XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сөекле татар теле

Сөекле татар теле

 

Башымда ак калфак минем,

Бизәкләп чигелгән бел.

Дүртенче сыйныфта укыйм.

Исемем исә Сөмбел!

 

Мин укыган белем йорты

Бары хөрмәткә ия.

Лениногорск көзгесе

Мәктәбем-гимназия!

 

Тырышларны тик үз итә

Кояшлы белем иле.

Син Тукайны бүләк иттең

Сөекле татар теле!

Рахманова Сюмбель Ильгамовна
Страна: Россия
Город: г.Лениногорск