XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сеңелемне яратам

Сеңелемне яратам.

Минем сеңлем кечкенә,
Әле тик бер яшь кенә.
Тәпи китте- бик өлгер.
Тик тотып кына өлгер.

Уенчыгы күп,матур.
Уйный ул көне буе.
Китапны да бик аласы-
Өстәлгә җитми буе.
Әнием әйтә:”Син сеңлеңә
Үрнәк булырга тиеш”.
Белсәгез сез,апа булу
Түгел бер дә җиңел эш.

Сафина Сайлян Ильнаровна
Страна: Россия