Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Мадаминова Асия Гайратовна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 26.07.2006
Место учебы: Муралинская основная общеобразовательная школа
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Кайбицкий муниципальный район
Город: Казань
Перевод с татарского на русский
Категория от 14 до 17 лет
Рәшит Бәшәр «Энекәшеңне алып китәргә килдек»»

Энекәшеңне алып китәргә килдек

— Бабаң тегүче иде синең. Ул теккән киемне кимәгән кеше калмагандыр. Тирә-як авыллар бусаганы төшерә иде. Керәшен агайлар, өр-яңа тунын култык астына кыстырып, өйдән чыгып китәргә өлгерми, ишектән чирмеш хатыннары елмая:

-Исан гынамы, абзи! Ходай саулык бирсын!

-Бик шәп ат бар иде безнең. Ат кынамы соң… Бер-беренә терәлеп торган абзарлар, зур ак келәт. Бәрәңге бакчасыңың түбәнге өлеше – ындыр табагы. Чабагач белән шап-шоп ашлык суга идек. Үзебезнең җирдә үстергән ашлыкны. Ул ишегалдындагы кош-корт, мал-туар…

Бабаең бал корты шикелле тырыш булгач, тормыш нык, таза иде безнең.

Ялкау каккан казыгын да миченә яга…

Әнисе оекбаш бәйләгән җиреннән туктап кала, ә аклы – каралы песи, йомгакны тәгәрәтә-тәгәрәтә, мич астына ук кереп китә.

-Ах, шайтан! Өстерәп чыгар шуны, йомгакны чуалта.

Рәфит, мич астына иелеп. Песине тәпиеннән эләктерә.

-Бабаең атын җигәр иде дә, өязгә чыгып китәр иде. Өязгә чыгуның ни икәнен белмисең син. Өйдән читтә эшләп йөрү була ул. Китә дә бара Киров якларына. Айлар буе йөри-йөри шактый гына акча эшли. Аннары, атын юырттырып, исән кайтуына сөенә- сөенә, капка төбенә килеп туктый. Аты кешнәп җибәрә. Туган өй төбенә килеп туктый. Аты кешнәп җибәрә. Туган өй бөтен кешегә дә кадерле.

Колхозга куып кертә башлагач, бабаң каршы килде. Атны да, арбаны да алып чыгып киттеләр. Абзарларны да колхозныкына куштылар. Фермага күчерделәр. Авыл куштаннары самавыр белән мәндәрләрне алырга кергәч, кеше белән гомер сүзгә килмәгән әнием, йә сез, йә мин, дип, балта тотып, тупсага басты. Балаларга йокларга урын-җир дә калдырмас идегез мәллә, оятсызлар, дип, балта белән кизәнде. Җыен куштан чыгып тайды. Бабаң балтаны, әбиеңнең кулыннан тартып алып, ишегалдына атты.

Бабаң колхозга озак керми йөрде әле. Өнәмәде ул аны. Ялкауларга кояш чыкты, тигезләделәр халыкны, эшләгәне дә, эшләмәгәне дә бер табактан ашар инде хәзер дип, бакчадан керер иде дә, чабатасын салып, сәкегә сузылып ятар иде. Аннары, җилкәсенә капчык белән солы салып, фермага менеп китә. Аты янына. Мине күргәч, күзләреннән яшьләр тама малкайның дип, еларга җитешеп төшә фермадан.

Колхозчылар печән-мазар алып кайтканда, капка төбендә тукталмый китми ат. Капка баганалырын иснәп тора.

Беркөнне бик борчылып, кара көеп кайтты бабаң.

-Син нәрсә, кулак койрыгы, Сәвиткә каршы киләсең, Себердә черисең килә мәллә, — дип, өнен алганнар мәрһүмнең.

— Ходай кушканга каршы килеп булмас, керергә кирәк колхозга – дип, гариза язып, илтеп бирде кәнсәләргә.

Заманасы корт күче кебек гөҗләп тора иде шул.

Песи баласы, йомгакка уралып,янә мич астына чума.Әнисе оекбашны өстәлгә куя:

-Мырау уйный торсын, мин ял итим.

Әнисенең сыңар кул белән оекбаш бәйләгәнен аптырап карап тора малай. Инәләрне ничек тиз, ничек оста чалыштыра әнисе, кулына күз иярми. Ике куллы диярсең. Инәнең бер очын чүпрәк ураган уң беләгенә терәп куя да исән кулы белән бәйли дә бәйли. Йомгак кечерәйгеннән-кечерәя.

Рәфит менә ике куллы булса да , әнисе күк тыгыз, пөхтә итеп бәйли алмас иде. Оекбаш бәйләү – кызлар эше. Рәфит тә бәйләр иде, тик өйрәнеп кенә җитә алмый. Өйрәнер дә, бәйләр дә әле. Эшнең ояты юк, ди бит әнисе.

