Бул рәхимле
Зифа булып, бер ямь биреп,
Шушы җиһанга.
Чыршы кызы үсә иде
Безнең урманда.
Гүзәллегенә таң калып,
Чыршы сылуның
Очар кошлар суза иде
Аңа бар җырын.
Кояш аңа үссен диеп,
Җылысын бирде.
Болыт аңа тик шифалы
Суын эчерде.
Ә кышларын суык аны
Бәс белән төрде.
Өши күрмә, язга кадәр
Син йокла,- диде.
Бәс юрганына төр(е)неп ул
Йокыга талды.
Тик бер көнне бер явызы
Аңа кул салды…
Бизәгәннәр чыршы кызын
Нык күркәм булган.
Тик урманын сагынып аның
Күңеле тулган.
Җырлы-биюле бәйрәмнәр
Гөрләп тиз узган.
Сылукайның күркәм йөзе
Саргайган, сулган.
Бул рәхимле,әй син кеше,
Явызлык итмә.
Үссен алар ,чыршыларга
Син тимә, кисмә!
Үзең утырт син чыршылар
Яз-көзен ел да,
Изге эшең калсын җирдә
Килер буынга.