Кем өчендер мин бик усал кебек
Усал булмый кая барасың?
Колач җәеп каршы алмый шәһәр
Саф күңелле авыл баласын.
(Э.Җәлилова)
Август ахыры якынлашса да, бар табигать әле җәйдә: агачлар яшел ефәккә күмелгән, иртәнге чык тамчылары таң кояшына елмаеп карый, ә ул, үз чиратында, бар дөньяга җитәрлек җылысын сирпи, терелеккә сәлам бирә. Авыл халкы да тик тормый: иртәдән егетләр, чыбыркыларын тотып, авыл башына көтүгә юнәлә, һәрберсе акрынлап бакча, басуларны көзгә таба әзерли, уңыш жыя. Көз килүен хәтерләтеп, аҗаган да күк йөзен ешрак үбә, кояш гадәттәгедән иртәрәк бата.
Ташкичүдә яшәүче Рәйхан өчен, бу иртә дә, башкалары кебек үк, шул ук мәнфәгатьләреннән, ягъни, сыер савудан башланды. Сыерын савып, сөтен тапшыргач, ул, гадәттә, авылның бер читендә урнашкан күл буена барып, андагы талларга сөялеп, үзенең үтә дә югары, нечкә тавышы белән «Рәйхан»ны сузарга ярата иде. Ләкин бүген аны һәр иртә биләп алган бу теләге, үзенә күрә бер хыялы чынга ашмады, чөнки малларны көтүгә озату бүген аның өстендә иде. Гәрчә малларны иртәдән көтүгә гел атасы чыгарса да, Рәйхан аптырап тормады, бу эшне җиңел башкарды. Сүз уңаенннан, кичә аңа атасы иртүк күрше авылга барып кайтасын кисәтеп калдырган иде.
Мал-туар белән эш тәмам, ә хәзер өйдәгеләрне кайгыртыр вакыт. “Өйдәгеләр” дип Рәйхан әтисе Рәфисне һәм энесе Бәхтиярне йөртә. Ундүрт яшендә йөрәк авыруыннан анасын югалткан кызчыкка тормыш арбасын тарту җиңел булмаса да, ул күңел төшенкелегенә бирелмәде. Иртән, күл буеннан кайткач, энесе, атасына аш әзерләде, бүген дә исә, аларны кайгыртмый үз эшләре белән шөгыльләнмәде, Бәхтияр уянганчы, юка авыл токмачыннан аш салды, өстәлгә җиләк-җимеш, бакча яшелчәләрен тезде.
Рәйханга бары уналты гына, ә ул, кайбер хатыннар утыз-кырык яшендә эшли белмәгән эшләрне башкара, өстәвенә яхшы укый, җырлый, бии иде. Ни өчен? Чөнки әнисенең якты дөнья йөзеннән китүен Рәфис абый бик авыр кабул итте: анда психик авыру башланды. Ягъни ул тормышының бөтен мәгънәсен югалтты, аралашулардан читләште, үз эченә ябылды. Ә Рәйханның атасын төрле хастаханәләргә алып барып дәвалыйсы килсә дә, аның материаль мөмкинлекләре юк иде. Әмма Рәйхан ышана килде: кайчан да булса ул аны Казанның, кирәк икән, җир шарының иң яхшы хастаханәсенә алып барачак, бары тик әтисенең озын-озак яшәве генә мөһим!
Күз ачып йомганчы кич төште. Рәфис абый да кайтты, үзе белән кечкенә күчтәнәчләрен онытмаган. Кәнфит-прәннек белән чәйләп туктаганнан соң, Рәйхан һәр иртә күңеленә тынычлык бирә торган җиренә бармый калганын әйтте дә, рөхсәт алып, тулган айда күл буена чыгып китте. Һава шундый саф, аның чыңлавы урамдагы һәркайсының колагын иркәләде, ә тулган ай йөрәкләргә үзенчә юаныч өстәде. Рәйхан төшеп җиткәч, озак кына уйга талып тал төбендә утырды, бу мизгелдә аңа яшәү шул кадәр рәхәт тоела иде, хәтта бар кайгыларын онытып, шатлыгыннан күңеле тулды. Ниһаять, ул, күккә багып, әнисен искә төшерде дә акрын гына
«Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул» дип сузып җибәрде. Назлы тавышы көчәйгәннән-көчәя барып, үз тавышы кызны еракларга алып китте. Шул мәл татлы газапны бозып, яннан үтеп барганның:
«Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?», дип җырлаган калын, шул ук вакытта бик үтемле тавышы ишетелде. Бу егет кечкенәдән үк Рәйханга күз атып йөргән Габбас булып чыкты. Рәйхан да моны белә, ләкин тагын бер тапкыр егеткә «юк» дип әйтү теләге дә, кәефе дә булмады. Егет, янына килеп утыргач:
– Ни өчен үртисең син мине, Габбас? Син мине чынлап та Гаделне калдырып, сиңа ташланыр, дип уйлыйсыңмы?
