Табигать – безнең якын дус,
Кирәк аны якларга:
Чүпләмәскә, пычратмаска,
Ут – күзләрдән сакларга.
Ял итәргә урман – кырда
Бөтен кеше ярата.
Алар артыннан күпме чүп
Таралып, очып ята?!
Әти – әнием өйрәтә:
“Болай ярамый һич тә!
Җыеп ал да чүпләрне
Кайткач ягарбыз мичкә”.
Кулымдагы капчыгыма
Җыеп салам бар чүпне.
Минем Туган җирем бит ул,
Булмаска тиеш чүпле!
Чиста булсын елга – күлләр,
Су коенган чакларда.
Сүндерергә кирәк утны,
Янмасын учаклар да!
Табигатьне без сакласак,
Ул да безне яратыр.
Яңгыр, кояшын бирер ул,
Гөмбә, җиләк ашатыр!