XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ракияның авыр уйлары.

Бүген никтер Ракияга ямансу булып китте. Үзе дә сизмәстән, авырайды, үткәннәре күзалдына килде, күзләрен йомды…

Тормышы бик авыр булды шул аның. Балачагы да булмады, әллә булып авырлыклар аша исендә калмады. Гаиләдә җиде бала арасында ул олысы булды. Әти-әнисе бик ярлы, авыр тормыш алып бардылар. Үзләренчә тырыштылар да инде алар, тик мантып китә алмадылар шул гомерләре буена. Үзе дә бик иртә эшли башлады. Күрше авылда почта ташучы ярдәмчесе дә булып эшләде, сыер да сауды.Ул вакытта ай буена эшләп алып кайтып биргән 25 сумына әнисе кибеттән тәм-томнар алып чыгып кечкенәләрне сыйлый иде, ай буена җитәрлек азык алмаса да, атналык азыкка җитә иде. Әллә тормышлары азрак җиңеләймәсме дип уйладымы икән әтисе, иртә кияүгә бирде. 17 яшендә тутырмаган көйгә ике тапкыр хатын аерган, кап-кара дулкынлы чәчле, кыска буйлы, 28 яшьлек егет аны ат белән килеп алып китте. Күрше авылга гына түгел, ә күрше районга.

Н.авылы. Зур тарихлы олы авылга шулай итеп кияүгә чыкты. Әле 1967 елда бу авылның олы тарихлы авыл булуын күрергә була иде. Сәнәкчеләр сугышыннан калган җир асты юллары, күпне хәтерләүче аксакаллар авылда байтак иделәр. Яңа гаиләсенең тормыш итүе, үзенекеннән аерылып тора иде шул. Ихата тулы мал.Тормышның җиткәнлеге күрә. Авылдашлар арасында гына түгел,ә күрше тирә як авыл халкы арасында да бу гаиләгә рәхмәт әйтеп яшәүчеләр күп иде. Бик ярдәмчел иде шул бианасы да,ире дә. Бианасы 19 гасыр туган, илнең барлык авырлыкларын ире белән иңгә иң үткәргән олы яшьтәге апа иде. Ул вакытларда авылдан авылга йөреп сату итүчеләр кереп кунып кына чыксалар, мәктәпкә чит авылдан йөрүчеләр кышкы буранлы чорларда яшиләр иде аларда. Бер генә вакытта да караңгы йөз белән каршы алмадылар бу йортта, һәр кеше үз өенә кайткан кебек керде.