– Юк, әлбәттә. Ләкин мин бит ахырда синең барыбер аның белән булмаячагыңны беләм…
– Күрәзәче түгелсеңдер бит?! Әкият сөйләргә дисәң, сиңа куш инде! Тыңлап утырган булам бит әле мин аны.
Бу сүзләрдән соң Рәйхан авылга юнәлде, ә Габбас үз эченә генә «Кем әкият сөйли икән әле монда…», дип пышылдап калды. Дөрес, Габбас бер дә Рәйханны түгел, ә күбрәк үзен сөйде. Рәйхан үзенең Габбаска бары тик мин-минлеген тынычландырыр өчен генә кирәклеген яхшы аңлый иде.
Җәйнең калган соңгы атналары буена Рәйхан моңсулык белми рәхәт яшәде. Рәфис абый белән Бәхтияр дә Гадел турында хәбәрдәр, хәтта кайбер көннәрне алар егетне үзләренә кунакка чәйләп алырга да чакырдылар. Күп очракта Рәйханның тугызынчыны бетереп, калага китәсен, Казан театр көллиятенә укырга китәчәген сөйләштеләр. Рәйхан да Гадел белән шул кадәр бәхетле, хәтта егет булганда ул атасының авыруы турында да оныта иде.
Җәй – яшел кош. Очты китте. Бүген Рәфис абый, Бәхтияр, Гадел Рәйханны Казанга озата. Хушлашу минутлары шулкадәр авыр да, шул ук вакытта кадерле дә. Бүген Рәйхан авылдан Казанга баручы машинага утырып калага юнәлде.
Озак үтми Казанга барып керделәр. Шәһәр эченә кергәч, Рәйхан башын машина тәрәзәсенә сөяп, хозурланып, хыялланып бара иде. Әйтерсең лә Казан – Рәйханныкы, чөнки бу калага ул бар теләк-хыялларын чынга ашырырга өметләнеп килгән иде. Ул, тиз арада Ташкичүгә кайтмаячагын белгәндәй, юлдаш авылдашын кочаклап саубуллашты. Соңрак аны тулай торакка озаттылар, ул, бүлмәсен табып, урнашып та өлгерде. Бүген Рәйханга кадәр бүлмәгә кемдер яшәргә кергәне сизелә, чөнки өстәлдә ике чәйле чынаяк, алмалар тора иде. Шул секундта азрак җимерелгән, буявы купкан ишектән ике урыс кызы килеп керде: берсе Ольга, икенчесе – Катя икән. Рәйхан башта аптырап ни әйтергә белми карап торды, болар белән ничек танышырга да белмәде, хәер, чем кара толымлы, тыйнак күлмәктәге кыз, шортик, кызыллы-сарылы каре*, кендек күренгән футболкалар белән ни турында сөйләшә ала соң? Бу мизгелдә Рәйханның борынына эленгән ал күзлекнең кечкенә бер кисәге килеп төште. «Бергә булыйк, аерым торыйк», дип, булмагач, Рәйхан кызлар белән танышуга кыйды. Сүзне исеменнән башлап, кызларныкын сорагач, тегеләр бик коры гына җавап бирделәр.
Бу көннән башлап, озак вакыт узды. Ләкин Катя, Оля, Рәйхан арасында әле дә яхшы мөнәсәбәтләр юк иде. Берсендә Рәйхан үзенең Ташкичү авылыннан икәнен әйткәч, кызлар аннан «ташкичукча», дип көлә башлады, имеш Рәйханның кашы-чәче кара, күзләре дә татарныкына охшамаган, ә кашлары бөтенләй хатын-кызныкы түгел диярсең. Ләкин Рәйханның, киресенчә, бу тышкы сыйфатлары аның үзенчәлекләре икәнен исбатлыйсы килмәде, чөнки бар нәрсәдә аны гаепләүләре тамак төбендә утыра иде.
