Күңелдәге хисне ачар өчен ,
Явызлыкка каршы басар өчен –
Сүз кирәк.
Ямьсез сүзләр әйтмә берәүгә дә,
Әрнемәсен гаепсезгә җаннар –
Түз йөрәк!
Әйтелгән сүз уктай атыла да,
Йөрәккә ул яман кагыла ла –
Әйтмә түз!
Кайтарырга инде теләсәң дә,
Меңнәр белән түләсәң дә, кайтмас –
Яман сүз.
Җаннарыңа дәва табыйм дисәң,
Әгәр сүзнең бәһаләрен белсәң –
Син уйлан!
Күңел эрер, шытар өмет-бөре –
Изге гамәлеңне меңнәр хуплар,
Бар җиһан!
Яхшы фикер калсын синең хакта,
Изге кыйблаң барлап кыю атла,
Бул кеше!
Шатлык тарат – сүзең белән юат,
Кешеләрдә якты өмет уят,
И кешем!
Яңгырар сүз,телдән-телгә күчәр,
Бәлки,матур бер җыр булыптыр,
Тик онытма: синдә чакта гына,
Син хуҗасы аның,белеп тор!