XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Серле бүләк

“Уф тагын яз. Кешеләрнең чирләре кузгала торган чор… Чирләрнең булмаса, депрессия…” — дип уйлады, йокыдан торыр-тормас Румия. Язны нигәдер яратмый ул. Теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, календарьгә күз төшерде, 1 нче март, язның беренче көне. Әкерен генә мәктәпкә барырга дип киенә башлады Румия, ашыкмады. Аш бүлмәсенә чыкты, әтисе дә әнисе дә эшкә киткәннәр инде. Өстәлдә язу “Кызым, суыткычта пирог бар, алып чәй эч һәм туган көнең белән” — диелгән. Румия инде онытканнардыр дип уйлаган иде, ләкин юк икән, онытмаганнар. Әнисе кушканнарны үтәде, пирогны ашады да, мәктәпкә барыр алдыннан коридордагы зур көзгегә күз салды. Аның каршында кара куе чәчле, зәп-зәңгәр күзле 16 яшьлек кыз басып тора. Ул бүген шундый матур. Тик йөзендә елмаю чаткысы гына юк.

Румия, йөрәге белән нәрсәдер көтә, нидер өмет итә иде. Шушындый уйлар белән ишекнең теге ягына чыкты, ачкыч белән бикләде һәм аяк астындагы ниндидер тартмага сөртенеп егылды. Караса, бүләк тартмасы, язуы да бар. Румия бутаганнардыр дип уйлап, язуны укыды. “Туган көнең белән, Румия! Бу кечкенә генә бүләк сиңа” — диелгән. Кыз тартманы ачты, анда шоколад белән бик матур күбәләкле брошка. Румия кат-кат язуны укыса да, бу бүләкне үзенә дип кабул итә алмады. Мәктәпкә барганда юлына Инзилә очрады. Инзилә аның  иң якын дусты. Алар балалар бакчасыннан бирле бергә. Инзилә аны туган көне белән котлады, кочаклап та алды. Румия аңа:

— Бүләгең өчен рәхмәт, бик матур. Мәшәкатьләнеп ишек төбенә кадәр китереп куймасаң да була иде инде — дип көлеп куйды.

Әмма, Инзилә:

— Нинди бүләк!? Мин бит әле сиңа бүләк бирмәдем-дип, сумкасыннан кечкенә, матур пакет чыгарып Румиягә сузды.

Румия аптырашта калды. Аның башын уй өермәсе басты. Кем бирде бүләкне? Кем? Бу сорауга  Румия мәктәпкә барганчы җавап таба алмады.

Көндезге сәгать бер, әле хаман да соруга җавап юк. Румия классындагы барлык кешене дә барлап чыкты, әмма бүләк бирердәй һәм аны сиздермәүчене тапмады. Мәктәптәге халык массасы өйләренә тарала башлады. Румия дә кайтырга ашыкты. Ул артыннан сүзсез генә кемнеңдер баруын сизде. Борылып карады һәм елмаеп:

— Нәрсә шыпырт кына барасың? Нигә сөйләшмисең? — дип Әнвәргә сораулар яудырды.

Әнвәр аның классташ егете. Алар гаиләсе белән шушы шәһәргә быел күчеп килделәр. Ә элек авылда торганнар. Әнвәр соры күзле, коңгырт чәчле чибәр егет. Тик ул күп сөйләшергә яратмый. Бәлки, классында “новичок” булганлыктанмы ул күп сөйләшми, ләкин яхшы укый.

Әнвәр Румия янынарак киле һәм:

— Туган көнең белән, Румия! -диде.

— Рәхмәт, — диде кыз, Әнвәрнең күзләренә карап. Бу күзләр бигрәк матур икән бит. Нишләп ул аларга алданрак игътибар итмәгән икән?

— Бүләкләр күп булдымы соң? – дип кинәт, тынычлыкны бүлеп сорап куйды Әнвәр.

— Әйе, күп. Тик менә бер бүләкнең генә кемнән икәнен белмим, — дип, сумкасыннан Әнвәргә таныш тартманы тартып чыгарды Румия. Әйе, ул Әнвәр биргән бүләк иде.

