Җирнең кайсы гына ноктасында булсам да, гел бер үк кешеләрне күрәм. Бүген минем Казанда беренче генә көнем, ләкин каршымдагы кешеләрне үзем туган Испаниядә дә көн саен очраткан кебек. “Саф һава сулап, бүгенге көн өчен энергия җыям” дип акланып, үзләренең Инстаграмнары өчен яңа фотолар ясарга килгән кешеләр монда бихисап. Әнә берсе иртәнге сәгать җидедә үзенең “подписчикларына” видео аша хәерле позитив иртәләр, уңышлар теләп, башы күккә тигәндәй елмаеп мөрәҗәгать итә дә, соңыннан борынын салындырып, инде биш ел буе интегеп эшләгән эшенә китә. Ә берсе үзен иртәнге кояш нурлары һәм ямь-яшел хәтфәдәй чирәм белән фотога төшерергә дус кызын ияртеп алып килгән. Парктагы каеннарның һәр ботагын тотып төшкәннән соң, алар, һичшиксез, колакларына наушник тыгып, шул фотоларны редакциялиячәк һәм лайклар санының артканын тикшереп торачак.
Әле кичә генә минем дә проблемаларым шул Инстаграм белән чикләнсә, бүген минем башны икенче уйлар бораулый. Хәзер мин үземне дөньядагы иң бәхетсез кеше кебек хис итәм. Бер көндә генә мин үземнең 17 ел буе төзегән якты тормышымны, якын дусларымны, диңгез буенда урнашкан яраткан өемне, мәктәптәге миңа карата хөрмәтне, беренче мәхәббәтемне калдырырга мәҗбүр булдым. Югары уку йортына керү, Испаниядә шәхсән үземнең ресторанымны ачу кебек планнарым, әлеге парктагы балаларның комнан ясалган сарайлары кебек чәлперәмә килде. Әти-әни минем өчен кадерле булган бар нәрсәне тартып алды сыман. Минем әти – Испаниянең иң атаклы арка хирургларының берсе. Казанга яшәргә килүнең дә сәбәбе шунда. Имеш, монда әти кебек табиблар җитми, ә чит илгә очарга мөмкинлекләре булмаган авыр операцияләргә мохтаҗ кешеләр бик күп. Әти минем фикерләргә күз йомып, бу шәһәрдә яңа тормыш башларга карар кылды. Хастаханәгә якын урнашкан фатир да озак эзләргә туры килмәде. Элеккеге хуҗаларына аны нигәдер бик тиз арада сатырга кирәк булган, шуңа күрә, бүтән вариант эзләмичә, аларның фатирларын алсын өчен, зур ташлама ясадылар.
Җәй быел хәтта Испаниядә дә салкын килде, ләкин бүгенге көн аеруча моңсу кебек тоела. Парктагы йөзләреннән елмаю төшми торган балалар да, кешеләрне әз генә бәхетле итәргә тырышып, үзенең ахыргы җылысын, якты нурларын бирергә теләгән кояш та, хәтта Инстаграмдагы 2336 подписчик та күңелне җылытмый. Шуңа күрә, мине көтәчәк яңа бүлмә генә түгел, ә яңа тормыш мөмкинлеге минем күңелгә тынычлык өсти иде. Мин нәрсәгәдер өмет итеп өйгә таба юнәлергә булдым.
Ишекне ачып, фатирга керү белән, мине ниндидер салкынлык биләп алды, ләкин ул инде күптәннән үзенең эшен башкармаган батареялардан, кыршылып беткән ак стеналардан, рамнары чатнаган тәрәзәләрдән түгел иде. Әти-әни тегендә-монда йөгереп, аңа игътибар итмәсә дә, мин сизә идем: бу фатирда инде күптәннән бернинди дә өмет һәм күңел тынычлыгы калмаган. Әлеге урынның тәрәзәләре, кояш бар бүлмәләрне дә үзенең нурында коендырырлык итеп урнашкан булса да, ишекне ачу белән сине бәхетле кешеләр үзләре урнаштырган яктылык биләп алмаса, Африканың иң эссе кояшы дә күңелне җылытмаячак. Күрәсең, элеккеге хуҗаларның моңа вакытлары, бәлки мөмкинлекләре, яисә, гомумән, теләкләре булмагандыр.
