XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Сагыш»

                                               Сагыш

Ул  елны яз гадәттәгедән иртәрәк килде. Әле атна-ун көн дә үтмәде, басулар кышкы ак юрганнарын салып ыргытты..  Урамнар буйлап гөрләвекләр йөгерде. Кыш көннәрендә урамда кешеләр сирәк күренсәләр, хәзер бөтен җирдә кешеләр кайнаша. Кечкенә балалар, әле көн иртә булуга карамастан, үзләреннән ике башка олырак көрәкләрен күтәреп чыгып, ерганак ерып маташалар. Ә урамның икенче башында тиктормас Сәгъди абзый  әллә каян бүрәнә өстерәп юлны бүлеп ята. Машина-тракторлар юлны ярып бетермәсеннәр, янәсе.  Тик түбән очтагы Рәшидә әби өе тирәсендә генә хәрәкәт күренми, үле тынлык.

            Рәшидә кортка инде күптәннән ялгыз яши. Соңгы араларда  әллә нишләп хәле дә китеп тора. Башка көннәрдә кибет тирәсеннән булса да әйләнеп кайта иде. Көн уртасы якынлашса да, карчык урынныннан кузгалмый ята бирде. Инде ничә көн җанына тынычлык табалмый, күңелен нәрсәдер тырный. Күзен әзгә генә йомса да , куркыныч булып китә, ялгызлыкта  мәңгегә күзләрен йомар төсле тоела. Бертуктаусыз уйланулар, элекке хатирәләр йокы бирмиләр аңа.

            Рәшидә  авыл мулласы Хәсәннең кызы иде. Төскә -биткә чибәр , аның кебекләр турында пешкән алма кебек диләр. Бик күп егетләр кызга бер күрүдә гашыйк булдылар, тик берсе дә кызның кулын  сорарга батырчылык итмәде. Җәйге караңгы төннәрнең берсендә  әтисен  кулак дип алып киттеләр, шул китәүдән кыз әтисен башка күрмәде. Казан төрмәсендә атканнар икән дигән сүзе генә ишетелде. Өйләрен, мунча , каралты-кураларын, мал-туарларын –барысын да дәүләткә бирделәр. Әнисе белән кыз кара мунчада торып калды. Әнисе бу кайгыга түзәлмичә, кышкы салкын көннәрнең берсендә мәңгегә күзләрен йомды. Әнисенең каберенә өстенә ятып кыз бик озак елады, башына әллә нинди куркыныч уйлар керде, хәсрәткә батты.  Шул чакта кемнеңдер:

-Тор , балам, үлгән артыннан үлеп булмый. Әле син яшь, сиңа яшәргә дә яшәргә,- дигән сүзләрен ишетте. Бу күршедә генә яшәүче Заһидулла бабай иде. Карт аны үзләренә алып кайтты, карчыгы белән  кызны  тынычландырырдай сүзләр эзләде. Әйе, бик мохтаҗ иде шул кыз мондый сүзләргә. Шулай итеп кыз Заһидулла бабайларда торып калды.

Әтисе белән булган вакыйга яшьтәшләре белән булган мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртте. Еш кына мыскыллы тавыш белән әйтелгән “кулак калдыгы” дигән сүзләр аның йөрәгенә очлы уктай килеп кадалдылар. Тик кыз нинди генә мыскыллаулар ишетсә дә , тешен кысып түзде, бер сүз дә дәшмәде. Колхозда тырышып эшләде. Урак уруда аңа тиңнәр булмады, печән чапканда да һәрвакыт алдан барды, яшьләр арасында беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Шулай итеп , ул үзенә игътибарны яулап алды.

            Менә шул елларда танышты да инде ул Галимҗан белән. Икесе бер бригада да печән чабалар иде. Кызның тырышлыгын , эшчәнлеген  ошатты егет. Озаклап кыз артыннан озатулар да булмады. Галимҗан бик  коры кеше иде, шигырь укып, чәчәкләр бүләк итеп тормады, шундук тәкъдим дә ясады.

            Авыл башындагы иске салам түбәле өйдә алар үзләренең тормышларын башлап җибәрделәр .Бер сәндерә, өстәл караваттан башка берниләре юк иде. Заһидулла бабай белән карчыгы савыт-сабалар, ястык-юрган биреп чыгаргач , Рәшидә шатлыгыннан рәхмәт әйтеп елады. Бәхетле иде ул бу минутта , чын-чынлап бәхетле иде. Тик каһәр төшкән сугыш , аларның бәхетен мәңгегә җимерде. Сугышның беренче көннәреннән үк Галимҗан сугышка китте һәм хәбәрсез югалды. Хәтта хатынының карынында  баласы барлыгын да  белми калды.

