлар да безнең нәселнеке. Нәселебез зыялы, укымышлы булган. Шунлыктан җиһазлар да күп. Кызганыч, төрле авыр елларда күп кенә әйберләр өләшенгән. Әмма булганын саклап калган әби-бабама мин бик тә рәхмәтлемен.

Җәйге ялларнын бер матур көнендә, әбием белән бабамның келәткә таба атлаганнарын кургәч: “Мине дә көтегез, минем дә сезнең белән серле келәткә керәсем килә”, — дип, алар янына йөгереп килдем. Бабам гына: “Нинди сере булсын инде аның”,- диде. Ә әбием елмаеп кына куйды.

Җиһазлар урнаштырылган келәткә килеп кергәч тә үзеңне элеккеге заманга эләккән кебек хис итәсен. Аның ишеге, идәне нык агачтан, буялмаган. Бер почмакта көнкүреш әйберләре тезелгән: май, ипи савыты, үлчәү, жилпуч,ипи калагы-барчасы да агачтан. Төрле размердагы чабаталар. Бабам ярдәменнән башка кия дә алмадым әле мин ул чабатаны. Карап торышка бик җайлы тоелса да, минем өчен бик катлаулы булды ул. Ә менә кер үтүкләү җайланмасы мине гомумән гаҗәпләндерде. Үзе кирәкмәгән авыр, үзенен электрга тоташтыру җайланмасы да юк. Җитмәсә эченә кызган күмер тутыралар. Паровоз диярсең. Ә менә кер юу җайланмасы тагын да кызыграк тоелды мина. Гап-гади сырлы такта. “Бәләк була бу”- диде әбием. Гап-гади бер сырлы такта кисәге кер юу җайланмасы булсын инде.

Келәтнен икенче почмагында зур тимер карават. Сез аның башларының бизәлешен күрсәгез иде! Искиткеч матур бер композиция. “ И, ташларга жәл, мондый караватларны ясамыйлар шул хәзер”,-дип көрсенеп куйды бабам, минем сокланып карап торуымны күргәч. Ә әбием аны чигүле мендәрләрен чөеп жыештырып та куйган. “Бабаң әле дә жәйләрен шунда йокларга ярата”,- диде әбием. Икесе дә бер-берсенә карап елмаештылар. Яшьлекләрен искә төшереп алуларыдыр инде.

Шул арада әбием бер төргәк чыгарды. Камыштан үрелгән иде ул. Идән паласына да охшап тора үзе. “Намазлык бу”,-диде әбием. Аның үзенчәлекле үрнәген дә аңлатты: «Бу намазлыкны югач, коймага элдек. Шулчак игътибарым аның үрелешенә төште: ерактан караганда, намазлыкта манара сурәте күренде». Куллары торле эшкә яткан борынгы әби-бабаларыбызның.

Карават янында пыялалы шкаф һәм агач рамлы көзге, аяк-терсәкләре бизәкләп, сырлап эшләнгән кәнәфи, өстәл һәм урындыклар. Хәзерге заман җиһазлары кысрыклап чыгарган инде боларны. Ничектер монсу булып китте аларга карагач.

Әле монда иске киемнәр сакланган зур яшел сандык та бар. Ачып җибәругә ниндидер бе ят исе борынны ярып керде. Нафталин исе икән. Киемнәрне көя ашамасынга кулланганнар аны. Сандык эчендәге киемнәре дә безнең замана киемнәреннән үзгә. Тоташ буй¬лы, озын, ефәк тукымадан, такма итәкле итеп тегелгән кызлар күлмәге. Яка һәм изү кырыйлары, җиң һәм итәк очлары да ука җеп белән чигелгән, ука тасма бастырылган ирләр күлмәге. Карт әбием белән карт бабамның туй киемнәре бу. Буыннан –буынга сакланып килгән киемнәр…

Мин сандык эченнән чыккан камзолларны, тубәтәйләрне, читекләрне киеп караган арада, көн кичкә дә авышкан. Бабам куыклы лампасын кабызып җибәрде. Ул арада әбиемнең самовары гөжләп чыкты. Шушы серле келәттә генә эчәргә булдык чәйне. Әбием чәй ясаган арада күзем самоварның тышындагы мәхеренә тәште : 19нчы гасыр. Кызык бит. Мин 21нче гасыр баласы 19 гасырда чыккан самовардан серле келәттә чәй эчеп утырам…

Нәселдән килгән иске әйберләрне җыйнап, аларга яңадан яшәү мөмкинлеге биргән әби-бабама бик тә рәхмәтлемен мин. Бу бер яктан истәлек булса, икенче яктан җан тынычлыгы да бит. Әмма булганын саклау — безнең бурычыбыз дип уйлыйм. Алар ярдәмендә үзебезнең балаларга,оныкларга борынгы бабаларның ничек яшәгәнлеген аңлатырга, күрсәтергә җиңелерәк булачак.

Марданова Индира Радиковна
Страна: Россия
Город: пгт. Джалиль