Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сөлге чигәм

Җәйләр белән Сабантуйлар җитә,

Ат тоягы ерта чирәмне.

Матур бәйгеләрне уйлый-уйлый,

Сабантуйга сөлге чигәмен.

Яшел төскә көрәш өчен келәм,

Ә зәңгәргә куям өсләрен.

Аллы-гөлле чәчәкләргә төреп,

Уртасыннан аска төшәмен.

Ярышлары бик күп Сабантуйның

Уен-җыры, гармун моңнары-

Бөтенесен чигүемә салам,

Ат ярышы үткән кырларын.

Җәйләр белән сабан туе җитә,

Ат тоягы ерта чирәмне.

Матур бәйгеләрне уйлый-уйлый,

Сабантуйга сөлге чигәмен.

Фируза Адиева Булатовна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 11.04.2008
Место учебы: МБОУ "Татарско-Суксинская СОШ" Актанышского района РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Актанышский муниципальный район
Город: Актаныш