XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сандугач каурые

                                                     Сандугач каурые

 

Җиһанның  язгы йокыдан күзен ачып, ямьләнеп , якты нурга төренгән мәле. Ишегалдында өелеп торган кар өемнәре, әкренләп юкара –юкара, эреп юкка чыктылар. Ерактан  үз туган җирләренә, инеш-чишмә  буйларына ургылып-ургылып кошлар кайта башлады. Бу илаһи дөньяга  әле яңа гына аваз салган  нәни кошчыклар чыркылдаша башлады.

   Бер атналык кына кыска гомерле  булсалар  да, хуш исләрен таратып, умырзаялар  дөньяга борын төрттеләр.. Күпләр тау битенә урнашкан урманга юл тотты. Класстагы кызлар, берсе икенчесеннән уздырып, кочак — кочак  букет җыюлары белән мактаналар.. Ә күзләр исә, ялтырый…

  Малайлар да табигать  бушка бүләк иткән  чәчәктән баш тартмыйлар,чын ир-атлар кыяфәтенә кереп,үзләренә ошаган кызларга чәчәк бүләк итәләр. Ә Ләйләгә чәчәк бүләк итүчеләр аерата күп. Ул нык кына читенсенә, каушавыннан чәчендәге тасмасын сүтеп , нәзек бармак очларына бөтереп, учларына  кыса…

  Чыгарылыш сыйныфта укып йөргән чаклары. Мәктәп бусагасын  соңгы мәртәбә атларга да санаулы көннәр генә калып килә.Тиздән, бик тиздән очар кошлар сыман төрле якларга таралыр минутлар җитә. Ә күңелдә, йөрәктә нигәдер мәктәбемне сагынырмын кебек хисләр,  уйлар юк.

   Һәр иртәне Ләйлә мәктәпкә барганда мәчет чатына кадәр төрле иләс-миләс уйларга батып үзе генә бара, ә аннары тыкрыкта Галия белән очрашып, калган юлны бергәләп “ерып” чыгалар. Бүген дә алар, өлкән яшькә җиткән кешеләрдәй, үткәннәрне барлыйлар , балалар бакчасында булган кызыклы хатирәләрне, кечкенә классларда укыганда эшләгән “батырлыкларын”исләренә төшереп, көлешә-көлешә мәктәпкә килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар.

Биек, мәһабәт чыршылар  белән уратып алынган мәктәптәге чыр-чу килгән тавышлар әллә кай чакрымнардан яңгырап торалар . Кинәт Ләйләнең күңелен сөенеч хисе биләп алды. Ниндидер көтелмәгән, бераз шикләндергән вакыйга булыр кебек тоелды аңа. Йөзенә  алсу төсмер йөгерде, иреннәре үзләреннән -үзләре елмая башладылар. Әллә “бишле”гәме бу?

   Мәктәпнең  төссез, таушалган идәннәреннән атлаганда ,каршыларына  мөлаем , кызлардан дүрт-биш яшькә өлкәнрәк  бер ир-егет  очрады. Бераз уңайсыз  атлагандай тоелды ул кызларга,  әллә таныш җир  булмаганга, әллә яңа костюм сәбәпче идеме шунда, һич аңламассың.

   Ләйлә бер караштан аның йөз-кыяфәтен өйрәнеп өлгерде: кара күзләр, юка иреннәр, әз-мәз сизелерлек кенә шытып чыккан кара мыек , артка сыпырып куйган бөдрә чәчләр. Сөйкемле, ләкин  сынап карагандай каты карашы  Ләйләнең йөрәгенә кадалгандай  булды.  Андый кешеләрне моңарчы күз кырые белән дә күрергә насыйп булмаган кебек тоелды аңа. Ә тәрәз төбендә утыручы кызлар чыш-пыш киләләр, нидер сөйләшәләр.

   Яңа әдәбият укытучысы килгән икән ләбаса. Ләйлә башта аңышмады, соңыннан гына ят кешенең нинди җилләр белән мәктәптә йөргәнен  аңлады ул. Кызганыч, бүген әдәбият дәресләре керми, ә иртәгегә кадәр вакытны сана да сана гына…

   Әдәбият дәресе керәсе көн дә  килеп  җитте. Ләйлә толымнарын икегә аерып, яңа кызыл тасмалар белән үреп куйды; кашларын, керфек очларын җиңелчә каралтты. Шунда күзләре көзгедән ирен өстендәге үзе генә ярата торган  миңендә тукталды. Озак, онытылып  кымшанмыйча карап торды ул, үз- үзенә сокланып. Бары тик әнисенең: “Соңга каласың,” –дип эндәшкәненә генә сискәнеп китте  һәм букчасын эләктереп чыгып йөгерде.

   Юл буенча башына килгән  ахмак уйлар тәэсиреннән арына алмыйча атлады да атлады. “Юләр кебек урам буйлап елмаеп барасың. Нәрсә соң бу, Ләйлә?”-дип берничә мәртәбә үз-үзенә сорау да бирде.

    Дүртенче дәрескә кыңгырау чылтырагач, яңа укытучы озак көттереп тормады. Тиз генә, аңлаешлы итеп үзе белән таныштырды да, дәрес бирергә кереште. “Бик укымышлы, яхшы белем алган, бәлки берникадәр вакыт эш стажы да бардыр”,- дип уйлап куйды Ләйлә. Күзләре уттай дөрли, ул бер кабына,  бер сүнә. Тавыш тембры да гитара кылларына иярә, пианинодага ноталарны барлый; җиңелчә тавыш булса да, ул үзен ишеттерә, чатнап тора, ә Хәсән Туфан лирикасында авызларны ачтыра. Нәкъ менә шулай, Ләйлә дә, Галия дә һәм башка кызлар да хыял диңгезенә чумып, өмет тулы күзләр белән укытучыга текәлгәннәр, аның хискә бирелеп, моң дәрьяларына чумган тавышын тыңлыйлар. Малайлар исә, сокланганнарын сиздермәскә тырышалар, янәсе, килешмәс. Ә укытучы, ягымлы гына көлемсерәп, сөйли дә сөйли. Хәсән Туфан шигырьләренең  мондый икәнен белми иделәр  шул әле  алар…

   Кызык, әмма бер атнадан әдәбият дәресләре мәктәптәге һәрбер укучының да күңеленә ятты. Китапханәдән тузан җыеп яткан китаплар да берникадәр вакытка үз хуҗаларын таптылар. Мәхәббәт романнары, детектив, сәхнә әсәрләре- барысы да яратылып укылды. Менә бит нинди хәзинәләр яткан икән бу кысырык бүлмәдә.

   Җир өсте тәмам  кардан арчылып бетте. Сыек яшел башларын төрткән үләннәр, бөреләрен  чәчәккә бүрттергән агачларда  бал кортлары гөжли. Ләйлә белән Галиянең кичке  биюләрдән  кайтып килүләре иде. Өсләрендәге ефәк  күлмәкләрен  җиңелчә генә җил иркәли. Йөзләре чиядәй яна, ә авызлар ерык.

-Эх, ничек күңелле булды. Әле кайчан шулай биер идек?!-диде Ләйлә.

-Әйтмәсәң дә…Бөтен малайның күзе бездә генә иде. Карале, Рамил белән бик ягымлы гына елмаешып, нидер сөйләшкәнегезне күрдем. Ни турында гәпләштегез,сөйләмисең? –дип, йөз- кыяфәтен үзгәртеп әйтеп куйды шулчак  Галия.

   -Армиягә китә икән… Көт мине,- ди.

   -Я, син ни дидең?

   Ләйлә бераз уйланып торды да башын аска иде:

   -Нәрсә диим инде? — Аннан салмак кына елмая төшеп , — “көтәм” дидем!

   Ә аннары китте көлүләр, күбәләктәй талпынып очулар…

   Рамил авылда абруйлы малайларның берсе. Быел, Ләйлә белән бергә, унберенчене тәмамлый, күрәсең, башта ил каршындагы бурычын үтәргә уйлагандыр. Ләйләгә күптәннән күз кысып йөри ул, ләкин күрешкәндә ләм-мим. Ә бүген әллә нәрсә булды Рамилгә. Ләйләнең биюеннән, йөзеннән һәм  сыныннан күзләрен алалмады.-“Көтәсеңме?”- дип сорарга ничек батырчылык иткән ул?

   Тулы ай шәүләсенә карап күпме генә уйланмасын, җавабын таба алмады кыз. Ә үзенең “көтәм” дигәне? Эх, алданрак килгән  булсаң янына… Кинәт кенә исенә сандугач каурыена бәйле хәл килеп төште. Бер китаптан ул “Сандугач каурые белән үзеңә ошаган егетне әкрен генә сыпырсаң,ул сине тәкатьсез ярата башлый икән” дигән сүзләрне укыган иде. Үзе дә шулай эшләп карарга булды. Инде узган ел ук  бакчадагы куаклар арасыннан табып алган сандугач каурые белән сиздермичә генә Рамилне сыпырып алганы “шалт” итеп исенә килеп төште.

Ләйләнең  күзенә төне буе йокы кермәде. Сикереп торып биисе килде аның, юк шул, әни ни уйлар? Әллә нәрсә булды бит бу, Рамилгә “көтәм” диюем. Очрашуга чакырганы булмады, ромашкалар бүләк итмәде, битемнән дә үпмәде…

Шулчак аның күз алдына укытучысының ягымлы йөзе килеп басты. Ләйлә йөзен чытты да  үзеннән көлә башлады: “Ай ,ахмак”,-диде. Ләкин укытучысының кыяфәте , нечкә күңелле лирик булуы  , шигырьләре мәңге күңелендә сакланыр…

   Соңгы кыңгырау чылтырады. Мәктәп ишекләре җәйге ялларга дип ябылды. Тәрәзәләр дә  бала-чага тавышыннан чыңламый башлады. Һәркем үзе теләгән юлны сайлап,  сыйныфтан таралыштылар. Тагын кайчан кайтып булыр, анысын беркем  белми? Аерылсалар да, җаннары, каннары белән туган җирләренә, сыйныфташларына тартылырлар. Менә моны алар хәзер генә,  саубуллашыр вакыт җиткәч кенә  аңладылар.

   Ләйлә, бетерешә-бетерешә, Рамилгә хатлар яза. Рамил дә җавапсыз калмый   әлбәттә, рифмасы туры килеп бетмәсә дә,  шигырьләр белән “сырлый” хатларын.

                 Илдарның Казаннан авылга ялга кайтып барышы. Илдар дигәнем, Ләйлә белән Рамилнең классташы була .  Аның да Ләйләгә карашы гади генә булмады, әмма  ничә ел укып та, бу хакта беркемгә берни сиздермәде. Авыл башында автобустан төшеп калып берничә адым гына атлаган иде, бер машина килеп туктады. Машина салонына күз аткач, классташ кыз-егетләрне күреп  аптырап калды. Аларның да кайтып килүләре икән. Хәлләр сорашып, яңалыклар белешкәч, Фәрит  кесәсеннән хат тартып чыгарды һәм пышылдап кына:

-Карагыз, Рамил хаты, Ләйләгә дигән,-диде башын ия төшеп. Хатның ничек Фәрит кулына килеп кергәнен аңламады Илдар, чөнки дусты үзе дә “долгая история” дип кенә җавап бирде. Кыштыр-кыштыр хатны ача башлагач, туктап калды ул, әллә ачмаска инде. Ләкин бармаклар үзләреннә-үзләре конвертны ачарга тотындылар. Нишлисең инде, ачты… Барысы да шым булып , хат укырга керештеләр. Хат эчендә Рамилнең рәсеме дә бар иде. Рәсем артына: “Истәлеккә Ләйләгә. … ел”,-дип язылган.

   Кайтырга вакыттыр инде дип кузгалмакчы иделәр егетләр, ләкин артта юка плащтан: “Туктагыз”,-дип кул селтәүче кызны күреп алгач, бераз сабыр иттәргә булдылар. Малайлар бу кызның Галия икәнен шунда ук танып  алдылар.

Менә бит, нинди уңайлы вакыт, дип уйлады арадагы “хат карагы” һәм юлда барган вакытта, гозерен Галиягә сөйләде. Янәсе Галия Ләйләгә дигән хатны тапшырырга тиеш. Галия тыңлап та бетермичә, башын кырт борып, тәрәзә аша, юл буена яңа утыртылган каеннарга карап бара башлады. Егетләрнең берсе карап-карап торды да: “Ә-ә, Рамил синең Ромеоң бит. Гафу-гафу онытып җибәргәнебез”,-диде көлемсерәп. Галия берни дәшмәде,бары тик кыйгач   кашларын гына җыерып куйды  да, хатны тартып алды. “Ярар, бирермен”,- диде ул шакый вакыт сүзсез барганнан соң.

   Бу вакыйгадан соң шактый еллар узды, Ләйлә хатны кулына алмаган икән, дигән сүзләр дә йөрде ул вакытларда. Дөреслек Галия белән Ләйлә арасында сер булып калды. Ләкин Рамил белән Ләйләнең арасы суынмады. Сүз дә юк, сандугач каурые сәбәпче моңа, сандугач каурые…

 

 

Юнусова Алина Расиловна