Сәләт.
“Сәләт!Сәләт! Сәләт!” диләр
Мин дә “Сәләт”тә булдым
Анда булган матур көннәр
Мәңге хәтердә калды.
“Сәләт”кә барып җитүгә,
Колач җәеп каршы алалар.
“Сәлам! Привет! Хәлләр ничек?” дип,
Үз итәлэр абый-апалар.
Хыялларым чынга ашты
“Сәләт”кә барып кергәч,
Бер дә кайтасы килмәде,
Бишенче форум беткәч.
Көн белән төн һәркөнне
Бик тиз урын алмаша.
Көннән-көн яңа дәресләр!-
Әй күңелле , тамаша.
Уеннары да бит аның
Бигрәк кызык үтәләр
Минут белән сәгатьләре
Сизелмичә үтәләр.
Эш уенда гына түгел ,
Мин таптым яңа дуслар.
Барлык сәләтне күрсәттек,
Рәхмәт сезгә,уңышлар.
Киләчәктә мин дә сезне ,
Дуслар , “Сәләт”кә дәшәм;
Анда булган һәрбер кеше
“Туганым “ дип эндәшә.