Әллә нәрсә булды миңа бүген,
Алсу гөлләр күмде дөньямны.
Сине очратканга кадәр, белмим,
Бу гүзәллек кайда булгандыр?
Һәр көн саен очрашулар көтәм,
Йөрәк дөрли ялкын – ут сыман.
Белмисең шул минем хисләремне,
Бик юксынам сине, юксынам.
Күзләреңне эзлим болыт агышыннан,
Тынгы таба алмыйм йөрәккә.
Сина булган серләремне чишәм
Су буенда үскән тирәккә.
Мин күкләргә ашам төшләремдә,
Йолдызларны җыям кулыма.
Җылым өреп салкын йолдызларга,
Сибәм синең килер юлыңа.
Анлый алсаң әгәр йөрәгемне,
Сулган гөлләрем дә терелер.
Юлларыбыз беркөн кисешер дә
Парлы сукмак булып үрелер.