-Улым, бәрәңге генә юып керсәңче! Тамагыгыз ачкандыр.

Капка төбенә машина килеп туктады.

Әнисе тәрәзәгә капланды.

Рәфит тә борынын пыялага төртте:

-Без авырмыйбыз бит, әни. Нигә безгә керәләр алар?

Ишекне шакыдылар.

-Керегез, кер! Аягыгызны салып керегез! Бер кул белән идән юуы мең газап,-дип каршылады керүчеләрне әнисе.

Ак халатлы апаларның берсе:

-Идәнегез сап-сары,апа.Кырып югансыз бугай. Сез юганга охшамаган да бу,- ди-ди, түфлиен салып,өйгә узды. Керергә дә, кермәскә дә белми баскыч төбендә уңайсызланып басып торучы апага борылып, урасчалатып нәрсәдәр әйтте.

Марҗа апа:

-Здравствуйте! – дип, Рәфитнең учына чикләвек салды.

Икәуләп өйгә керделәр.

Олылар сөйләшкәндә, ишегалдында энесе белән чикләвек кенә ватып утырасы да бит. Түзмәде Рәфит, мич кырына килеп басты.

-Безгә хәбәр иттеләр, апа. Авыл советыннан. Берүзенә бик авыр, диделәр.

-Мин аны сезгә биреп җибәрергә тиешмени инде? Авыл советы әйтә дип.

Рәфит, алып китәләр икән дип, өнсез калды. Рәхмәт абыйсы онытмаган икән теге вакытта тыкрыкта ут якканны. Кәлимулла нишли микән хәзер? Капка төбендәге машинада утырмый микән?

Әнисе, улының мич төсле ап-ак йөзен күреп:

-Курыкма,улым,курыкма! – дип Рәфитнең башыннан сыйпады. Энеңне детдумга сорап килгәннәр әнә.

-Өең дә бик иске икән, апа. Җимерелеп төшүеннән курыкмыйсыңмы? Төнлә җимерелсә.. – дип,түшәм ярыкларыннан ара-тирә идәнгә коелган тузанга карап-карап ала.

-Шахразый өй сатып алып бирәм, диде . Колхоз исәбенә.

-Шулай да безгә бирсәгез, начар булмас иде, апа. Тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй…

-Ач тормыйлар алар, ялангач та йөрмиләр. Биреп җибәрсәм, сагынып үләм бит мин аны. Телен дә онытыр.

-Килгәләп йөрерсез . Теләсәгез, алып китәрсез.

-Анысы шулай да инде. Әмма..

Марҗа апа алар сөйләшкәнне аңламый, өстелдәге оекбашка карап сүзсез генә утыра.

Күзлеклесе:

-Энекәшеңне алып китәргә килдек,- дип, Рәфиткә елмая.

Юк, чикләвек белән алдый алмассыз сез Рәфитне.Чикләвекне кире бирер иде дә, кызганыч. Күлмәк кесәсен ничек җылытып ята әнә.

-Бирмим,бирмим мин сезгә Дәүфитне! – Малай, елый-елый,ишегалдына атылды. Койма ышыгында песи борчагы җыеп маташкан энесен абзарга өстерәде.

Өйдән чыктылар.

-Хәлегез бик авырлашса, хәбәр итәрсез, апа. Оялмагыз!

-Юк, юк! Килеп йөрмәгез бүтән, вакыт әрәм итеп. Кем тапкан, шул карый баланы, сеңлем, кеше үз туфрагында үссен. Үз җирендә. Күчереп утырткач, тәрәзә төбендәге гөл дә сула…

Капка төбендә машина кузгалып киткәне ишетелде.

Дәүфит:

-Тү-түт,-дип, абыйсының күзләренә карады.

Рәфит, сөенә-сөенә, аңа чикләвек тоттырды

«Мы пришли, чтобы забрать твоего брата», Рашит Башар

-Дедушка твой был портным. Не было человека, который не одевал бы сшитый им одежду. Приходили из соседних деревень. Не успеют крещеные мужики сойти с порога, как только на дверях появляются их жены:

-Здравствуй, абзи! Дай Бог вам здоровья!

-У нас была очень хорошая лошадь. Даже не лошадь.. Рядами стояли сараи, белый большой сарай. На нижней части картофельного поля расположен ток. Хлеб молотили цепом. Выращенный на своей земле хлеб. Сколько было во дворе животных…

Дедушка был очень трудолюбивый, как пчела, поэтому наша жизнь была благополучная. Ленивый даже кол топит в печь, а дедушка…

Котенок, играя с клубком, подкатил его под печку и мама остановилась от вязания.

-Ах, сатана, запутал клубок, убери его.

Рафит нагнулся под печь и схватил за лапки котенка.

-Дедушка запрягая коня выезжал на уезд. О выезде на уезд тебе еще ничего не известно. Это работа в стороне от дома. Он уезжает в Кировские стороны. И месяцами зарабатывает деньги. После этого радостно возвращаясь, остановится у ворот. Лошадь ржет. Родной дом всем дорог.