Шулай бу фатирның серенә төшенәсем килә торган моментта, эшсезлектән интегәдер дип уйлап, фикерләремне әни бүлдерде. Минем моңсу һәм ниндидер җавап көткән күзләремдә, әни әле дә Казанга алып килгәнгә нәфрәт һәм үпкә күрсә, аларда инде бары тик бушлык һәм ул бушлыкны җиңеп чыгарга тырышкан якты киләчәккә өмет туа иде. Әни инде шул чиксез аңлатулардан туеп, миңа сораулар бирмичә, үз бүлмәмә кием-салымнарны урнаштырырга кушты.
Машинадан әти алып кергән коробкалар, ниһаять, минем бүлмәне дә тутырды. Иң беренче булып мин үземнең иң бәхетле мизгелләрем сурәтләнгән фотоларымны киштәләргә тезәргә булдым. Бу фотода мин дусларым белән. Юлда рамнарның пыяласы чатнаган булса да, минем аларга карата мәхәббәтем беркайчан да чатнамаячак. Шул рәвешле, йөрәгем күңелле хатирәләр белән тулган арада, минем игътибарны тузанлы бер киштәләрнең берсендә хуҗасыз калган китап җәлеп итте. Юк, бу китап түгел, ә күз яшьләре белән кайбер битләре катып калган, кайбер җөмләләрен укып та булмаслык дәрәҗәдәге көндәлек иде. Безгә кадәр торган сәер бер хуҗаның көндәлеге. Ыгы-зыгы аркасында мине генә борчый торган сорауларга җавап табу нияте белән, кыяр-кыймас кына бу көндәлекнең беренче битен ачтым. Аның тышында “Хәдичәм, дөрес юлны сиңа йөрәгең күрсәтер. Сине мәңге яратучы әниең, Клара. 2003 ел” дигән насихәт язылган иде. Димәк, минем кулларда Хәдичә дигән кызның беренче мәхәббәте, ничә ел дәверендә бу тормыштан алган сабаклары, дуслары тарафыннан хыянәт кичерү, мәктәптәге укытучылары белән булган мөнәсәбәтләр турындагы язмалардыр.
“1 июнь. Кадерле әнием, мин бу дөньяда синсез ялгыз калганнан соң инде ундүрт тапкыр беренче июнь булды. Син миңа бу көндәлекне беренче тапкыр кулга тоттырган көнне хәтерлисеңме? Әлбәттә, әнием, синең өчен дә бу көн хәтереңдә мәңгегә җуелып калгандыр. Син мине унбиш яшемдә “Халыкара балалар саклау көне” уңаеннан бәйрәмгә алып бардың. Көндәлекне алып, мине сөедергәннән соң йөзеңдә балкып торган елмауюын әле дә күз алдымда тора. Синең шулкадәр ягымлы елмаюыңны мин хәзер кызым — Әсәлнең бәхетле күзләрен күргәч кенә аңлый башладым. Син якты дөньядан киткәч, ул гына миңа яшәргә көч һәм дәрт өстәп торды. Берничә көннән аңа җиде яшь тулачак, бигрәк зур үсте инде. Үскән саен, ул сиңа охшый бара, әнием… Ә холкы белән мине хәтерләтә. Дүрт яшендә үк укырга-язырга өйрәнде, дуслары курчак киендереп уйнаганда да, тәрбияче артыннан китап күтәреп йөри иде минем Әсәлем. Менә хәзер дә ул минем каршымда кулына китап тотып йокыга китте. Ахыргы көннәрдә ул көндез күп йоклый башлады, нәрсә генә эшли башласа да, тиз арада хәле бетә. Бер дә тик торганы юк үзенең, шуңадыр инде. Хәзер ул уянгач, мин аңа син мине ундүрт ел элек алып барган бәйрәм мәйданын күрсәтәм.Аның өчен генә түгел, минем өчен дә шул урынга кире кайту зур вакыйга булачак..”