Киң күңелле ире аның туганнарында якын итте. Рузалия, Рәшидә, Газинур Н.авылы мәктәбен бетереп чыктылар. Ире аларны бик якын итте. Кеше кимәгән киемне кигертте,кеше ашамаганны ашатты. Әле авылдан чыгып еракка йөрүне күзалдына китерә алмаган чагында, алар Таҗик якларына кунакка йөриләр иде инде җизнәләренә ияреп. Рәмзия, Изил, Шайхнурын да ярдәменнән ташламады. Ике яшьлек Изилне үз баласы кебек күрде ире. Әле бит үзе ул 8 класс белемле генә иде кияүгә чыкканда, Н.авылы урта мәктәбенең кичке мәктәбен бетерде. Туганнары белән бергәләп Минзәләдә укып чыкты. Аннары бер — бер артлы сеңелләрен кияүгә бирделәр. Яңа тормыш башлар өчен ни-нәрсә кирәк берсендә җәлләмәделәр алар. Әйбер кирәк булса йөгереп диярлек кайтып җитәләр иде. Өстәлләрендә ите дә, балы да өзелмәде. И мәрхүм ире нык тырышты шул, бигрәк уңган кеше иде. Булсын, дип яшәде. Совхоз эшенә дә җитеште, ихата мал – туарында мулдан тотты. Бер бакчасында утарталык иде. Беренче аерткан балны күрше тирәсенә таратып бетерсә, икенчесен минем туганнарга, аннары гына үзенең туганнарын карый иде. Карый иде дип,алар үзләре дә ярдәмчел булдылар. Ире Назыйф 16 баладан иң кечесе. Ачлык елларын, тиф чирләрен узып, сугышны да исән-сау кайткан ике абыйсы, Назифтан берничә яшькә өлкән абыйсы һәм апасы бар иделәр. Биемдә 1972 елны гына фани дөньяга күчте. Өч балалары булды. Олысы хәрби хезмәтне сайлады, бүгенге көндә дә хәрби хезмәттә. Икенче улы авылда калды. Югыйсә мал врачына укып чыкты, никтер техника арасында булды. Кечкенә кызларының тормышы катлаулы булды, аны тагында ныграк авырайтучылар менә нәкъ аның туганнары булды да инде. Кечкенәдән кызым да бит гел әтисе янында булды. Трактор йөртте, велосипедта йөри белмәде, шуңа мотоциклда чапты. Ат өстенә утырып йөри иде. Аңа карасаң хәзер дә аның шундый булуына ышанмас. Көтүдән кайтмаган һәр сарыкны эзләп ала иде. Үзебезнекен генә түгел, күрше тирәнекендә. Ракия бүген уйларын җыеп утырганда үзе дә сизмәстән елмаеп куйды. Хәтерли әле ул. Кызы инде кияүгә чыккан, әтиләре сүзе белән яңадан гаиләсе белән авылга яшәргә кайткан вакыт. Бер төн кунарга биемнәренә китте. Ә көтүдән 8 баш сыерны алып кайту Ракияның үзенә калды. И интекте соң ул! Көчкә таныды, көчкә алып кайтты җыеп аларны. Кайту белән бөтенесенең мөгезен зәңгәргә буяды. Ә бит кызы көтү кайтканда күрше сарыгы узса да, әнә аның сарыгы узды,дияр иде. Хак та узган булыр иде. Йөзләреннән таный иде аларны. Артларыннан барып, сыртына күтәреп салып кайтыр иде. Ничек авыр булмады икән ул аңа? Әтисенә ошаган шул ул. Бик ярдәмчел кешегә,үзе турында уйлый белми. Менә шушы кызын никтер Ракияның сеңелләре бик кактылар, үзенә дә төрле сүзләр ишеттерделәр. Кызының юлында һәрчак аяк чалучылар алар булды. Бигрәк тә ныклап төрле киртәләр корулары, ире үлгәч башланды.

Иң беренче эш итеп өеннән килеп кудылар. Менә гел аңламый инде, ничә катлар утырып уйлады ул, шул вакытта да. Хәзер дә җавап эзли: ”Нишләп алар аның баласына кагалар?” Барыбер очына чыга алмады. Кызы түзмәде көндә тавыш чыгарып килеп йөргән Рәшидә апасына, гаиләсе белән шәһәргә чыгып китте. Яңа салып кергән өйнең ишегенә йозак эленде. Югыйсә әтисенең олы теләге булды соңгы елларында,кызына өй салып бирү. Кызы да салып керер өчен барын эшләде. Тик бу өй сөенеч китермәде аңа. Эх, бу туганнарга ни җитмәде икән?! Рәшидә, Рузалия, Изил килеп Чәчкәне өч баласы белән авылдан чыгарып җибәргәнче тырыштылар бит. Шуның белән эзәрлекләүләре бетсен иде дә, юк шул. Менә инде Чәчкәнең утыз ел тормыш корып яшәвенә, тик аңа никтер һаман минем сеңелләр, сеңелләрнең балалары ирек бирми тыныч яшәргә. Аның авыр тормышына мин гаепле булам бит инде, дип уйлады Ракия. Хәзер сеңелләреннән үзенә дә көн юк. Читенсенмиләр дә:” Ник Чәчкәне яклыйсың,ул сиңа кем?”-дип сорыйлар бит әле. Эх, кайда ялгыштым мин?

Ракияның башында сораулар күп, җаваплар юк. Аның менә шулай күзләрен йоммыйча да караңгыланган якты дөньядан качасы килеп китте. Әллә шуңа озак кына күзләрен ачмый утырды, уйларын барлап.

“Әби, әби”,- дигән сүзләр аны уйларыннан айнытты, йөзенә елмаю кунды. Күзләрен ачса, янында бүгенге көндә гел янында булган кызының сигез баласы басып тора иде. И аллам, күр әле шушындый гүзәллекне кара дөньяга алыштырып утыра икән бит.” Я Раббым, ичмасам шушы балаларның юлларында минем туганнар, аларның балалары очрамасын. Кызым кебек киң күңелле, якты йөзле кешеләр генә очрасын”, — иде дип, зәңгәр күккә күзен төбәде.

Королева Карина Булатовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны