Чыршының әйтер сүзе
Табигать исеменнән
Сөйлим сезгә, дусларым.
Мин булам яшел чыршы
Бар минем зар-моңнарым.
Без агачлар күп төрле
Бездән салалар өйләр һәм ясыйлар мебельләр
Ә үзләре нигәдер
Кадерләп бетермиләр.
Яңа елга да кисәләр,
Бизәп куялар түргә.
Ләкин бәйрәм үтү белән
Кирәкмибез беркемгә.
Урамга чыгаралар да
Җыелабыз бихисап.
Алай эшләмәсен өчен
Дустым, берәр чара тап.
Әгәр син безне сакласаң,
Кисмәсәң, сындырмасаң
Табигать сөйләр бары тик
Синең турда гел уңай.
Башкалар да синнән күрер,
Алырлар синнән үрнәк.
Сакларлар агач-чыршыны
Табигать һәрчак кирәк.