Шуның белән көндәлекнең беренче язмасы тәмамланды. Ләкин шул язмадан соң да, мин күңелдә авырлык сиздем. Уйларымда Хәдичә минем хәлемә керер кебек тоелса, хәзер мин үзем аны аңларга тырыштым. Бу дөньяда һәркем өчен дә иң кадерле кешене югалтып, яшәүнең тәмам тәмен тоймый башлагач, Ходай аңа өмет бүләк итә. Мәгънәсез караңгы тормыштан чыгу юлын күрсәтүче маяк булып, аның кызы туа. Балалы өйдә мондый бушлык берничек тә хөкем итә алмый, димәк мин ялгышканмын. Эш ,чыннан да, иске ремонтта булгандыр. Мин әнием янына фатирны үзгәртү тәкъдимнәре белән барып килдем дә, көндәлекнең икенче битен ачтым.
“4 июнь. Кадерле әнием, минем йөрәгем дөрес сизгән: бәйрәм мәйданына бару минем өчен бик зур вакыйга булды. Әсәлем үзе кебек баллы мамык ашаганнан соң, аның яшендәге башка балалар җыелган, шарлар тараткан урынга барырга сорады, ләкин… барып җитә алмады. Үзенең кечкенә тәпиләре белән зур кызыл шар артыннан йөгергән арада, аңын югалтып егылды. Әнием, хәтерлисеңме, син минем бер йөткерүемне ишетеп тә, кичектермичә хастаханәгә алып бара идең? Шуңа күрә, мин начар уйларны читкә куеп, башына эссе генә тигәндер дип уйласам да, табибка күренмичә булдыра алмадым. Әсәлнең хәле турында сөйләгәч, ул да миңа: “Хәдичә ханым, җиде яшьлек шук кыз өчен бу гадәти хәл. Урамда эссе, кояш кыздыра, бәлки бик сусаган булгандыр. Барысы да яхшы булачак, борчылмагыз шул хәтле ”- дип, Әсәлне бәйрәм уңаеннан кәнфит белән сыйлап, өйгә кайтарып җибәрде. Табибның сүзләре миндә ышаныч уятмаганга күрә, мин барыбер томография узарга булдым. Берничә көннән соң “Баш мие шеше. Өченче дәрәҗә.”дигән хәбәр җиткерделәр. ”
Бер белмәгән кешенең кайгысы минем күңелне шулкадәр әрнетә алыр дип минем башыма да килмәс иде. Күздән тама яшь.. Күпме генә киләсе язманың куанычлы булуын теләсәм дә, әтием шул өлкәдә эшләгәнгә күрә, могҗизаларның аз, бик аз булуын аңлый идем мин. Ләкин алар юк түгел. Әсәлне Хәдичәдән тартып алмаячаклар,бу мөмкин түгел, шуңа күрә дә мин укуымны дәвам иттем.
“ 9 июнь. Кадерле әнием, мин табиблардан көткән кебек, син дә миннән яхшы хәбәрләр көтәсеңдер. Алар юк дип язсам, үземне бирешәмдер кебек хис итәм. Әлегә булмаса да, алар, һичшиксез, булачак. Табиб кичә Әсәлне мактады. “Кызыгыз зурларга караганда да көчлерәк, аның күзендәге бәхет ялкынын саклап кала алсагыз, ул авыруны да җиңеп чыгарга мөмкин, Алла теләсә”,- диде. Анализлары киренә сөйләсә дә, бу сүзләр миндә ниндидер дәрт уятты. Шуңа күрә, авыруга игътибар итмәсәк, ул Әсәлне калдырыр дигән максат белән, без бүген беренче тапкыр кибеткә киттек. Әле җәй башы гына булса да, кайбер җирләрдә мәктәп формалары эленеп тора иде. Кызым аларны әллә кайдан күреп алып, мине шунда алып барды. “Әнием! Кара нинди матур!!! Мәктәпкә шуны кисә-ә-әм, бик кызык булыр иде, ул минем яңа сандалиларга да килешәчәк. Ну кара инде, нинди матур!” -диде ул миңа, салават күперең бар төсләре кергән сызыклы колготкиларга төртеп. Ул үзенең дуслары белән көз көне мәктәпкә барачагына бар йөрәге белән ышана иде. Бүген мин ул теләгән бар нәрсәне алдым. Өйгә кайту белән, ул бөтен мәктәп әсбапларын үзенчә барлап, алсу төстәге рюкзагына матурлап тыгып, аны инде ишек төбенә илтеп куйган иде.”
Нәни Әсәлнең сызыклы колготкилары ахырга кадәр пакетка төрелгән халәттә кала алырга мөмкин дигән уйлар минем күз яшьләренә туктарга ирек бирмәде. Мин яңа битне ачтым.
“14 июнь. Кадерле әнием, ике көн эчендә барысы да үзгәрде. Әсәлнең хәле көннән көн начарая. Табиб әле генә кулыма “Дүртенче дәрәҗә” дигән бәяләмә тоттырды. Тиз арада операция турында карар кылырга кирәк. Әнием, мин имзамны куярга булдыра алмыйм. Операциясез аның тагын 10 ай яшәргә көче җитәчәк, ә аны ясатып, йөрәгенә авыр килсә, мин аны сине югалткан кебек, мәңгегә югалтачакмын. Ләкин мин аның ахыргы мөмкинлеген тартып ала алмадым, бар нәрсәне хәл итүче операциягә ризалашырга туры килде. Аңа кадәр синнән калган фатирымны сатарга кирәк булачак.”
Мин чыннан да Хәдичәне аңларга тырыштым. Аның көндәлеген укыганда үземне бәйрәм мәйданында, мәктәп формасы арасында , хәтта хастаханәдә дә Әсәл артыннан күзәтүче шаһит итеп хис иттем. Минем өчен шул күзәтүнең һәр минуты, һәр мизгеле зур сынау кебек иде. Ләкин ничек кенә миңа авыр булса да, Хәдичәгә моннан мең кат авыррак. Чөнки ул Әсәлсез яши алмыйча, үзен югалтырга мөмкин. Әниләр безгә нинди караш белән карап, нинди генә салкын сүзләр әйтсә дә, аларның йөрәкләре бары тик балалары өчен тибә. Моны һәр кеше беләдер, бу сүзләр күп кенә җырларда, әсәрләрдә, киноларда очрый, ләкин сезнең шуны аңлап, бернинди сәбәпсез генә әниегезне кочаклаганыгыз, аңа рәхмәт әйткәнегез бармы?
“19 июнь. Кадерле әнием, биш көн буе мин Әсәл яныннан китмичә, аның янында булдым. Әле генә телефоннан шалтыратып, фатирны алырга теләүчеләр турында хәбәр иттеләр. Фәнгә генә ышанган табиблар да могҗиза турында әйтә башлаганнан соң, мин Әсәлне бер минутка да үзен генә калдырмадым. Башта мин Әсәл теләгән әйберләрне алып тегендә-монда йөргәндә, бу бүлектәге балалар бүтәннәрдән бер дә аерылмый, шундый ук шат күңелле кебек тоела иде. Ләкин мин аларның сөйләшүләренә игътибар итә башлагач кына, үземнең кайда икәнлегемә төшендем. Аларның әңгәмәләрендә “үлем” дигән сүз нәкъ “иртәнге аш” кебек еш кулланыла иде. Бер бала гына иртә белән төшенкелек һәм салкын караш белән уянса, аны кичкә таба өмет һәм якты хисләр биләп ала алганына хәйран калдым. Әле күптән түгел генә үлемне химиотерапия белән чагыштырганда җиңелрәк күреп тә, хәзер ул үл үзенең пеләш башын тотып, шампунь экономиясе турында калган яшьүсмер балалар белән көлешә иде.”
“25 июнь. Дүрт көннән операция.”
