«Роберт абый, исәнме»,-дип
Эндэшим эле сина.
Шигырьләреңне яратам,
Абый кебек син миңа.
Укыган саен укыйсы
Килә синең язганны.
Укый торгач, белдем инде
Энекәшне каян алганны.
Мактанасым килә эле,
Мактанчык булмасам да.
Урысча бик шәп сөйләшәм,
Шәһәрдә тормасам да.
Авылда ук булмаса да
Зоопарк та бар безнең.
Балалар йортындагысын
Күргәнегез юк сезнең.
Авылда да бит хәзер,
Нәкъ шәһәрдәге кебек.
Кәнфит ашыйм рәхәтләнеп,
Бер авылга өч кибет!
Кунакка бер кайт әле син,
Мин кунаклар яратам.
Кайтам дигән хәбәр булса,
Бар авылга таратам.
Роберт абый кайта дисәм,
Барысы да киләчәк!
Олысы да,кечес дә
Син молодец диячәк!
Эбием дә килер әле,
«Улым, рәхмәт сиңа «,-дип.
Синең шигырьне эби дә
Бик яратып укый бит.
Кыек-мыек эшләр эшләп,
Куйган чак та булгалый.
Андый чакта тәртипсезләр
Почмакта да торгалый.
Эба миңа шундый чакта
Бирә синең китапны.
Укып чыккач,уйлап куям,
Минем турыда Роберт абый
Каян белә шул чаклы?
Роберт абый,шундый хәлләр,
Сөйләр сүзләр күп сиңа.
Кайтам яме, көтеп тор дип,
Яз әле җавап миңа.