Сандугач
Офыклардан кояш күтәрелеп,
Җиргә чыклар сибеп таң тугач.
Тәрәз каршымдагы алмагачта
Өзелеп сайрый ялгыз сандугач.
Йөрәкләргә үтеп керә моңы,
Әсир итә җанны үзенә.
“Әй, сандугач, зинһар бер булса да,
Күрен әле минем күземә”.
Очып кер дә ачык тәрәзәмнән,
Колак салчы әйтер сүземә.
Ялгызлыктан туйган йөрәгеңнең
Серләрен чиш карап күземә.
Кинәт сандугачым телгә килеп,
Әйтеп салды барлык сагышын.
Акрын искән җилләр еракларга
Алып китте аның тавышын.
Тәкъдиремә шулай язылганга,
Ялгыз үтә минем көннәрем.
Кая барып бәрелергә белми
Ямансулыйм кара төннәрен.
Әле дә ярый янда якын дустым,
Алмагачым үсә, сердәшем.
Әле беркөн аның уй-хисләрен
Уртаклашыйм диеп эндәштем.
“Ач әле, дим, йорәгенне миңа
Эндәш әле, дустым алмагач.”
Ә алмагач көлемсерәп куйды,
Сөләшергә иптәш табылгач.
И, дускаем, йөрәк парәм минем,
Сайрар кошым назлы сандугач.
Никләр яшим икән бу дөньяда.
Җанда яшәү дәрте калмагач.
Парлап үсә идек дустым белән
Яме булып нәни бакчаның.
Ә хуҗабыз бигрәк комсыз булды,
Якы итте бары акчаны.
Көзләр җиткәч уңышларыбызны
Бирә идек аның кулына.
Кемнәр белгән аның уйлаганын
Җимеш сатып баю турында.
Кисеп атты минем күршекәйне.
Карт инде бу кирәк яңасы.
Яңасыннан керем күбрәк булыр,
Шулай табар акча, янәсе.
Шуннан бирле мин ялгызмын, диеп
Төгәлләде сүзен алмагач.
Мин дә дәшми генә тынып калдым,
Юатырга сүзләр тапмагач…
Һәр бирмеш көн кояш күтәрелеп,
Җиргә чыклар сибеп таң тугач.
Бакчамдагы ялгыз алмагачта
Өзелеп-өзелеп сайрый сандугач.
Регина Гайнутдинова