Киләсе язманы күпме генә укырга тырышып карасам да, Хәдичәнең күз яшьләреннән соң калган таплар миңа ирек бирмәде. Көндәлектә тагын берәр язу табармын дип, бөтен битләрне карап чыкканда, алар арасыннан инде күп тапкыр кулга алынга күрә, төсләре уңып беткән визитка килеп чыкты. Табибның исемен укырлык түгел иде, ләкин аңа да карамастан, хастаханәнең адресы яхшы күренде. Мин Әсәл белән егерме минут таныш булсам да, ул миңа шундый якын кебек тоелды. Шул кечкенә вакыт эчендә дә, мин Хәдичә кичергән авырлыкларны үз йөрәгем аша үткәрдем. Операция турындагы кирәкле мәгълүмат ничектер минем кулга эләккәч, мин шул көнне йөрәкләре бердәм булып тибүче әни һәм кыз янында булырга тиешлегемне сизә идем. Чыннан да, мин бу фатирның бушлыгы иске ремонтка бәйле түгел дип ялгышмаганмын, ләкин ялгышсам, минем күңелемә мең кат җиңелрәк булыр иде шул.
Иртәгә ике кешенең язмышы билгеле булачак. Нәкъ иртәгә кечкенә, ләкин зур йөрәкле, гөнаһсыз баланың гомерен хөкем ителәчәк. Иртәгә сабый бала әнисе белән калырга яисә әбисе янына китеп, күзләрен мәңгегә йомарга мөмкин. Иртәгә операция көне.
Көндәлекне яңадан һәм яңадан укып, уйларымны Әсәлдән аера алмыйча, минем төнем йокысыз үтеп китте. Операциянең вакытын төгәл белмәгәнгә күрә, мин хастаханәгә иртәрәк барырга булдым. Кичәге көн белән чагыштырганда, бүген кояш тагын да тырышыбрак кешеләрне үзенең нурларында коедыра иде, хәтта каршыма очраган кешеләрдә дә бүген ихлас елмаюлар күренде. Аларның һәрберсенең яшәүгә мәгънә өстәп торучы кешеләре, үзләре генә аңлый торган кайгырулары, бәхет чыганаклары бардыр, мөгаен. Димәк, мин ялгышканмын. Бу дөньяда тормыш юллары бер үк булган кешеләр юк. Алар барысы да төрле. Шундый уйлар белән, кулга көндәлек тотып, ярты сәгать эчендә мин инде хастаханәнең бусагасы янына килеп җиткән идем. Белмим, бәлки бу минем зур теләгем генәдер, әмма йөрәк кенә түгел, хәтта кояш та, урамдагы кешеләр дә, биектәге ирек кошлар да “барысы да яхшы булачак” дип, пышылдаган сыман иде миңа.
Ләкин, каршымда инде ничә көн йокламаган, елаудан күзләре шешенеп беткән, куллары кылтраган хатынны күргәч, минем өмет канатларым сынган кебек булды. Каршымдагы хатын Хәдичә иде. Ул бер ноктага карап утыра-утыра да, сискәнеп китеп, озын коридор буенча, үзенең нишләгәнең аңламыйча да, тегендә-монда йөри башлый иде. Соңыннан, аяклары тотмый башлаганын сизеп, авырсулап кире урына утыра иде. Димәк, хәзерге минутта нәни Әсәл үлем белән көрәшә. Хәдичә янына килергә бераз курксам да, мин аны үзен генә калдырып китә алмый идем, чөнки көтү зонасында аннан кала беркем дә күренмәде.
Әкрен генә атлап, мин аның янына килеп утырдым. Озак вакыт ул, гомумән, минем якка карамады, мин дә беренче сүз башларга кыймадым. Шулай ул тагын бер тапкыр урындыгыннан торгач кына, минем кулымдагы көндәлеккә игътибар итте. Ундүрт ел элек әнисе бүләк иткән көндәлеген ул меңнәр арасыннан да таныр иде. Аның төссез, хәтта бер тамчы да күз яше калмаган, курку тулы күзләренә берничә секунд караганнан соң, мин кичекмәстән аңа көндәлеген суздым. Аннан соң да ул миңа бернәрсә әйтмәде. Шуңа күрә, мин үзем сүз башларга булдым.
