Әллә ни булды миңа:
Яшь ага ике күздән,
Кергәндәй әче суган.
Туктатып булмый һич тә,
Салкын тидеме кичә?
Чыкканым юк бит өйдән.
Ял итә тимераяк,
Чаңгылар һәм чаналар
Чормада әле һаман.
Кулларымда — телефон,
Ниндие әле… Айфон!
Кайту белән мин өйгә,
Айфонны алам кулга,
Чумам да кәнәфигә,
Китәм хәтта йокыга…
Тамагым да әрнетә,
Чактымыни кычыткан.
“Кеһ” тә “кеһ” гел йөткертә,
Сөяк кадалган сыман.
Үзем җып-җылы өйдә
Утырам кәнәфидә.
Куркак куяндай тагын,
Нигәдер калтырата.
Карап булмый телефон:
Яшьнәгәндәй яшеннәр,
Ялт-йолт итә экран.
Чыңлый колакларым да,
Чыңлагандай кыңгырау.
Ишетмим бер аваз да,
Әллә инде саңгырау?
Дәү әнием бик өлкән,
Киңәшен бирә иртән:
-Телефоннан аерылып,
Чана, чаңгыңны алып,
Урман буйларын ура,
Шул булыр сиңа дәва!
Колак салмый ярамас,
Дәү әнинең сүзенә.
Белми әйтмәс өлкәннәр,
Алар күпне күргәннәр.
Чаңгыларымны алып,
Киттем урман буйлатып.
Шундый рәхәт, саф һава!
Әнә йөгерә куян,
Әй егет, син дә уян!
Тотмакчы булам аны…
Калыштым бик аз гына!
Юк шул аның Айфоны,
Көн дә йөгереп шулай
Спортсмен булган куян!
Тиз-тиз барам мин үзем,
Алсуланды бит йөзем.
Әйбәт күрә күзләрем,
Әрнеми тамакларым,
Чыңламый колакларым.
Рәхмәт яусын, Дәү әни,
Колак салдым сүзеңә.
Чаңгыларда җилдереп,
Шифа алдым тәнемә,
Шифа булды күң(е)лемә.
Көн дә йөгереп шулай,
Әнә теге куяндай,
Спортсмен булам әле,
Куянны тотам әле!
Киңәшем шул, дусларым:
Булма телефон колы,
Бума син саулыгыңны,
Тиз аңла шуны, дустым:
Саф һава – тәнгә дәва!!!