Глаголица-2014
Альманах №1
50
Лауреаты
Макаримова Алия, 16 лет
Бәхет
Һәр кеше дә бәхетле булыр өчен туа. Аның язмышы, киләчәге туганда ук билгеләнгән була. Тик бәхет ачкычларын кулга төшерергәме, әллә инде кыек юлның тузанын таптаргамы – кеше, үсә-үсә, үзе хәл итә.
“Нәрсә соң ул бәхет” — дигән сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирер. Берәүләр купшы дөньяны, матур машина, киемнәрне күз алдына китерер, берәүләр исә якты көнгә шатланып яшәүне бәхет дип атар.
Ә шулай да, нәрсә соң ул бәхет дигәннәре?
Минем уйлавымча, иртән уянуың, уянгач та аякларың белән атлап китә алуың, күзләрең белән иртәнге кояшны күрә алуың бәхеттер. Тагын бәхет нәрсә дисәләр — яныңда әти-әниең булу. Юк, яныңда булу гына түгел, ә аларга кирәк икәнеңне тоеп яшәү. Яши-яши, син беркемгә дә кирәк булмаска мөмкинсең, ә якыннарың сине, ни генә булса да, бәхетсез итмәячәкләр.
Кешегә бәхет өчен күп кирәкми. Кайвакыт яхшы сүздән дә эреп төшәсең. Тик чын бәхетнең ни икәнен онытмаска кирәк. Тормыштан, үз-үзеңнән канәгать булып яшәвеңне бернинди акчалар, зур исемнәр дә алыштыра алмый. Чөнки үз бәхетең өчен син үзең көрәшергә тиеш.
Яшәү дәверендә үз исемеңне таныта алгансың һәм бәхетле булыр өчен нидер эшләгәнсең икән , мин бәхетле дип икеләнми әйтә аласың.
Без үзебез, чынлыкта, иң бәхетле кешеләр.Тик ниндидер куңелсезлеккә очрасак,нәтиҗәне шунда ук ясыйбыз:”Мин нинди бәхетсез!”
Бәхетле син,кеше,бәхетле!
Уйлап кара әле, күпме кешеләрне бәхетсез дибез. Юк, алар — бәхетле, һичшиксез, бәхетле. Ләкин бит аларның бәхетләренең бер өлеше китек. Берсе — син күргән кояшны күрми, икенчесе — син атлаган йомшак чирәмнән атлый алмый. Ә бит барыбер сөенә! Яши алуына, үзенең барлыгына сөенә!
Нәрсә әйтергә кала: бәхетең өчен көрәшергә, бирешмәскә кирәк! Ходай безне барыбызны да бәхет өчен яраткан.Туганда кемгәдер бәхет алып килгәнсең икән, ул гомереңне соңгы көннәреңә кадәр бәхетле итеп яшә.Үз бәхетебез үзебездән тора.
Бәхетле бул, кеше! Син моңа лаек!
Счастье
Макаримова Алия
Каждый человек рождается быть счастливым. Его судьба, его будущее определяется еще при рождении. Однако, получить «ключи от счастья», или следовать извилистыми тропами судьбы человек взрослея решает сам.
На вопрос «Что такое счастье?» каждый человек отвечает по- своему. Одни представляют себе пышную и богатую жизнь, красивые автомобили, роскошные наряды, другие же радуются каждому дню и считают жизнь- уже счастьем.
А все-таки, что же такое счастье?
На мой взгляд проснуться утром, встать на обе ноги, своими глазами увидеть утреннее солнце это и есть счастье. Чтобы не говорили счастье- это когда папа с мамой рядом. Нет, не просто банальное присутствие рядом, а чувство своей необходимость, важности. Живя спокойно и ничего не подозревая, однажды ты можешь стать никому не нужным, а твои близкие, что бы не случилось, никогда не сделают тебе больно.
Человеку для счастья нужно не много. Порой достаточно теплого слова. Однако, не нужно забывать, что же такое настоящее счастье. Чувство удовлетворенности собой, своей жизнью не заменить никакими деньгами, регалиями и громкими именами. Ведь за свое счастье ты сам должен бороться.
Если за свою жизнь ты смог прославить свое имя и что-то сделал для того, чтобы быть счастливым, то с полной уверенностью ты можешь сказать: «Я счастлив».
В действительности, мы самые счастливые люди. Однако, сталкиваясь с трудностями мы сразу делаем вывод: «Какой я несчастный!»
Ты счастлив, человек, ты счастлив!
Подумай, скольких людей мы называем несчастливыми. Нет, они-счастливы, безусловно счастливы. Однако счастье это не полноценное. Одни не видят солнца, которое видишь ты, другие- не могут идти по траве, по которой ходишь ты. И все равно радуются! Тому, что живут, тому, что существуют на этой планете.
Что остается сказать: надо бороться за свое счастье, не поддаваться трудностям и впадать в уныние! Бог создал каждого человека для счастья. И если ты, своим рождением принес кому-то счастье, то просто обязан жить счастливо. Ведь счастье каждого в своих руках.
Будь счастлив-человек! Ты этого достоин!