Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Һәр гамәлнең җавабы бар

Һәр гамәлнең җавабы бар

Әкият

Борын-борын заманда булган, ди, әби белән бабай. Аларның өч балалары булган. Бу балаларның икесе кыз бала икән, ә берсе — малай. Ул малай иң кечесе булган. Кызларының берсе чибәр, пөхтә, бар эшне дә җиренә җиткереп эшләгән, ә икенчесе тәртипсез, ямьсез, әйткән сүзне дә тыңламый икән. Энеләре батыр, уңган булган, һәм ул апаларын бик яраткан.

Беркөнне әби белән бабай балаларына болай дип әйткәннәр: “Балакайларыбыз, без бит инде бик карт, ә сез инде үсеп, матурланып киләсез. Я, улыбыз, син безгә өй төзеп бирче,ә сез, кызлар-йолдызлар, энегезгә булышыгыз, аннан өйне бизәгез”.

Энекәше белән әйбәт кызы: “Ярар”,- дигәннәр, әшәке кызлары гына: “Нәрсәгә бу миңа! Сезгә кирәк икән — сез ясагыз”,- дигән.

Шуннан ул әби-бабайның ачуы чыккан. Алар болай дип әйткәннәр: “Алайса, син бүрегә әйләнерсең дә явызлыгыннан улап йөрерсең. Гомер буе урман буйлап ашарга эзләп йөрерсең, ә ашарыңа таба алмассың”,- дигәннәр, һәм шул ук вакыт ул кыз бүрегә әйләнгән дә урманга йөгереп киткән.

Ә бу вакытта уңган кыз белән уллары инде өйне дә төзегәннәр һәм аны төрле бизәкләр белән бизәгәннәр. Шунда әби белән бабай әйткәннәр: “И, улыбыз-кызыбыз, сез безгә бик күп игелек кылдыгыз, шуңа күрә сезгә сәламәтлек, саулык телибез. Менә бу үзегез ясаган өй үзегезгә булсын һәм бездән калган байлыкны үзара бүлегез”,- дигәннәр. Шулай алар бик матур гына гомер итә башладылар.

Ә чишелеш булмады бит әле дисезме, бүрегә әверелгән кызның хәле ничек соң дисезме? Тыңлап карагыз.

Ә ул бүре ашарына таба алмыйча улап йөргән, бик нык үкенгән. Менә бер кышкы көндә ул бүре ашарына эзләп йөргән, аның туганнары янына кайтасы, кылган гамәлләре өчен гафу үтенәсе килгән.

Бер көнне кыз белән егетне әти-әниләре мич ягарга утын артыннан урманга җибәргән. Алар утын әзерли генә башлаганнар икән, апасы белән энесен бер көтү бүре уратып алган. Ул бүреләр инде аларның өсләренә сикерергә әзерләнгәндә генә, урман эченнән бер бүре килеп чыккан да әлеге бүре көтүенә ташланган. Тигезсез көрәш башланган. Кыз белән егет тә карап тормаган. Кесәләрендә булган шырпыны алып, ут якканнар да бүре көтүен куркытып җибәргәннәр. Төтен исен сизүгә, бүреләр, койрыкларын кысып, тизрәк бу тирәдән качу ягын караганнар.

Ә теге ялгыз бүрегә килсәк, аның яраларыннан кан ага икән. Ул шуыша-шуыша килгән дә айга карап улап җибәргән һәм хәлсезләнеп егылган. Кыз белән егетнең күз алдында әлеге бүре әкрен генә кыз кыяфәтенә кергән. Алар җирдә хәлсезләнеп яткан, бүрегә әверелгән кыз туганнарын танып алганнар. Тизрәк аны, күтәреп алып, чанага салганнар да яраларын бәйләгәннәр һәм авылга алып кайтып киткәннәр. Әти-әниләре дә бик сөенгән. Кыз үзенең туганнарыннан, әти-әнисеннән кат-кат гафу үтенгән. Апасы белән энесе аңа: “Син безне ач бүре көтүеннән саклап калдың, без үзебез сиңа бик рәхмәтле”, — дигәннәр. Шулай итеп алар бик матур итеп гомер итә башлаганнар. Егет өйләнгән, кызлар кияүгә чыккан. Әти-әниләренә күп оныклар бүләк итеп, аларны сөендереп, кадерләп яшәгәннәр.

Зарипова Гаделия Дамировна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы