Бүгенге иртә аеруча икенче төрлерәк башланып китте. Шулай булмый ни, бүген бит 1 Сентябрь – Белем бәйрәме.
Рүзилә иртүк очып кына йөрде: ул бәхетле иде. Гаиләсе өчен иртәнге аш әзерләде, матур бакчасыннан гүзәл чәчәк бәйләме җыеп керде. Бүген аларның бердәнбер кызлары Регина башлангыч сыйныфны тәмамлап, бишенче сыйныфка бара. Рүзилә дә, тормыш иптәше Әскать тә, кызлары өчен бик дулкынлана иделәр.
Тату гаилә матур гына иртәнге ашны ашагач, мәктәпкә юл тоттылар. Бәйрәм тантанасы бик матур узды.
Рүзилә тиз-тиз эшенә ашыкты. Ләкин эшендә дә тынычлап эшли алмады, чөнки хатирәләр аңа тынгы бирмәде. Ул тәрәзәгә төбәлеп, кабат үз уйларына чумганын сизми дә калды.
…1 сентябрь. Әти-әнисе Рүзиләне үзләренең авылыннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан район гимназиясенә укырга бирергә уйладылар. Рүзилә үз классында “иң башлы” кыз иде шул, шуна да әти-әни шушындый карарга килде. Тиз генә барып гимназия белән таныштылар, имтиханнан баллары да югары булды – Рүзилә гимназия укучысына әйләнеп тә куйды.
Менә көтеп алган 1 сентябрь. Якты уйлар, шәп кәеф. Бар да матур, бар да яхшы…
Тик бәйрәм тантанасы тәмамланып, әти-әнисе интернатка урнаштырып кайтып киткәч, Рүзилә моңсулап калды. Таныш түгел җир, таныш түгел дуслар, таныш түгел укытучылар. Нишли инде ул монда? Дус кызы Әлфия кебек тә түгел башка кызлар. Ә көн саен мәктәптән каршы алган Актүш, Йомшаккай нишләр Рүзиләсез?..
— Рүзилә Ринатовна, электрон почтагыздагы хатка җавап бирергә кирәк. Бүген соңгы көн, оныта күрмәгез, — сәркатиб кызнын сүзләре аны уйларыннан айнытып җибәрде.
— Әйе, Лилия, рәхмәт, исемдә.
— Рүзилә Ринатовна, авырмыйсыздыр бит?
— Юк, бар да яхшы, бар да яхшы.
Зур фирма җитәкчесенә эш урынында болай таркау утырырга ярамаганын аңласа да, уйлары тынгы бирмәде аңа бүген. Кабат яңара гына бардылар.
…- Әнием, әтием, минем анда барасым килми, анда бар да чит, минем үз авылымда, үз мәктәбемә кайтасым килә, — дип елады Рүзилә.
Бер генә чирек түз инде,кызым, — дип юаттылар аны атна саен әти-әнисе. Ике генә чирек…
Әйе, әти-әнисе дә аны ничек сагынганнарын, әнисенең көн дә аның бүлмәсенә кереп елап чыгуларын күз алдына да китерми иде Рүзилә. Ике як та аерылуны авыр кичерде. Тик әти-әнисе нык торды. Бигрәк тә әтисе. “Укытам, кеше итәм, ныклы белем алсын, аннан үзе безгә рәхмәтле булачак әле”, — диде ул.
…Ул вакыттан бирле бик күп вакыт үтте. Чыннан да, Рүзилә бүген зур фирма җитәкчесе.
“Эшләремне тиз генә бетерим дә, әти-әниемә күчтәнәчләр алып кайтып килим яннарына. Ара да ерак түгел бит”, — дип эшенә тотынды ул.
Аның янә газиз кешеләренә “Рәхмәт сезгә бик зур, мине кеше иттегез, укыттыгыз, белем бирдегез. Минем бүгенге тормышым өчен, ирешкән дәрәҗәм өчен, мин Сезгә мең кат рәхмәтле”, — диясе килде.