Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сәер өй

 

 

Бу вакыйга кечкенә генә бер авыл турында бара.  Бу авылның исеме -Сары Чәчәк. Авыллары бик матур, чиста һава, җәйләрен бик эссе, кышлары давылларсыз, бураннарсыз үтми. Ә урманнарда… Ә урманнарда ниләр генә юк анда. Агач башында тиеннәр дә чикләвек җыеп, сикергәләп  йөриләр. Керпеләр дә узләренчә йөргән булалар, әллә нәрсә эзлиләр кебек. Бу катнаш урманда зифа буйлы каеннар да үсә, ә алар астында кып-кызыл каен җиләге үсеп утыра: мине аша, синең өчен генә үстем ,-дия кебек.. Эссе көннәрдә  каен асларында кошлар сайравын тыңлап ятуы бигрәк тә рәхәт була.

Авылларында халкы дус, тату яшиләр. Әбиләр һәм бабайлар ашларга йөриләр. Авыл халкыннан ни сорасаң дус-тату гына эшләп куялар, ярдәм итәләр. Бу авылда бер яман җир дә юк кебек, әмма авыл читендә бер кап-кара өй бар. Бу өй турында нинди генә имеш-мимешләр юк. Анда барып бөтенләй кайтмаганнар да бар.Бу өй кырына якын бармагыз, анда җеннәр, җен-пәриләр яшиләр имеш. Хәтта газеталарда да кисәту бастырылып чыккан иде. Ә бу сүзләр кайдан килеп чыккан соң? Уйлап тапканнармы? Әллә инде чын дөресеме?

Бу сорауга җавап эзләп яшьтәшләр төркеме шул карангы өйгә киттек. Бу куркыныч җиргә алты кеше бардык һәм берсе мин идем. Барганчы зур-зур сумкалар белән ризыклар, фонариклар алдык. Бу юл безгә бик озак кебек тоела. Баруы куркыныч бит . Барасы урынга килеп җиттек. Ерактан ук аңлашыла иде: бу өйгә куптән кеше кермәгән. Ул өйдэ яшәүче булмагач , ихата торагын чистартучы, караучы да булмый. Шуңа күрә дә ике-өч метр биеклектә кычытканнар, әрекмәннэр     һәм башка чүп үләне басып бетергән иде инде.  Үзләребезнең куркуыбызны җиңеп ,без беренче адым ясадык. Курка-курка гына без искереп беткән өй ишеген ачтык . Анда булган һәрбер кеше үзен тыныч тотарга тиешлеген аңлый иде. Килеп кергәндә үк күз аска таба, ягъни идәнгә таба төште. Идән кап-кара иде. Түшәм карлар, яңгырлардан соң череп, күгәреп беткән. Күзләр алга таба йөгерә, ә баш киресенчә, анда барма дия.  Берничә ел элек бу өй бик матур булгандыр . Шулай булып тоела да инде ул. Әти –әниләр, бөтенләй өлкән яшьтәге кешелэр безгә нәрсәдер әйтеп бетермиләр иде кебек. Аяк алга атлый, күзләр  зураюдан зурая бара. Ян-якларда бик матур, могҗизалы картиналар бар иде. Тыштан караганда бу өй бик кечкенә генә булып күренсә дә, эче зур бер лабиринт кебек булмәләрдән тора. Без бер-беребездән ерак китмибез. Егерме дүртенче булмәгә килеп җиттек , башта озак каранып тордык, анда бер җәймә бар , кояш һәм ай сүрәтләнгән рәсем иде анда. Һаман алга барабыз да барабыз, ә бүлмәләр бетми дә бетми. Без кырык өч булмә санадык һәм иң соңгысында бер өстәл тора иде, түшәм яхшы эшләнгән, анда йолдызлар чын йолдызлар кебек җем-җем килеп тора ,идән хәзерге яхшы линолиум белән җәелгән .  Без бик гаҗәпләндек. Ничек инде мондый иске өйдә шундый яхшы җиһазлар булсын? Мин өстәл кырына килдем, өстәлдә хат ята иде. Башкаларны чакырып , гаҗәпләнгән йөз белән бу хатны укырга керештек. Анда мондый сүзләр язылган иде: Исәнме, минем исемем Гариф. Мин бу өйгэ 1980 нче елларда килгән идем.  Әлеге өйгә мин үземнең сорауларыма үзем җавап бирергә тырышып бу өйгә таба юнәлдем. Башта аңламадым, нигә? Мин калган гомеремне монда үткәрдем. Бала чагымда мине артык яратмадылар, артык карамадылар,миңа артык игътибар бирмәделәр. Мин тынычлыкны яратып үстем.

Кайда карама миңа гел монда җеннәр булуын сөйләделәр. Әмма бу дөрес сузләр булмады. Бу өйдә вакыт бик озак сузылганын аңладым. Үзем белән бабай буләк иткән сәгатем бар иде. Төнге унбер булганда да әле кояш күктэ яп-якты булып балкый иде әле, кояш торган урынында торды. Минем исәпләвем буенча бер ай монда тогәл бер тәүлек .

Егерме җиденче булмәдә күргәнсездер, бер җәймә бар анда. Ул җәймә теләкләрне чынга ашыра. Мин ,соңгы булмәдә кыйбатлы җиһазлар булуын теләдем. Чөнки бала чактан ук мин күренекле галим буласым килде. Мин монда торырмын дигән фикерем юк иде. Минем планнарым буенча тиз генә карарга да китәргә иде.Үзем белән азык-төлек алмаган идем. Икенче булып бик куп ризык булуын теләдем. Әмма беренче теләк белән ялгышканмын.  Чөнки бер кешегә ул бер генә теләк үти алганын һәм теләк теләгәннән соң бу өй инде сине чыгармый икәнен, мин соң анладым.

Хәзер син инде фикереңне туплап уйлап кара. Кирәкме сиңа  мондый гомер?  Әгәр мин үз үземә ябылмаган булсам, башкалардан сорап, белешеп, үз сорауларыма жавап тапкан булсам. Минем гомерем андый кыска булмас иде мин ачлыктан үлүемне анладым…

27 нче июнь   2001 нче ел.                                                                                          Мэргинов Гариф

Бу хатны укып, мәгънәсенә төшенгәч. Без ашыгып-кабаланып тышка таба йөгердек . Бу сәер өйдә без ике тәулек  уздырганбыз. Артка карамыйча да без үзебезнең туган йортыбызга, газиз ата-аналарыбызга кайттык. Бу хәлне без башта беркемгә дә сөйләмәскә булдык.

Вакыт уза. Айлар, еллар уза. Бу өйне җимереп бетерик дигән  сүз чыга. Без инде өй турында сөйләргә булдык. Бу хәбәр хәтта газеталарда да басылып чыкты. Бу өйне инде сутеп ташладык. Аның урынына бернәрсә дә тозергә булмадык.

Бу хәлдән соң авылыбыз матураеп кына киткән кебек булды. Ел саен нәрсә дә булса төзелә башлады. Менә бу елны бик матур гына мәктәп төзелеп килә. Ә бездән соң калган буынга бу вакыйганы әкият кебек кенә сөйли башладылар. Менә нинди хәл бит ,  сәер өй…

 

Газетдинова Алина Даниловна
Страна: Россия
Город: село поисево