Бүген туган көнең синең, Муса,
Тик гәүдәң юк безнең арада,
Ләкин синең сүнмәс шигырьләрең
Яши һаман безнең арада.
Синең шигырьләрең безгә ярдәм итә
Ватанны һәм җирне сөяргә,
Синең шигырьләрең безгә юл күрсәтә
Адашмаска төрле җирләрдә.
Укыганда, Муса, шигыреңне
Күңелләрдә туа горурлык.
Синең кыюлыгың, синең батырлыгың
Йөрәкләргә өсти кыюлык.
Син яшәдең җирдә ялкын булып,
Син балкыдың алмаз ташы кебек,
Син яшәдең җиргә якты биреп
Галәмдәге сүнмәс ай кебек.
Син яшисең һаман безнең белән,
Шатлык биреп безнең күңелгә.
Без телибез, Муса, синең кебек
Сүнмәс йолдыз булып торырга.