            Рәшидә улы Хәмитне ялгызы тәрбияләп үстерде. Җидене бетергәч, егет берничә ел колхоз эшендә йөрде дә унсигезе тулгач армиягә китеп тә барды. Инде армия хезмәте бетеп, тиздән кайта дип торганда , улыннан өйләнүе  турында хәбәр алып ана өнсез калды. Башта күңеле моны кабул итә алмады. Аның бердәнбер баласы аны болай ташлый алмый дип уйлады. Тормыш әкрен генә дәвам итте. Шулай бер җәйдә Хәмит хатыны белән кунакка кайтты. Рәшидә килене белән сөйләшә дә алмады. Карчык русча белми, ә килен татарча аңламый иде. Оныклары Саша койганда куйган әнисе иде. Балалар берничә көн тордылар да кабат шәһәрләренә китеп бардылар. Шулай Хәмит әкренләп туган авыл, туган йорт, әни төшенчәләрен онытты. Инде утыз елдан артык авылына кайтып күренгәне юк. Рәшидә карчыкка күп тә кирәкми, “Әни, хәлләрең ничек?”-дип хәлен сорап язган уч төбе чаклы кәгазь дә җитә аңа. Әй бала, бала, ниләр уйлап яшисең син ? Карчык көннән -көн хәле начарланганын сизә. Яшәренә дә күп калмагандыр. Бәлки үзен картлар йортына җибәрүләрен сораргадыр. Анда яхшы карыйлар, тәрбиялиләр дип сөйлиләр бит. Ялгызлык бигрәк авыр бит.

            Тук-тук-тук! Рәшидә карчыкның уйларын ишек шакыган тавыш бозды. Бәлки улы кайткандыр, язгы матур көндә әниемә бүләк ясый дигәндер. Рәшидә карчык моның булуы мөмкин түгеллеген белсә дә, күңеле белән һаман көтә иде.

Тук-тук-тук!

-Хәзер  ачам, хәзер.

Карчык аяк буыннары авыртуларын җиңеп торып утырды һәм, өстәлгә тотынып , әкрен генә ишеккә юнәлде, ә үзе калтыравыклы тавышы белән :

-Бигрәк озак йөрисең , улым.Берәр хат кебек әйбер язсаң да булыр иде ичмасам, -дип сөйләнә-сөйләнә ишекне ачты . Анда социаль хезмәткәр Миләүшә басып тора иде.

-Әллә чирлисеңме, Рәшидә әби?

-И кызым, тагын саташам бугай, һай бу картлык. Улымны бер күрсәм , үлсәм дә үкенмәс идем.

-Борчылма , әбекәй, кайтыр синең улың. Эше күптер. Эше авыр дип сөйли торган идең бит үзең, -дип юатырга тырышты Миләүшә. Сүзне икенчегә борырга тырышып:-Кая суың да беткәндер, чишмәдән су алып кайтып чәй куеп җибәрербез хәзер.

-Чишмәдә су бетмәс, соңрак та су алып менә аласың. Силсәвит Сәлим абыеңны гына чакырып кил әле, кызым. әйтәсе сүзләрем бар иде.

Миләүшә аягы тартмаса да авыл советы бинасына юнәлде.Рәискә карчыкның гозерен җиткерде. Авыл советы рәисе Сәлим карчыкны игътибар белән тыңлады һәм тиз арада бу мәсьәләне хәл итәчәген әйтеп, саубуллашып чыгып китте.

Туган йорты , авылы, авылдашлары белән саубуллашу Рәшидә карчык өчен бик авыр булды. Әллә кая чит җирләргә китеп үләр микәнни соң ул? Улы аның белән соңгы тапкыр күрешергә дә кайтмас микәнни ? Аны озатырга шактый кеше җыелды. Карчык һәрберсе белән күз карашларын төбәп саубуллашты. Аның өчен иң авыры гомер буе яшәгән йортының тәрәзәсенә такталар кадаклау иде.

Картлар йортында карчыкның хәле тагын да авырайды, көн-төн саташты. Уйларында улы белән сөйләште.Атна-ун көндә тормады, җомга көнне таң белән карчык мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Ничә еллар буе бакчасында ап-ак чәчәк атып, бик күп а лма бирә торган  алмагачы, әллә әбисен юксынып, әллә кышкы салкында өшеп ,  быел яфракларын ярмады. Әйтерсең ул да Рәшидә әби белән бергә картайды.

     Карчык үлеп ике-өч көн дә үтмәде, кабер янында чал чәчле бер ир күренде. Утыз ел буенаананың бер күрергә тилмергән улы Хәмит иде бу.

 Галләмова Айгизә , 8 класс,

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Актаныш икенче мәктәбе

 

 

 

           

                                      

 

Галлямова Айгизя Музаффаровна