“Рәхмәт” сүзе
“Рәхмәт” дигән сүздән матур
Сүзләр бар микән тагы?
“Рәхмәт” сүзе – иң матуры,
Мең кабатлыйм мин аны.
Рәхмәт, рәхмәт әнкәемә,
Мине тудырган өчен,
Рәхмәт туган илкәемә,
Гүзәл ил булган өчен.
Рәхмәт, рәхмәт кояшкайга,
Безне җылыткан өчен,
Рәхмәт, рәхмәт ап-ак кышка,
Чана шуыткан өчен.
Рәхмәт, рәхмәт әбиемә,
Әкиятләре өчен,
Рәхмәт әти-бабаема,
Зур хезмәтләре өчен.
Рәхмәт, рәхмәт дусларыма,
Бар булганнары өчен,
Илбашыбызга рәхмәт,
Тынычлык, дуслык өчен.
Рәхмәт туган телебезгә,
Рәхмәт булганы өчен,
Туган телемдә шатланып
Сөйли алганым өчен.
“Рәхмәт” сүзен мең мәртәбә
Әйтсәк тә гаҗәп түгел,
Иң матур сүз, иң кирәк сүз,
Юк, без рәхмәтсез түгел.
Рәхмәт, рәхмәт бар җиһанга,
Рәхмәт әйтеп баш иям.
“Рәхмәт” сүзе нинди рәхәт,
Һәрчак әйтегез диям.