XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сагышлы язмыш.

 Сагышлы язмыш .    
Җиңү бәйрәме көне. Бу бәйрәм быел аеруча тантаналы  да, шул ук  вакытта сәеррәктә. Болар барысы да килеп туган чир-вирус аркасында икенче төрлерәк, онлайн аша үтә. Ә без туганым Данияр белән ул булуга  карамыйча , узебез кулдан ясалган бүләгебезне алдык та нәнәй белән картәтиебезне котларга киттек. Киттек дип әйтү –зур сүз, бер өй аша торабыз.
Бүләкләребезне алгач картәти белән нәнәй бик сөенделәр.
Дуртәүләп тәмле итеп бал белән чәй эчтек. Шул вакытта нәнәй еламсырап: 
— Шушы кадер — хөрмәтне ( әлеге яшәгән ветераннар күргәнне) безнең әтки –инәкиләр генә күрә алмаган, кызым. Алар бит сугыш уты , газап эченнән исән- сау әйләнеп кайтканнар.Тылдагылар үзләрен аямыйча төнне көнгә ялгап, җиңү таңын якынайтканнар. Бу 75 ел элек булган җиңү җиңел генә бирелмәгән. Кызым, менә синең картәтиеңнәргә, картнәнәңнәргә нинди генә авырлыкларны үтәргә туры килгән. Алар бөгелмәгәннәр, сыгылмаганнар. Диләрә, бүген мин сиңа Зәйтүнә нәнәң минем әткине сугыштан ничек көтеп алганын сөйләрмен. Я үпкәләр, Нәгыймә картәниең турында сөйләгән идем инде, ә бүген -минем әнием турында сөйләшик. Син аны балаларыңа сөйләрсең. Аларның фашист илбасарларын җиңүләре, безнең илнең җиңүче ил икәнлеге буыннан – буынга онытылмасын. Без шушы якты тормышта яшәвебезгә алар алдында бурычлыбыз,- дип сөйләвен дәвам итте нәнәй. 
  Ак башлы дулкыннар көзге ачы җилгә ачуланып ярга бәрелә. Капка төбендә үсеп утырган тирәк тә үзенең яфракларын куеныннан бирәсе килмичә, җил белән көрәшмәкче була. Ышыграк урын эзләп, тирәкнең бер ботагы тәрәзәгә килеп сыена. Кемнең газизеннән аерыласы килсен инде. Зәйтүнә әллә шушы тавышларга, әллә инде күптән тынгысыз йокы күрмәгән күзләре тәрәзәдә ниндидер кулга охшаган бер шәүлә күрде. Ул ике ягында яткан кызы белән улын тагын да кочаклабрак ятып, тын гына күзәтә башлады. Сирәк кенә шакылдау тавышы да ишетелгән кебек. Күлгә менә-менә тәгәрәп төшәм дип торган ай яктысында ул аның агач ботагы икәнен күреп, шатланып куйды. Уйлар чорнавы Зәйтүнәне әллә кайларга алып китте. 
Мин җылы өемдә, балаларым янымда. Әүхәдием нишли икән? – дип уйлады.. Күзләреннән ачы күз яшьләре тәгәри башлады. Әле кайчан гына февраль бураннары белән көрәшә-көрәшә, яңа армиядән кайткан Әүхәди белән җитәкләшеп, әти-әнисенең ризалыгын да алмыйча, күл аша чыгып качып киткәннәр иде. Зәйтүнәнең боз белән капланган күл аша чыгуы – Әүхәдиенә кияүгә чыгу булды. Ә әтисе йортында никах табынына җыелган кунаклар булачак киленне таптырды.  Чишмәдәй күз яшьләре ага да ага. Әллә әти – әнисенең каргышы төште микән?! 
