XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сәламәтлек балачак- бәхетле киләчәк (мәкалә)

         Балачак- кеше тормышының иң мөһим чоры.Булачак тормышка әзерләнү түгел,ә чын , мәгънәле,үзенә бер төрле, кабатланмас тормыш ул.Бүгенге сабыйның киләчәктә нинди кеше булып җитешәчәге хәлиткеч дәрәҗәдә аның балачагы ничек узуга,аны кем җитәкләп йөрүгә,тирә-юньдәге мохиттан аның зиһененә һәм күңеленә нәрсәләр керүгә бәйләнгән.

В.А.Сухомлинский

Балачак… Кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган иң күңелле мизгелләрнең берсе.Дөньяга беренче мәртәбә аваз салуга ук, син якты дөньяны күрәсең. Тора-бара әкренләп йөрергә, сөйләшергә өйрәнәсең,  тормышны аңлый башлыйсың.

Балачак көнебезнең ничек озын булганлыгын хәтерләргә тырышып карыйк әле. Нинди генә ачышлар, онытылмас минутлар, гомер буена җитәрлек хатирәләр юк аларда.Күк, диңгез, киңлек, җир, агачлар, кояш – болар барысы да балачак истәлекләре булып кешегә гомер буена калалар.Әти- әниең дә синең җир йөзенә сәламәт, исән-сау булып тууыңа шатланып бетә алмый. Бу – чын мәгънәсендә зур бәхет.

Минемчә, бәхетнең башы- җир йөзендә сәламәт булап туу, яшәү. Бу очракта ата-ананың роле бик зур дип уйлыйм.Чөнки сау-сәламәт ата-анадан гына исән бала туа,ә инде эчүче, тартучы, наркоман ата-анадан сәламәт бала тууы шикле. Бүгенге заманда моңа ачык мисаллар бик күп. Көн саен диярлек телевидениедә дөньяга гомерлек авыру белән туган яки гарип балаларны күрергә мөмкин. Шуларны карагач, газета-журналлардан укыгач, йөрәк әрнеп куя. Бер гөнаһсыз сабыйлар, ата-ана хатасы белән, гомер буе шулай булырлармы? Мәгънәсез ата- аналарның хаталарын балалар гомерләре белән түләргә тиеш булалармы?Аларның да бит газиз ата-аналары булган, димәк,алар балаларына тиешенчә тәрбия бирә алмаганнар булып чыга. Чыннан да, балалар үсә барган саен ата-ана тәрбиясе бик мөһим. Ләкин тәрбияне дә бит дөрес бирә белергә кирәк. Әти-әниләре әйбәт кешеләр булып  та, аларның балалары бозык булырга, я киресенчә, әти-әниләре эчкән, тарткан балалар бик төпле, тәрбияле дә булырга мөмкин. Тәрбияне кабул итүе балаларның үзләреннән дә тора бит әле. Әгәр дә бала үзенең әти-әнисен хөрмәт итсә, яратса, аларның сүзләрен онытмыйча, күңеленә сеңдереп барса, минемчә, ул бала, ата-ана хакына булса да, бозык юлга басмас, хаталанса, төзәлер. Әгәр бала берәр ялгышлык эшләсә, ата-анага баласын аңлап, дөреслекне күрсәтеп аңлашырга, теләсә ничек кычкырып, кыйнап эшне хәл итәргә түгел. Шулай булса, ул артыграк хаталана бара һәм ахыр чиктә начар юлга баса, әти-әни сүзен тыңлап, исәпләшеп тә тормый. Сер түгел: гаиләдә балалар һәм олылар арасында еш кына низаг килеп чыга.Балалар һәрвакыт үзләрен зур, дөрес дип саный, әти-әнине аңларга теләми. Ләкин бит бер генә ата-ана да үз баласына начарлык теләү нияте белән каршы төшми, киресенчә, дөрес юл табарга, аңа ярдәм итәргә, булышырга тели. Нинди дә булса ярамаган эш кылуың турында өлкәннәргә чын дөресен әйтү җиңел эш түгел. Әлбәттә, бервакытта да борчыган мәсьәләне үз эчеңдә тотарга ярамый. Үзең дә сизмичә яшеренә, кешеләрдән читләшә башлыйсың, гел ялгыз буласың килә.Тора-бара “ялгызлык” дип аталган караңгы дөньяга кереп китәсең. Ләкин бит моңардан котылып була. Тирә-ягыңда күпме киңәш бирүчеләр. Шуларның әйткән сүзләренә игътибар итсәң, үзеңә никадәр файда эшлисең.

Мәктәп — киңәш бирүче чыганакларның берсе. Ул — безнең икенче өебез, ә укучылар һәм укытучылар — икенче гаиләбез.Мәктәп безгә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен төшендерә. Укытучылар, көн саен диярлек, наркоманиянең, эчкечелекнең төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерүен аңлата. Безне акыллы, белемле итеп тәрбияләү өчен бөтен көчләрен кызганмыйча тырышалар. Аларга бик зур рәхмәт. Әйе, мәктәп балаларга дөньяны танып белергә өйрәтә, әмма ул белемнәрне ничек файдалану безнең үзебездән тора.

17-18 яшьлекләр булсак та, без әле һаман балалар. Үсмерләр әле күбесен аңлап бетермиләр, тәмәке тартырга, эчеп карарга кызыгалар. Моның белән алар үзләренең сәламәтлекләренә никадәр зыян китерүләрен аңламыйлар.

Мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына баскач, уйнап кына татып караган ялгышлар зур проблемаларның берсенә әверелә. Ничек итеп бүгенге заманда чын кеше булып калырга? Чөнки бер белмәгән дөньяга эләгәсең, таныш түгел кешеләр, төркемнәр, тәртипсезлек…Кайберәүләр дус булып үзләренә ияртергә тырышалар, мәҗбүри үз араларына кертәләр. Менә шул вакытта инде әти-әниең, мәктәп, укытучылар биргән киңәшләр, әйткән сүзләр искә төшә. Ярый ла үз-үзеңне кулда тотып кала алсаң.

         Һәрбер кешенең бәхете үз кулында. Әгәр дә аны ычкындырсаң, кире кайтарырга бик авыр була. Бәхет ул — бу дөньяда исән-сау булып укып, җәмгыятьтә үз урыныңны табу, сәламәт гаилә кору. Әле бит безнең үзебезгә дә акыллы гаилә әгъзалары булырга кирәк. Балачактагы никадәр тәрбия әле безгә кирәк булачак, Алла боерса. Юкка гына бит өлкәннәр “Сәламәт балачак- бәхетле киләчәк” дип әйтмәгәннәр.

 

Файзуллина Алина Ильгизаровна
Страна: Россия