Балачагым горләп үткәнгәме,
Таныш миңа һәрбер сукмагың.
Шул сукмаклар аша кайтыр идем —
Сагынам сине, сагынам Байларым!
Истә әле, һаман истә әле
Җәйге матур тулган айларың.
Шул чакларга кайткан кебек булам —
Сагынам сине, сагынам Байларым.
Күз алдымнан бер генә дә китми
Басуларда йөргән тайларың.
Шул тайлардай, балачакка кайтам
Сагынам сине, сагынам Байларым.
Еш кайтылмый, читтә йөргән чакта
Табылмаса кайтыр җайларым.
Хәтирәләр белән тынычланам.
Сагынам сине, сагынам Байларым!
Еракларда синнән яшәсәм дә,
Синең хакта минем уйларым.
Тошләремә кереп йодәтәсең,
Сагынам сине, сагынам Байларым!
Салкын чишмәң, көләч яңгыравың,
Күзләреңнең тирән, сайларын,
Төнбоеклы Ык буйларың белән
Сагынам сине, сагынам Байларым!
Алма бакчаң, иске авылларың,
Онытылмас Хәчти тауларың,
Балачакка алып кайта мине,
Сагынам сине, сагынам Байларым!
Сызылып аткан алсу таңнарыңда,
Үзәк өзгеч кошлар сайравың.
Чык тамчылы чирәмнәрең белән,
Сагынам сине, сагынам Байларым!
Һәр мизгелең җанга якын синең,
Яратам мин кышың, җәйләрең,
Мул көзләрең, нурлы язың белән,
Сагынам сине, сагынам Байларым!
Авылымны бизәп, гөрләп тора,
Кызыл туйлар, бәби туйлары.
Түзә алмам, ахры, сагынуга —
Кайтам сиңа, кайтам, Байларым!