  Сугышка кадәр Әүхәди белән бергә яшәп калган еллар күз алдыннан үтә. Уйлар үткәннәргә барып тоташа. Нинди бәхетле еллар булган алар! Янында яткан кызчыгы Тәнзилә, төш күрә, ахыры, елмая. Балаларым сизмәсен дип, тизрәк күз яшьләрен сөртте Зәйтүнә. Еламаслыкмени?! Әүхәдие сугышка киткәндә биш айлык булып калган кызына да алты яшь тула, ә малае Әхваль быел беренче класска барды. Сугыш та тәмамланды. Ә Әүхади һаман да юк.  Балалары да ир-ат күрсәләр, безнең әткәй кайчан кайта дип, теңкәсенә тиеп бетәләр. Тиздән кайтырмын дип, берничә җөмләле хаты килгәнгә дә алты ай үтте. Үзе дә юк, хаты да…
Түзәргә, әнә инәкидән үрнәк алырга, ул түзә бит. Сугыш башлангач биш малаен өйдән озатып калды: дүртесен сугыш яланына, ә берсе хезмәт армиясенә. Әйтүе генә җиңел: бер ананың биш баласы! Икесенең үлү хәбәре килде. “Сәхәбетдин белән Сабиркаем,” — дип елый-елый күз яшьләре кипте. Ә хәзер инде Миншакир белән Әүхәдиеннән хәбәр – хәтер юк. Дүртенче улы Гайнетдин кайкач, инәкигә әзрәк җан керде. Сабир энесе:” Зәйтүнә җиңгәчәй, сиңа гына ышанып калдырам, син генә сакларсың, ,”-  дип, дипломын, калган документларын, ” — калдырып китте. Әнә сугыштан язган өчпочмаклы хатлары… “Апайларым нихәлдә? Абзыкайдан хат киләме? Әткәй белән инәки чирләмиләрме? Тиздән җиңү белән кайтырбыз, фашистны гына дөмектерик.”  Җиңү дә килде, ә сез кайда?
Зәйтүнә бөтен йөрәге белән сизә, балаларым хакына, керсез мәхәббәтем хакына кайтыр Әүхәдием.  “Син кайтырга тиешсең!”  
Зәйтүнәнең тәмам йокысы качты. Балаларым торганчы өем дә җылыныр, башыма да әллә нинди уйлар кермәс дип,  торып китте. Мичкә ягып җибәрде, өйгә җылылык таралды. Балаларының матур итеп йоклауларына сөенеп куйды. Бүген әллә нинди төн булды.Зәйтүнәнең күңелендә якты өмет чаткылары уянгандай булды, ниндидер хәбәр килер кебек тоелды. Шушы уйларга үзен-үзе тиргәп тә алды. Мичен тартты да, чүлмәккә бәрәңге, кишер, ит, суган турап, чүлмәкне мичкә куйды. “Әүхәдием шушы ашны ярата иде, — дип уйлап куйды. 
Һаман яктырмый. Балалар уянганчы малларын карап, эшен бетереп керергә уйлаган иде. Сугыш елларында да Зәйтүнә ачка интекмәде: бакча тутырып бәрәңгесен чәчте, сыер, сарыклар асрады. Балаларым кеше күзенә карап, сөт-каймакка интекмәсеннәр дип, сыерын бетермәде.Колхоз эшеннән кайткач, чалгысын колач җәеп печән чабар иде.
Башлаган бияләен алды да аркасын мичкә терәп бәйли башлады. Энәләр йөгерә, күзләр күбәйгән саен уйлар да арта. Өй эченең тынлыгын бозып, Зәйтүнә акрын гына көйли башлады. Мичтән чыккан тәмле аш исе, Зәйтүнәнең моңллануы өй эченә җылылык, яктылык нурлары сипте. 
    …..Иделнең дә ярлары бар,
          Ә минем ярым кайда?…
Тагын да күзләр чыланды. Юк Зәйтүнә елак хатын түгел. Менә ничә еллар иреннән хәбәр- хәтер булмаса да ул кешеләр алдында бөгелмәде, сыгылмады, балаларым дип яшәде, күңел түрендәге өмет чаткылары сүнмәде. 