Көллияттәге ике курсны ай күрде, кояш алды – укуының яртысы сизелмичә дә узып китте. Менә Рәйхан кабат җәйгә үзенең Ташкичүенә кайтты. Әнә ул янәдән яланаяк басу-кырлары, болыннары буйлап йөгерә, һәр үсемлек, чәчәкне күргән саен аңа багышланган җырны исенә төшерә, аның башында ромашкалар, каеннар, бөдрә таллар турында җырлар уйный. Ә мәтрүшкәләрне күргәч, күңелен
«Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,
Өзелсәгез туган җирләрдән…» сүзләре били. Үзенең яраткан талы төбендә артык озак уйланып утыра: ул бит Казанга, борынына ал күзлеген киеп, зур хыяллар, зур өметләр баглап киткән иде. Ләкин нәкъ җырдагыча туган җиреннән өзелү аңа рухи яктан бик авыр бирелде. Вакыт белән ул зур калага күнекте, ләкин миллионлаган кеше арасында ул үзен ялгыз хис итә иде. Әлбәттә, татар театры бүлегендә ул үзенә дуслар тапты, әмма авылдагы дус-туганнарын беркайчан да күңеленнән чыгармады. Ә тора бара теге ал күзлек бөтенләй ватылып төште.
Ә авылда бар да үзгәрешсез: шул ук табигать, көтү, кешеләр, шул ук Гадел, шул ук Габбас. Бүген Рәйхан дус кызлары белән кич урамга чыкты, шунда ул Габбас белән Гадел арасындагы конфликт хакында хәбәрдар булды: имеш Гадел ниндидер сәбәпләр аркасында көтүгә чыкмый калган да, ә Габбас бу хәлне авыл советына барып сөйләгән. Ләкин Рәйхан артык детальләр белән кызыксынмады, чөнки авыру атасы, шуңа өстәп Бәхтиярнең бар малларны, ишегалдын үзе генә ешрак каравы да җиткән иде.
Янә сентябрь. Быел Гадел дә Казан төзелеш-архитектура университетына укырга керде. Ә Рәйхан өченче курска күчте. Уку елының тыгыз булуына карамастан, кыз эшкә урнашты, чөнки Рәфис абый эшкә йөрерлек хәлдә түгел, ә Бәхтияргә икеләтә авыр иде. Һәр ай саен ул хезмәт хакын Ташкичүгә җибәреп торды. Өченче курста укуына карамастан, бүлмәдәш кызларының Рәйхан белән дуслашуы уйларында да юк иде. Һәр елны Рәйханга ниндидер “сюрприз” әзерләү традициясен бозмыйча, бу кыш яңа ел алдыннан, алар, Рәйханның Гаделгә бирәсе бүләген алыштырып, тартманың эченә кумак һәм “Яңа 2008 нче ел белән!”, дигән открытка салып, кызның кәефен кырганнар иде. Рәйханны, кызларның әүвәлгечә: «Син мондый кыяфәтең белән бернигә ирешмәячәксең, Ташкичукча. Синең кебек кызларны зур театрга кем алсын?! Нинди Камал? Нинди дан? Нинди актерлык инде сиңа?» диюләре бер дә үпкәләтмәде. Чөнки ул бу сүзләр ярдәмендә үзендә көч таба, рухи яктан үсә генә барды.
Бу җәйне Рәйхан тулысынча Казанда эшләп уздырды. Рәфис абый белән аралашып тордылар, берара ул хәтта савыга башлаган кебек тә тоелды, чөнки кызының авыр мизгелләрдә Бәхтияр белән икесен ташламавы аны сөендерә иде.
Дүртенче курс җир әйләнәсе тизлегендә үтте, имтиханнар да тапшырылды, борчулар артта калды. Гаделенең әле тагын ике курс укыйсы алда, ә Рәйхан инде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына эшкә чакырулы. Бу шатлыклы хәбәр белән бүлешергә дип ул Ташкичүгә кайтты. Әмма кайтуына капка бикле, өйдә беркем юк. “Мөгаен, күрше авылга барып кайтырга уйлаганнардыр” дип, Рәйхан эскәмиягә барып утырды. Шул вакыт күрше Флүрә апа чыгып, Рәфиснең әле бер атна элек кенә бакыйлыкка күчкәнен җиткерде.
Рәйханның бугазына төер тыгылды. Ул берни ишетмәс, берни белмәс булды. Әйтерсең аны караңгы базга ябып куйганнар да, якты дөньядан бөтенләй аерганнар. Ул бу мәгълүматны бик озак үзләштерергә тырышты: күз аллары караңгыланды, сулыш алу авырайганнан авырайды, хәзер аның әтисенең дә, әнисенең дә юклыгын аңлау – йөрәкнең иң түренә пычак кадау белән бер иде. Сулыш ала алмаган күкрәгенә кулын куеп чирәмгә утырды да бар дөнья ишетерлек тавыш белән ярсып елый башлады. Рәйханның аңыннан мең сорау үтә: ни өчен аңа беркем дә хәбәр итмәде?! Бәхтияр кайда?! Өстәвенә ул үзен атасын соңгы юлга озатканда аның янында булмавы, хушлашырга өлгермәгәне, иртәрәк кайтмаганы өчен гаепле хис итә, тирги иде. Аның артык нык хыялларына бирелүе, үз теләкләрен чынга ашыру артыннан кууы — тормыштан читләшүнең бер сәбәбе икәнен ул бары тик шул мизгелдә генә аңлады.
Бер ел үтте. Рәйхан Гаделгә кияүгә чыгып, бәхетле тормышын яши иде, аның сөенече аз түгел, әмма әтисенең үлеменнән соң төзәлмәгән йөрәге аны исенә төшергән саен үкседе. Бәхтиярне алар балалар йортыннан үзләре янына алды. Ә Габбас, Казанга күченеп, үз бизнесын алып бара башлаган иде…
… 2 июнь. 2015 ел. Татар-информ.
– Рәйхан Рәфисовна, соңгы сорауга күчик: Татарстанның халык артисты булу өчен нинди юл үтәргә, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
– Беренчедән, рәхмәтле булырга. Әти-әниеңә, тәҗрибәңә, синең тормышыңда булган бар кешеләргә рәхмәтле булырга. Үз хыялларыгызны чынга ашырырга омтылыгыз һәм беркайчан да туган ягыгызны онытмагыз. Мин – Ташкичү Рәйханы…
Шушы сүзләрне әйтте дә, аңа инде бишенче тапкыр шалтыратучы номердан трубкасын күтәрергә, дип интервьюдан бүленде:
– Исәнмесез! Гадел Әминов сезнең ирегезме?
– Исәнмесез! Әйе, ирем… Сез кем буласыз?
– Без полиция бүлегеннән.
– Полиция?!.
– Сезнең ирегез Гадел Әминов үз компаниясендәге эшләрне җайлау өчен биш миллион күләмендә акча урлаган, дигән хәбәр иреште. Мөрәҗәгать итүче Габбас Газизов бу эшкә карата бөтен дәлилләрне дә тәкъдим итте. Сезнең хәзер үк участокка килүегезне таләп итәбез.
Бу көннән соң барлык хәбәрләрдә, газета, сайтларда “Рәйхан Әминованың ире төрмәдә”, дип исемләнгән яңалыклар чыкты. Интервьюлардагы әңгәмәләр, күрешкән һәрберсенең соравы Гадел хакында иде. Соңрак Рәйхан бу сорауларны җавапсыз калдыра башлады, чөнки Гаделнең гаепсезлеген исбатлау нәтиҗәсез булды. Һәм Рәйхан күпмедер вакыт аралыгына кеше күзеннән югалуны сайлады.
Августта ул янә Ташкичүгә кайтты. Сәер, бу вакытта ул, киресенчә, авылдан калага җыена иде, ә бүген ул кабаттан туган нигезенең капка төбендә басып тора. Әүвәл, ул, Бәхтияр белән өйгә кереп, хатирәләргә чумды. Менә ул савыт-саба, зал ягындагы әтисе генә ятып тора торган зур диван, анасыннан истәлек булып калган күлмәкләре, төнлә йокларга бирмәүче тавышлы сәгать. Шул ук өй, ләкин кешеләрсез. Ишегалды: шул ук абзар, ләкин малсыз, шул ук бакча, әмма анда инде Казанга алып китәр өчен бәрәңге дә, кишер дә үсми… Бүген бу бары тик хатирәләр генә – җил әкият китабын бик тиз актарды. Артык тиз…
Һәм ул янәдән талы янына төште. Бу юлы үзе генә түгел, ә Бәхтияр һәм ике айлык Мәдинәсе белән иде. Хәтта бер тал төбе генә дә күпме хатирә сыйдырган: хыялый уналты яшьлек Рәйхан, атасы-анасы белән сүзгә килешкәннән соң моңланучы Рәйхан, тал ботагыннан яшерен генә сикереп төшүче Гадел, бәйләнчек Габбас. Ә хәзер… Хәзер садә җанлы Рәйхан да, ата-анасы да юк, Гадел ялгыш рәвештә төрмәдә, ә Габбас юл халәкәтенә очрап вафат.