Минем исемем – Назлы. Бу көндәлекне сезнең фатирыгызда таптым. Сезнең өчен ул бик мөһимдер, шуңа күрә.. — дип дәвам итәсем килсә дә, минем әлеге сүзләрем урынсыз булачагын аңлап алдым. Ул бер сүз дәшмәде. Берничә минут тынлыктан соң, мин дәвам иттем. – Хәдичә ханым, барысы да яхшы булачак, Әсәл кебек ихлас йөрәкле кешеләргә мохтаҗ безнең дөнья. Шуның хәтле аны яратучы әнисен ташлап, ул китмәячәк, менә карарсыз! Әле сездән ким түгел, аны әтисе һәм туганнары яратадыр, ләкин алар турында мин көндәлектә бернәрсә дә күрмәдем. Ләкин алар бар бит. Ә шундый терәк булганда..
Әмма мин югалып калган әнигә өмет өсти торган сүзләрне әйтеп бетерә алмадым, ул мине бүлдерде.
Юк, Әсәлнең әтисе, туганнары да юк..
Бу сүзләрне ишеткәч, мин әйткәннәрем өчен бик үкендем, сүз таба алмыйча: “Сезнең югалтуыгыз белән уртаклашам. Ләкин барыбер, аның әтисе дә Әсәлнең тормышы өчен көрәшә”, — дидем.
Юк, син мине дөрес аңламадың, аның әтисе исән, ләкин ул хәзер аның тормышы өчен түгел, ә үзенең бизнесы өчен көрәшә, — дип, минем якка карамыйча гына, җавап кайтырды Хәдичә.
-Димәк, ул Әсәл һәм сезнең яныгызда булырга лаек кеше түгел. Мин сезнең көндәлегегезне берничә тапкыр укып чыктым, барлык әниләнең дә балаларына шундый мөнәсәбәт булса, бу дөньда бәхетсез балалар булмас иде. Сез үзегездән килгән бар нәрсәне дә эшләдегез, хәзер кызыгызның язмышы Ходай кулында. Барысы да, һичшиксез, яхшы булырга тиеш, — дип тынычландырырга тырыштым мин аны.
Сүзләремне әйтеп бетергәч, карашымны Хәдичәгә юнәлттем. Ул хаман да бер ноктага карый иде, ләкин миңа аның күзеннән эре-эре күз яшьләре тамганын күренде. Кинәт, ул йөзен ике кулы белән каплап, үзендә җыйган бар кичерешләрен чыгаргандай, үкси-үкси елап җибәрде. Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап җиткермәсәм дә, миңа авыр булганда әни мине кочаклаган кебек, аны кочаклап алдым. Ә ул, беренче тапкыр минем якка борылып, күз яшьләрен сөртә-сөртә, карлыккан тавыш белән “ Мин..барысына да мин гаепле..” дип кабатлый башлады.
Хәдичә ханым, сезнең монда бернинди дә гаебегез юк! Шулай килеп чыкканга, беркемне дә гаепләп булмый. Кызганыч, бу тормыш гадел түгел шул.
Әсәлнең әнисе ахыргы күз яшен чыгарып бетергәннән соң, инде гәүдәсе белән минем якка борылып, сөйли башлады.
-Назлы, син дөрес әйтмисең, бу тормыш гадел. Хәтта кайвакыт аның гаделлеге куркыта да. Син әле, бәлки, аңлап бетермисеңдер, ләкин нәрсә генә булса да, ахырда барыбер гаделлек җиңәячәк. Син аны айлар, еллар буе көтә аласың, ләкин сине иң кыен минутта, иң авыр җәза белән хөкем итәчәкләр. Менә мин дә, үземнең җәзамны алдым бугай.. – диде дә, кире карашын идәнгә юнәлтте.
-Гафу итегез, ләкин мин сезне аңламыйм, — дидем мин, Хәдичәнең дәвам итүенә ниятләнеп.
