XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сәламәт булыйк!

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл, диләр,

Килешәмен, хуплыйм, афәрин!

Шул канатлы сүзне шигырь итеп

Белеп яшик тормыш кадерен.

Саф һавасы сулап туймаслык шул,

Урманнарның, болын-кырларның,

Көр күңелгә яшәү нуры сибә

Моңы, көче безнең жырларның.

Сәламәтлек ярты бәхет,диләр.

Өстәр идем: бәхет тоткасы.

Әмма китап уку,физкулҗтура

Тарих булып кала,ахрысы.

Чипсы,чупс,рулет кириешки…

Сыгылып тора кибет киштәсе.

Заманына гына гаәпләмик,

Вакыт юклыкка да сылтамыйк.

Һәр кешенең саулыгы үз кулында

Сырхаулардан сынып сыктамыйк.

Байлык тора хәзер,текә булу,

Комсыз булу тәүге урында.

Йогышлы һәм зәхмәт чире

Яши хәзер япь-яшь буында.

Кузгалагы,какы,әнис тәме

Төшләргә дә инде керми хәзер.

Ялтыравык чит ил капларын

Ах,дигәнче,ашап бетерергэ без әзер.

Әткәм-әнкәм эшлэп үскән минем

Шуна да шул алар көчле,нык.

Аларча яшәүнең могҗизасын

Эзлим,эзлим…һаман тапкан юк.

Садыкова Зиля Ленаровна
Страна: Россия
Город: Апастово