Серле күк
Күк йөзен чуарлап-чуарлап,
Йолдызлар сибелгән – шундый күп.
Ай кызы Зөһрәнең муенына
Асылташ муенса таккан күк.
Йолдызлар җемелди, чыңлый күк
Чулпылар, тәңкәләр толымда.
Күзәтәм шаккатып күк йөзен,
Күрдем бит Киек Каз юлын да.
Беркем дә белмәгән серләр бар
Бер гаҗәп могҗиза бу күктә.
Кояш бар, ай да бар, йолдызлар
Аз да күк бит алар, юк, күп тә.
Күк дигән диңгездә көймәдә
Ай кызы йөзә, күк чайкала.
Кешеләр туганнар, үлгәннәр,
Ә кояш, йолдызлар, ай кала.
Җир кала, таулар һәм күк кала,
Кала уй, сүз кала һәм дога.
Изгелек, яхшылык, каргыш та
Барысы да бутала, я, хода.
Йолдызлар җемелдәп күз кыса,
Уйлама, син бик тә яшь әле.
Яхшыга юра син барсын да
Иманлы юлда син яшә әле.
Кешеләр килгәннәр, киткәннәр
Күкләргә эленгән җаннары.
Ни кылсак та без бу дөньяда
Барыбер дә җаваплы аннары.
Йолдызлар әкренләп сүнәләр,
Таң ата, кояш та күренә.
Өр-яңа көн туа колачлап,
Җиһанны һәр тараф түрендә.
Серле күк
Күк йөзен чуарлап-чуарлап,
Йолдызлар сибелгән – шундый күп.
Ай кызы Зөһрәнең муенына
Асылташ муенса таккан күк.
Йолдызлар җемелди, чыңлый күк
Чулпылар, тәңкәләр толымда.
Күзәтәм шаккатып күк йөзен,
Күрдем бит Киек Каз юлын да.
Беркем дә белмәгән серләр бар
Бер гаҗәп могҗиза бу күктә.
Кояш бар, ай да бар, йолдызлар
Аз да күк бит алар, юк, күп тә.
Күк дигән диңгездә көймәдә
Ай кызы йөзә, күк чайкала.
Кешеләр туганнар, үлгәннәр,
Ә кояш, йолдызлар, ай кала.
Җир кала, таулар һәм күк кала,
Кала уй, сүз кала һәм дога.
Изгелек, яхшылык, каргыш та
Барысы да бутала, я, хода.
Йолдызлар җемелдәп күз кыса,
Уйлама, син бик тә яшь әле.
Яхшыга юра син барсын да
Иманлы юлда син яшә әле.
Кешеләр килгәннәр, киткәннәр
Күкләргә эленгән җаннары.
Ни кылсак та без бу дөньяда
Барыбер дә җаваплы аннары.
Йолдызлар әкренләп сүнәләр,
Таң ата, кояш та күренә.
Өр-яңа көн туа колачлап,
Җиһанны һәр тараф түрендә.