-Мин үзем дә әле генә аңлый башладым, Назлы.. Кызыма диагноз куйганнан бирле, мин дөреслекнең күзенә карарга куркып, үземә аклаулар эзләдем. Ә аның хәзер операция өстәлендә ятуына бары мин генә гаепле. Әйе, бары мин генә.. Җиде ел элек операция өстәлендә мин дә ятарга тиеш идем. Мине гомеремдәге иң зур ялгышлыктан нәрсә туктатып калганы хәтеремдә түгел, ләкин мин аборттан баш тарттым. Анысы да Әсәл өчен түгел, ә үземнең файдам турында уйлап кылган карар иде. Танышканнан бирле берничә айдан соң балага узганымны белгәч, Әсәлнең әтисе кичекмәстән аборт ясатарырга кушты. Нигә икәнлеген белмим, бәлки аны бик яраткангадыр, миңа бу сүзләрне ишеткәннән соң авыр булса да, мин аңа каршы килергә уйламадым . Әле әфлисун орлыгы кебек кенә бала өчен, минем иң зур мәхәббәтемне югалтырга теләгем юк иде. Ләкин аборт минем киләчәктә бала алып кайтырга барлык юлларны ябасын аңлый идем. Табибларның сүзен тыңлап, мин баланы калдырырга булдым. Әсәлнең әтисе алдында тезләнә-тезләнә еласам да, ул барыбер киемнәрен җыеп, мине ташлап китте. Бүтән мин аны күрмәдем. Шул көннән башлап, мин үземнең бәхетсезлегемдә эчемдәге баламны гаепли башладым. Мине калдырып киткәннән соң, һәрбер көнем авыр сынау кебек иде. Инде эчем күренә башлагач, мине эштән кудылар. Журналлар бары тик матур гәүдәле модельларны гына ярата икән. Гомерем буе хыялланган эшемне югалканнан соң, Әсәлгә нәфрәтем тагы да үсә башлады. Беләсеңме, Назлы, мин көн саен йоклар алдыннан шул баладан котылу чаралары турында уйлый идем. Ә иртә белән торуга, мине ниндидер хисләр туктата иде. Сизенүем дөрес булган икән. Дус кызым киңәше буенча интернеттан балама әти-әни таптым. Бу йөктән котылып, үземнең элеккеге тормышыма кайту гына түгел, ә шуның өстенә тагын зур сумма акча алу мөмкинлеге мине иң бәхетле кеше итә иде. Шулай итеп, мин баламны кочагыма да алмыйча, чит кешеләргә биреп җибәрү көнен көтә башладым. Ул бай кешеләр, аларның балалары дөрес үсеш алсын өчен, мине ай саен акча белән тәэмин итеп торалар иде. Ләкин минем күзләремдәге сөенеч уты аларның адвокатлары шалтыратканнан соң, мәңгегә сүнеп, бүтән беркайчан да янмаячак кебек тоелды. Мин инде тугызынча айда булып, бар документ эшләрен бетергәндә генә, балалары була алмаган гаилә аерылышырга уйлаган. Миңа никадәр күләмдәге компенсация түләгәннән соң, мин алар белән генә түгел, ә , гомумән, үзем теләгән киләчәк белән хушлашкан кебек идем. Ә Әсәлдән котыла алмаганымны аңлагач, мин аны үземдә калдырырга булдым. Юк, Назлы, миндә әни инстинктлары уянганга түгел, ә үземнең барыбыр бәхетле була алуыма ышанмыйча, кулларымны төшергәнгә генә ул әле дә минем белән. Беләсеңме, ул тууга, мин кызым өчен Ходайга рәхмәт әйтү түгел, аны, хәтта, кулыма да алмадым. Мин аңа тиктормас, төннәрен йокы бирми торган, мине егетемнән аерган йөккә сыман карый идем. Бу хәл озак, бик озак дәвам итте. Кышкы төннәрдә мин үземнең бу дөньяда бернинди дә терәксез, элек күпме генә булса да акча кертә торган эшсез калганымны уйлап, аборт ясатмаган көнемне искә төшерә идем. Ә бала бит ул барысын да сизә, Назлы. Син аны кечкенә, бернәрсә дә аңламый дип уйлысың икән, син бик ялгышасың. Әйе, еллар үткән саен ул минем тормышымның алыштыргыз өлешенә әверелә барды. Аның беренче “әни” дип әйткән сүзләре, бернинди дә гөнаһлары булмаган чем-кара күзләре, кулын миңа таба сузып кечкенә тәпиләре белән килүләре миндә ниндидер әйтеп бетерә алмаслык хисләр уята иде. Ул янымда булган чакта, мин үземне ялгыз дип уйлаудан туктый идем. Әсәл мине төшенкелектән чыгарды дип әйтү дә ялгыш булмас кебек. Ул миңа “әнием” дип эндәшкән саен, ул эчтә булган чакта әйткән сүзләрем өчен, хәзер инде үземә карата нәфрәт уяна башлады. Шулай итеп, мин үземә эш тә таптым, яшәргә әниемнән калган фатир да бар иде. Кулымдагы бәхет өчен сөенүләр, үткәндәге хаталарны сызып, яңа бит башларга мөмкинлек биргән сыман иде миңа. Ләкин, бу тормыш гадел шул, Назлы.. Минем, кызым эчемдә булган чактагы әйткән сүзләрем, аннан котылу теләкләре, эзсез генә онытылыр, минем арттан кире кайтмас дип ялгышканмын мин. Әсәлем үзенең теләнмәгән бала булганын сизеп, хәзер бу һәм теге дөнья арасында көрәшә. Үткәннәргә кайтып булса, мин балама ул әле әфлисун кадәр генә булганда да, үземнең мәхәббәтемне биреп, аның миңа никадәр дәрәҗәдә кирәклеген көннән-көн аңлатып килгән булыр идем. Ләкин хәзер бик соң. Һәм бар гаеп миндә генә.