 Авылдашы Зәйтүнәгә: “Күңелеңә авыр алма, Әүхәди белән бергә сугышка кердек, ләкин аның чыкканын күрмәдем,” дип кайтып әйткәч, кышкы төндә, балаларын йоклаткач, бианасы белән биатасына китте.Аяклар тыңламый, бу хәбәрне аларга ничек әйтим, дип, сулкылдый-сулкылдый елый Зәйтүнә. “Бу дөньяда нигә яшәргә? Туңып үлгәнең хәерлерәк,” — дип, кар өстенә егылды. Күпме яткандыр, кинәт аның күз алдына ятим калачак нарасый кызы белән малае килеп баса. Ул сикереп торып, Әүхәдиенең туган йортына юл алды. Килеп керде дә мичкә сөялде.
-Балакай ни булды, йөзең юк,- диде бианасы.Зәйтүнәнең сөйләгәннәрен тыңлагач:
— Бу әле үлү хәбәре түгел, көтәбез, килен, — диде. Ә өмет кешене авырлыкларны җиңәргә дә, түзәргә дә өйрәтә. Ә ялгыз калганда Зәйтүнә мендәргә капланып күз яшьләренә ирек бирә иде. 
  Җил дә тынгандай булды, балаларының өсләренә япты да:
— Кәһәр суккан фашист балаларымны әткәй дип әйтергә тилмертә, — дип сөйләнеп, тизрәк киенеп малларын карарга чыгып китте. Ул кергәндә балалар уянып әниләрен көтеп утыралар иде инде.
Зәйтүнә балалары белән утырып иртәнге ашын ашады да тизрәк эшкә китергә җыена башлады. Капка келәсе шалтырады. “Иртән иртүк кем йөри икән дип?”- уйлады- ул шомланып.
Күрше Оркыя әби икән. 
  Оркыя әби белән Сафа бабай Зәйтүнәгә әтисе белән әнисен алыштырдылар. Бу ике күрше бер туганнар кебек яшәделәр. Оркыя әби, Зәйтүнә эшкә киткәндә балаларына күз-колак булса,  Сафа бабай Зәйтүнәнең сакчысы да, ярдәмчесе дә булды. Печәнгә дә утынга да алар бергә йөрделәр. Балаларының телләре дә “Саса бабай” дип ачыла иде. Зәйтүнә дә аларга бик игътибарлы булды, аш-суыннан бер дә калдырмады. Ишектән кергәнче үк:
-Зәйтүнә, Зәйтүнә ишетеңме? Әүхәди кайтып килә! Поезддан төшкән, күргәннәр,- дип бөтен өйне яңгыратты, сөенче алды. Мең яралы йөрәк күкрәк читеннән чыгардай булып тибә. Чынмы бу хәл? 
Зәйтүнә кияргә алган куфайкасын кочаклады да, берничә минут тораташтай катып калды.
— Әхвәль улым, әйдә әтиеңне каршы алырга, — дип улын киендерде. Шул ук вакытта Оркыя әбигә ниндидер эшләр кушты.
— Ә син Тәнзилә , Оркыя  әбиең белән барырсың,- дип сөйләнә -сөйләнә улын җитәкләп йөгерде.
Юк, алар юл буйлап түгел, юлын кыскартып камыллар тырпаеп торган басу аша йөгерделәр.
Әүхәди дә аларны күреп юлдан төшеп басуга йөгерде.
Күпме еллар, күпме юллар,  күпме йокысыз төннәр үтелгән, ә монысы Зәйтүнә белән Әүхәди өчен иң кадерлесе иде. Әхвәльны Әүхәди җилкәсенә атландырды да әнисе белән әтисе йортына юл тоттылар. Әхвәльне бу кадерле очрашу гомере буе озата барды.
Өйдә калган Тәнзилә елый-елый: “Мине ияртмәделәр, “җиңүне” миңа калдырмыйлар,-  дип әтисен каршы алырга дип урамга чыкты.
-Кызым, алар белмиләр әтиең сине картинәңнәрдә көтә,- дигәч кенә Тәнзилә тынычланды. 
