Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Өркәк кар бөртекләре

Өркәк кар бөртекләре

Күптән көтелгән кыш та килеп җитте. Инде күптәннән күлмәкләрен салган агачлар, ак калын юрганга ябынып, тирән йокыга талганнар. Тышта тып-тын: буран да юк, кар да яумый.

Төш вакыты иде. Күктә кояш балкый, әмма җылытмый. Бөтен дөнья ап-ак. Урамда суык. Сирәк – мирәк кешеләр дә күренгәли. Барысы да калын киенгән: җылы шарфларга төренгәннәр, колаклар бүрек астына яшеренгән, ә куллар — бияләй җылысында.

Шул вакытта кар болытында дистәләгән кар бөртекләре җиргә төшәргә әзерләнә. Кар бөртекләре матур, сүз дә юк! Берсеннән — берсе матур. Берсе йолдыз кебек алты нуррлы, икенчесе алты таҗлы бәллүр чәчәкне хәтерләтә, өченчесе исә кыйммәтле алмаз кебек ялтырый иде…

— Сезгә кузгалырга вакыт, — дип, җил аларның исләренә төшерде.

Барысы да әзерлек белдерде. Ә бит алар үзләрен нәрсә көткәнен, кайда булачакларын белмиләр. Шулай да табигатькә файда китерергә җыендылар.

Бар кар бөртекләре дә каушап калды. Аларның бер яктан җирне күрәсе, табигатькә кышны чыгарга ярдәм итәсе, кешеләрне исә кышкы матурлык белән сөендерәселәре, сокландырасылары да килә иде. Ләкин икенче яктан карасаң, алар өркәләр, аларга куркыныч.

Кинәт кенә аларның туган болыты төрле якка чайкалды. Кайбер энҗе бөртекләр күңелле, шат кәеф белән бөтерелә-бөтерелә, ә башкалары ышанычсыз, талгын гына түбән төшә башладылар. Ә өченче төркемнәре кискен генә болыт кырыена эләгеп, куркудан күзләрен йомдылар. Һәркайсы өзелергә курыкты.

Кар болыты моны сизде һәм яңа көч белән селкенеп алды. Бу вакыйгагадан куркак кар бөртекләренең коты алынды.

Һәрбер кечкенә кар бөртеге акрын гына аска таба юнәлде. Алар кар әйләнәсе буйлап оча. Биткә салкын, әче җил өрә.

Ботакларга, агачларга, өй түбәләренә, барлык җиргә күренми торган ак парашютлы кечкенә генә энҗе кар бөртекләре очтылар, язмыш кочагына ташландылар…

Кар бөртекләре зур һәм мамыктай. Кайда түшәләсен, алга таба үзләре белән ни булачагын белми иде өркәкләр. Әлегә…

Исламова Алина Айратовна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 06.05.2007
Место учебы: МБОУ "Поисевская СОШ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Актанышский муниципальный район
Город: Актаныш