Хәдичәне инде күпме интектергән, әмма авызын ачып әйтергә кыймаган, йөрәкнең иң караңгы урыннарыннан чыккан сүзләрне мин бүлдермичә генә, берсүзсез тыңладым.Соңыннан, аның сулыштында ниндидер җиңеллек сизелгән кебек булды. Мин тормышның бернинди дә авырлыгын, кыенлык татымаган унҗиде яшьлек кыз булсам да, Әсәлнең шундый хәлдә булганы өчен, Хәдичәнең өстендә җаваплылык булганын аңлый идем.
Бу тормыш, чыннан да, гадел икән шул. Синең әйткән һәр сүзең, һәр теләгең, хәтта уйларың да хөкемсез калмаячак. Еллар үтеп, син кылган начарлыклар өчен хаман җавап бирмәгән булсаң, димәк, киләчәктә сине тагы да авыррак җәза көтә. Ә әни кеше өчен баласының бер гөнаһсызга авырлыклар кичергәнен күрүдән дә авыррак сынау була аламы? Үзенә караганда баласын күбрәк яраткан кешегә, мөгаен, юктыр. Эшләнгән эшләргә кеше үзе җавап биргәндә, җәзада ниндидер дөреслек сизеп, үзен тынычландыра ала, ләкин синең өчен балаң интеккәндә, дөреслек турында сүз алып барып та булмый. Һәр баланың язмышы әти-әниләр кулында. Һәм аның белән уенчык кебек уйнарга беркемнең дә хакы юк. Киләчәктә балаңның күзләрендә бәхет упкынын күрергә теләсәң, син башта аңа үзең лаек булырга тиеш. Чөнки әти-әни өчен аннан да зуррак сөенеч була алмый. Бер бала да үзенең әти-әнисенең хаталары өчен җавап бирергә тиеш түгел. Ләкин, бу тормыш гаделлек өчен беркемне дә кызганмый. Шуны белеп тә, кешеләр дөрес юлга соң, бик соң басалар. Нәкъ шуның өчен, хәзер операция өстәлендә ятучы Әсәлне түгел, ә минем янымда күз яшьсез генә әрнүче Хәдичәне хөкем итәләр. Кызының дуслары белән беренче сыйныфка бармавы, әнисе күрмәгәндә генә качып туңдырма ашавы, салават күперенең бар төсләре кергән колготкиларны кия алмавына Хәдичә, бары Хәдичә генә гаепле булачак…
Ләкин бу сүзләрне Әсәлнең әнисенә әйтергә минем көчем җитмәде. Минемчә, ул аларны үзе дә күптән аңлагандыр. Аңа да карамастан, мин аның ягына борылып: “Бу тормышта гаделлек белән бергә гафу итү тә бар”, — дидем. Шул сүзләрне әйтү белән, коридор башында ишек ачылды. Кояш нурларыннан сузылган юл буйлап килүче ак халатлы кеше Әсәлнең табибы иде.