Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Рәнҗемәче миңа, әнием !

Шатлыкларым булса, борчу килсә,
-Әнием! — диеп сиңа эндәшәм.
Җылы иңнәреңә башым куеп
Иркәләнәм шушы көнгәчә.

Изге догаларың саклый мине
Кыек юлдан, бәла-казадан.
Безгә булган чиксез кайгыртуы
Вулкан сыман ташый аңардан.

Тик кайчакта синең киңәшеңне
Тыңламасам, колак салмасам,
Берүк миңа рәнҗи күрмә, әнием,
Авыр сүзләр әйтеп ташласам.

Үкенепләр гафу сорыйм синнән,
Ана хакын кайчак онытабыз.
Байлык җыеп, карьера ясарга,
Дөнья читләренә юл тотабыз

Ялгыз килеш үстерсәң дә безне,
Абыемны һәм мин – нәни кызны.
Әни бәгърем — син миһербан иле
Юаттың гел ятим җаныбызны.

Синнән килгәншушы җылылыкны
Охшатырга мөмкин тик кояшка
Тик төннәрен ул да Җирдә сүнә
Әни кала салкын тоймаска.

Әни,җаным, миһербанлы зат син
Рәнҗемә син миңа, тик дога кыл.
Синең догаларың ярдәмендә генә
Догачың булырмын, үтмәс күп ел.

Һәр кешенең гомере чикле була
Бу дөньядан ләкин киткәнче
Әниләргә без изгелек кылыйк
Җәннәтләргә Аллаһ илткәнче.

Я Аллаһым, әниемне сакла ,
Кайгы – сагыш белән сынама
Балалары игелекле булсын.
Аналар бит, шулай сынала.

Минвалиева Илюза
Страна: Россия
Город: Казань