Туган йортка өчәүләп килеп кереп, әзрәк торгач та Тәнзилә белән Оркыя әби дә килеп  җиттеләр.
Зәйтүнә кызына:
-Кызым, менә әтиең кайтты, — диде. Тәнзиләнең бу үз гомерендә беренче тапкыр әтисе белән очрашуы иде. Кочакларга килгән әтисеннән оялып  әнисенең артына качты. Кечкенә Тәнзилә: “ Нишләп бу минем әтием булсын? Бу бит урыс бабае”,- дип уйлады. Әүхәди өчен кызының бу кылыгы бик кыен булды. Инәкисе аңарга ярдәмгә килде:
— Кызым, бу синең әтиең, күрәсеңме , ул сине ничек ярата, -диде.
— Ә кая соң аның җиңүе?-диде Тәнзилә. Кечкенә кызчык җиңүне ниндидер тәмлекәч дип уйлый иде.
Әүхәдинең әткәсе белән инәкисе ничә еллардан соң очрашкан балаларын урамга кадәр озата чыктылар. Ата белән ананың шатлыгы эчләренә сыймый иде.
Минем Шакирым да кайтыр алла бирса,-диде ана. 
  Ничә еллардан соң очрашкан ир белән хатын һәм аларның балалары өйләренә кайтып баралар.Аларның сөйләшеп сүзләре бетәрдәй түгел. Әхваль әтисенең җилкәсеннән бер дә төшмәс иде. Нинди шатлык, аның да әтисе кайткан! Иртәгә малайларга мактанырга була. 
  Еллар үтә торды. Сугыштан соңгы авырлыкларны, бар кешеләр кебек, Зәйтүнә белән Әүхәди дә үтте. Башкаларга караганда. Аларга авыррак та булгандыр әле. Бер гаебең булмаса да, акланырга тиешсең, чөнки син тоткында булгансың. Алар икесе дә теш кысып түзделәр. Икәү булганда авырлыкларны җиңеп була икән. Сугыштан соң тагын дүрт балага гомер бүләк иттеләр. Әүхәди балалар туганын түземсезлек белән көтеп ала иде. Һәрбер бала туган көн алар өчен шатлык, бәйрәм булды.
  Гомер дигәнең аккан су кебек, бик тиз үтә икән. Дөньяларда тыныч, барлык, кайчан балалар үсеп җиткән, оныклар да туган. Рәхәтләнеп әби белән бабай булып яшәргә дә яшәргә… Тик бер нәрсә дә эзсез калмый шул. Әүхәдинең йортына да кара пәрдә корыла: Зәйтүнәсе әйтергә дә куркыныч булган авыру белән авырый башлый. Бердәнбер көнне ул Әүхәдигә:
-Бабай, матур яшәдек, яшәп тә туймадык әле. Мин бу дөньядан киткәч тә, балалар белән матур яшәгез. Миннән сиңа васыять: без яткан түшәктә башка берәү дә ятмасын, — диде…
  Яз җитү белән, Кандракүлгә аккошлар кайта. Әүхәди сагыну газапларына түзә алмаганда, күл буена төшеп, шул аккошларны ашатыр иде. Арада бер пар аккош бигрәк тә горур, матурлар. Алар ел да Әүхәдинең көймәсе янына килеп, аны көтеп торырлар иде. Бердәнбер елны күлгә әти аккош үзе генә кайтты. Ул Әүхәдинең кулыннан бөртекләрне чүпләде дә, күл эченә йөзеп кереп китте. Кая булгандыр, аккош башкача килмәде. Соңгы тапкыр килүендә, аның хушлашуы булгандыр, дип уйлады Әүхәди. Сагынуга, сагышка хәтта кошлар да түзә алмый.Миңа түзәргә, балаларым белән матур, тату яшәргә кирәк дип, акрын гына атлап өенә кайтып китте Әүхәди.

 

Амирова Диляра Динаровна
Страна: Россия
Город: Агидель