Во вступление в колхоз дедушка был против. И лошадь, и телегу забрали. Хлев соединили в колхоз. Перевели на ферму. Когда деревенские подхолимы приходили забрать самовар и подушки, мама, никогда не вступившая в конфликт с людьми, выставила их за порог. «Бессовестные, даже не оставили бы детям спать », — замахнувшись топором, грозилась им мама. Все подхолимы скорее ушли. Дедушка, вырвав топор из рук бабушки, выкинул во двор.

Дедушка долго не вступал в колхоз. Не воспринял он его. Он был не согласен с тем, что сравняли всех людей, трудяг и лентяев, говорил, что все теперь будут есть из одной чаши. Вышел из сада, снял лапти и разлегся на кровати. Потом, взяв на плечо мешок с овсом, пошел на ферму. Увидев дедушку, из глаз лошади выступали слезы, и дедушка заплаканный уходил из фермы.

Когда колхозники возвращались с сеном, лошадь приостанавливалась около нашего дома и нюхала столбы ворот.

Однажды дедушка вернулся взволнованным.

-Ты что, кулацкая харя, против советов идешь? Хочешь в Сибири сгнить ? – пугали покойного дедушку.

-Не дай Бог, нельзя идти против. Надо вступить в колхоз. — сказав, написал заявление и отнес в канцелярию.

Время было неспокойное.

Котенок залез под печку и свернулся в клубок. Мама, положив шерстяные носки, сказала:

-Котенок пусть играет, а я отдохну.

Мальчик удивленно смотрел на маму, которая вязала одной рукой. Как она мастерски ловко вяжет нитками и спицами. Не успевают глаза следить за ее руками. В две руки как будто. Переместив вязание на левую руку, вяжет и вяжет. Клубок все меньше и меньше.

Рафит, имея две руки, не может опрятно и туго вязать как мама. Вязание – работа для девочек. Рафит тоже бы вязал, только у него не получается. В работе стыда нет, говорила мама.

-Сынок, вымой и занеси картошку. Проголодались небось.

У ворот остановилась машина.

Рафит тоже уткнул в окошко свой нос.

-Мы же не болеем, мама. Почему они к нам заходят ?

Постучались в дверь.

-Заходите – заходите. Снимайте обувь. Одной рукой мыть полы, тысяча мучений,– встретила гостей мама.

В белом халате тетя:

-Полы очень желтые. Начисто вымыты. Будто бы не вы мыли, — сняв обувь, вошла в дом.

Мама позвала в дом стоящую на пороге женщину.

Русская тетя:

-Здравствуйте! – и положила в ладони Рафиту орешки.

Вдвоем зашли в дом.

Во время разговора Рафит и братик сидели около двери грызли орешки. Не сдержался он, подошел на угол печки.

-Нам сказали с совета, что вам одной очень тяжело.

— По словам сельсовета, я должна отдавать своего ребенка?

То что его заберут, Рафит сильно испугался. Дядя Рахмат видно не забыл о том дне, когда на переулке он зажег огонь. Чем занимается сейчас Калимулла ? Не сидит ли на машине во дворе?

Мама, увидев своего бледного, как печь сына:

-Не бойся, сынок, не бойся. – говорила она, погладив по головке. — Братика хотят забрать в детдом.

Рыжая длинноволосая женщина в очках все время твердила одно и то же:

-Дом — то старый. Не боишься ,что упадет? А вдруг ночью разрушится…-

и сама время от времени поглядывала на осыпанные от потолка пыли.

-Шахрази говорил, что он выкупит дом за счет колхоза.

-Но все равно будет лучше, если отдадите в наши руки. Вам будет легче. Будет и сыт, и одет.

-Они же не голодные и обуты. Если отдам вам, я умру с горя. А вдруг и язык родной забудет.

-Будете приходить. Если хотите и забирать его.

-Так — то так. Но все-таки…

Русская не понимает их разговор, все время смотрит на вязаные носки на столе .

— Мы пришли забирать твоего братика, — улыбается, посмотрев на Рафита, женщина в очках.

Нет, вы не сможете выманивать Рафита своими орешками. Он отдал бы орешки обратно, да жалко. Они так греют карманы, что расставаться не хочется.

-Не отдам, не отдам я вам Дауфита! – со слезами на глазах выбежал мальчик во двор и затащил братика в хлев.

Вышли из дома.

— Если вдруг вам станет плохо, то зовите нас. Не стыдитесь, апа!

-Нет, нет! Больше сюда не приходите. Время зря не тратьте. Милая, кто породил, тот и вырастит ребенка. Пусть растет на своей земле. Пересаженный в другой горшочек цветок тоже погибает.

Было слышно, как тронулась машина.

-Тю- тют, — сказал Дауфит, посмотрев на глаза брата. Рафит от радости дал ему орешки.