Менә ул анда барып утырып, гадәттәгечә, озак кына уйланды. Һәм нечкә, үтә дә югары, сихерле тавышы белән:
“Су буйлары моңсу иде,
Без аерылган чагында;
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да”, дип күл буен яңгыратты. Бу җырын ул бар югалтуларын исенә төшереп, ямау өсте ямау булган йөрәгендә иң тирәнгә тамыр җәйгәннәргә багышлап җырлады. Шул мизгелдә дөньяга яңа җан аваз салды. Бу көн – Рәйханның туган көне иде…
«Ак чәчәкләр йолдыз булып яна…»
Гомер таҗын өзә ачы җилләр,
Җаннар елый шулчак, нишләргә?
Ак чәчәкләр йолдыз булып яна
Өмет нуры сүнгән кичләрдә
(А.Әхмәтгалиева)
Дөнья язны сулый. Һәр тарафта чисталык һәм сафлык хөкем сөрә. Ягымлы май айларында шау чәчәккә күмелеп шомырт агачлары, алмагачлар утыра. Инде укулар да тәмамлануга таба бара, соңгы кыңгырауга да күп калмады.
Миләүшә дә быел 9 ны бетерә. Имтиханнар әле алда, ләкин, аңа карамастан, ул дәресләрдән соң өенә кайта да, ә соңыннан һава алыштырып керергә чыгып китә. Имтиханнарга әзерләнгәндә үзе турында да уйларга онытмый ул. Әнисенең борчылганын белә, шуңа күрә аны алдан кисәтә. Миләүшә үзе бик сөйкемле кыз. Елмайганда, йөзләре май кояшыдай балкый, чөнки ул ихлас, күңеленең елмаюы йөзендә чагыла. Чәчләре озын, көрән һәм туп – туры. Ә күзләренең сихерлелеген аңлатырга сүзләр җитми. Алар шомырт сыман чем кара, диңгез сыман тирән. Аларда яшерен уйчанлык, сагыну бар. Бу акыллы, тирән карашы белән у башкаларны юата да, упкынга да кертеп җибәрә ала.
Бу кичне дә ул урамга чыгып китте. Миләүшә үзе генә йөрергә ярата, бу аның өчен сәер булып тоелмый. Май киченең тынлыгына таң калып атлаганда, ул, паркның теге башындагы егетне күреп, туктап кала. Бу кара күдрә чәчле, озын буйлы, ябык кына егет шомырт чәчкәләрен өзеп маташа иде. Миләүшә түзмәде, янына йөгереп килде дә карашын төбәде. Егеткә бу караш әйтерсең лә нидер сораган, үтенгән шикелле булып тоелды. Кыз шул мизгелдә, сабырлыгы сынып, елап җибәрде. Моның сәбәбе – ак чәчәкләрне өзү. Миләүшә бар тавышка: « Ничек?! Ничек булдыра аласың?! Синең җаның юкмы әллә?» дип кычкырып җибәрде. «Аларның да күңеле бар, чәчәкләргә дә җан өрелгән бит! Ә син аларны үтерәсең, бетерәсең. Бу чәчәкләр якты дөньядан китеп барганнар иде, мин аларны кире терелттем. Бер төзәлгән яраны яңартмачы, зинһар!», — диде дә тирән сулыш алып куйды. Аның тавышында каты үпкә, язмышка ачулы булу хисләре артык сизелә иде.
