Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Салкын җилдә учак янулары.

Салкын җилдә

Учак бик тиз сүнә диләр,

Салкын төндә

Озак яна алмый диләр.

Күбрәк тыңла ялганлыкны,

Әйтер алар, бик күбесен әйтер.

Алар бушка сөйләшкәндә,

Аның җаны бозны да өретер.

Бер мең биш йөз ике градус.

Минем белән географ телләшә.

Аның кайнар йөрәгенә

Хәтта теге Везувий көнләшә.

Аның йөрәгенең җылылыгы

Минем өстәлемдә булган

Нәни генә шәмчегемне

Көннәр буе саклап торган.

Диңгез дигән бер нәрсәнең

Бөтен көймәләрен,

Коткармыйча булмас диеп,

Маяк булып янган.

Салкын җилдә, салкын төндә

Янган. Яна. Озак янар.

Сүнсә әгәр, нәни шәмчек

Инде аның җанын саклар.

Салкын җилдә

Һаман бер ут яна икән,

Салкын төндә

Башкаларга

Җылы биреп тора икән.

Гайнутдинова Алина Радиковна
Страна: Россия
Город: Большие Кайбицы