Салават күпере чыкса
Шундый күңелле була.
Тирә-якка нур балкыта
Җиде төстәге дуга.
Шул дуганы, буем җитсә,
Эх, тотар идем алып.
Гөлчәчәкләр ясар идем
Төрле төсенә манып.
Буй җитмәслек биеклеккә
Булмас инде үрелеп.
Торсын шулай күгебездә
Күңелебезгә ямь биреп.