Егет, әлбәттә, берни аңламады. Кем аларга җан өргән? Ничек инде чәчәкләрне кире терелтеп була? Ул «Гафу, исемегез кем була?», — дип сүз ташлады. Миләүшә дәшмәде. Егет сүзен дәвам итте: « Ә шулай да нәрсә булганын аңламадым. Ни өчен кәефегез кырылды?». Бу чәчәкләрнең Миләүшәгә ни өчен кадерле булуын бар тик ул һәм әти – әнисе генә белә. Ул, җан чыңлавы чынга ашмаганга, егетнең гаепле булмаганлыгын аңлый. Йөрәген ничә еллар дәверендә яралап торган кайгыны җиде ятка сөйләргә кыя. Ниндидер чит кешенең күзләре Миләүшәдә ышаныч уята, ә икенче яктан карасаң, ул күзләр бик таныш тоелалар иде.
-Ул… Ул нәкъ бу чәчәкләрне алып кайтканда вафат булды. Җиденче июль, кичке сәгать алтылар тирәсендә, якты дөньяны ташлап китте. Мине, әти – әниемне калдырды. Ул, туган көнемдә мине сөендерим дип, яраткан чәчәкләрем артыннан китте, кире кайтмады. Гомерен юл һәлакәте өзде. Соңрак без аны эзләп таптык, машинасының арткы утыргычында ак чәчәкләр ята иде, үзе — алда… Дөресрәге, җаны алда. Бар урамга каты итеп кычкырдым да тыным кысыла башлады, миңа бит сигез яшь… Ул кеше – апам. Минем бертуган Зөлфия апам иде. Ул киткәч, тормышның караңгылык чорнап алды, дөньяның яме калмады. Тормыштан китсә дә, күңелемнән җибәрмәдем. Мин анны үзем өчен кире кайтардым, ә ак чәчәкләрне мин гел аңа тиңләдем, тиңлим. Аның күңеле шундый ук саф , садә иде. Гел елмаеп яшәде, эчкерсез иде. Апам – күңелем түрен биләп алган зат. Ап – ак чәчәкләр миңа анны хәтерләтә, яшәешкә өмет өсти. Күңелем белән сизәм: моңаймаска кирәк. Мин тормышымны ап –ак шомырт чәчкәләредәй өр – яңа биттән башладым, шуңа күрә бу чәчәкләрнең мәгънәсе бик зур. Мин анны яраттым, яратам, яратачакмын! Ул – кечкенә генә йөрәгенә бар дөняны сыйдыра ала иде. Ул – минем Зөлфиям!
— Кызганыч. Ак чәчәкләр – көзләрдәге, кышлардагы ак өметләр ул, Миләүшә. Өметсез, хыялсыз кеше – канатсыз кош. Бернигә дә өметләнми яшәүнең мәгънәсе юк, кызык та түгел. Кешенең өмете булмаса, ул тормышта алга атлый алмый. Ак хыяллар һәм өметләр кеше гомеренең иң зур өлешен алып тора. Тормышындагы иң авыр вакытларда да үз – үзен югалтмаган, кире күтәрелә алган, яхшылыкны өмет иткән кешеләргә мин сокланам. Аларның берсе – син!
— Әйе, чыннан да шулай икән ул. Көн дә боегып, сагышка уралып яшәсәң, тормышыңда матур төсләр калмый. Мин шуны аңладым: үткән белән яшәү – чынбарлыкта үз – үзеңне җую белән бер. Үткәнне кайтарып булмый. Мин хәтерлим, онытмадым, һәм бу сөендерә! Сүз уңаеннан, сез минем исемемне кайдан белдегез соң?
— Синең белән бергә балалар бакчасына йөргән Рифкать ич мин. Танымадың да, әй. Ә син үзгәрмәгәнсең: шул ук тирән күзләр, озын толымнар һәм балкучы йөз
— Рифкать? Чынлап?! Танымадым шул, гафу. Бакчаны бетергәнгә инде ничә ел узган, без дә шәһәрнең төрле мәктәпләрендә укыйбыз, ә синең белән комлыкта уйнаганым һаман истә әле. Бу хәлләрне сиңа сөйләгәннән соң җиңел булып китте, җан бушады. Тыңлаганың өчен рәхмәт!
— Сөйләгәнгә рәхмәт. Бу тарихтан күпме уйлар, күпме нәтиҗә чыгардым. Әйдә телефон номерларыбызны алышабыз? Кирәк булса, эндәшерсең
— Әйдә, мин каршы түгел. Тагын бер кат рәхмәт сиңа, Рифкать
— Кич төште, хушлашырга вакыт. Саубул, Миләүшә!
-Саубул, Рифкать!