Әнвәр Румияне ярата, әмма әйтегә генә кыймыйча йөри. Ул аның кайда яшәгәнен, нәрсә ашарга яратканын, кемнәр белән дус икәнен, барсын-барсын да белә.

Әнвәр ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде. Румия дә аңа кушылып көлде. Нигәдер аңа кызык булып китте. Әйтерсең лә, Әнвәр көлгәч бар дөнья яктырып китте.

Әнвәр көлүен көчкә генә тыеп:

— Мин бу бүләкнең кемнән икәнен беләм бит — диде.

Кыз күзләрен зур итеп ачып:

— Кемнән? -дип сорады.

— Бер егеттән, ул сине ярата да әле-дип җавп кайтарды Әнвәр.

Румиянең башында сораулар тагын да күбәйде: Кемнән? Нинди егеттән?

— Әйтче, зинһар кемнән? — дип ялварды кыз.

Ә Әнвәр курка төшеп:

— Мин сиңа әйтсәм, син аның белән дус булмаячаксың бит, — диде.

Юк-юк, бер кешегә дә әйтмәм, дус булырмын, — диде кыз, җавапны көтеп.

— Ул синең белән бер класста укый, һәрбер дәрестә дә синең артыңда утыра, — диде егет.

Румия уйлый башлады: аның артында кем утыра соң?

— Рөстәмме? -дип сорады Румия.

Рөстәм Әнвәрнең дусты, партыдашы.

— Юк, -диде егет башын аска иеп.

— Тукта, Рөстәм янында син бит инде-диде Румия  аптырап.

Әнвәр кызарып чыкты, әмма,  көч хәл белән:

— Мин, — диде.

Кыз нәрсә әйтергә дә белмәде, кирәкле сүзләрдә тапмады. Кызу-кызу өенә таба юнәлде. Ә күзалдында, Әнвәрнең матур йөзе, ягымлы елмаюы иде. Румиягә бүгенге көн шундый ошады. Бигрәк тә Әнвәр һәм аның бүләге.

Румия кайтканда, өйгә тәмле ис таралган иде. Әнисе тәмлүшкеләр пешергән, кай арада өлгергән диген! Алар икесе бергә чәй эчтеләр һәм әнисе, әтисе белән үзеннән булган бүләкне Румиягә тапшырды.

— Акыллы, тәүфыйкълы булып үс, кызым, — диде, Румияне кочаклап.

Румиянең әтисе икенче шәһәрдә, эштә. Шуңа күрә әнисе бүләкне үзе тапшырды. Бүләк дигәне матур кул сәгате иде. Кызга бу сәгать бик ошады. Әнвәр бүләк иткән брошканы да бик яратты ул.

Икенче март. Язның икенче көне.

Румия йокысыннан торды. Тәрәзә янына килеп басты. Урамда бик матур. Тиз-тиз киенде, ашады. Гадәттәгечә, әнисе эшкә киткән иде инде. Румия көзге каршына килеп басты. Нәрсәдер җитми? Күбәләк брошка җитми! Тиз генә күбәләген такты, шоколадын сумкасына салды һәм төрле матур уйлар белән өйдән чыкты.

Урамда рәхәт, җылы. Язгы кояш аяз күктән шаян нурларын чәчә, күзләрне чагылдыра. Тукта-тукта, теге кеше бик тә таныш күренә, Әнвәр түгелме соң ул? Әйе, шул-шул.

Әнвәр алардан ике этаж өстәрәк кенә яши. Менә бит ничек шәп! Румия үзе дә сизмәстән:

— Тукта, Әнвәр-дип кычкырды һәм шатлана – шатлана аның янына чапты. Сумкасыннан теге шоколадны чыгарды, бүлеп Әнвәргә бирде. Әнвәр исә аптырапкалды, ә Румия аңа:

— Рәхмәт бүләгең өчен, бик матур-диде.

Егет әле хаман да аңлап бетерә алмыйча:

— Дәү үс, — диде.

Алар икесе сүзсез генә җитәкләшеп мәктәпкә киттеләр. Румия хәзер бик тә, бик тә язны ярата. Һәрбер көнен, һәрбер сәгатен ярата. Чөнки аңа яз, бик зур бүләк ясады. Көтелмәгән бүләк – беренче мәхәббәтен.

Касимова Илюза Маратовна
Страна: Россия