Китап – ул хәзинә.
Китап- киңәшчен синең
Дустың ярдәмчел синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Китап белем чишмәсе , дип юкка гына әйтмиләрдер . Китаптан башка яшәү мөмкин түгел .
Мәсәлән , мин кечкенәдән үк кулыма рәсемле китаплар тотып, аларны үземчә укыдым. Әнием миңа кайда гына барса да, гел матур рәсемле ә китаплар алып кайтты. Укырга кергәнче ук мин инде, хәреф танырга өйрәндем. Укый яза белә идем .
Китап киштәсендә минем хәзердә төрледән- төрле кызыклы китапларым бик күп. Төрле хайваннар үсемлекләр турындагы китапларны укырга яратам.
Татарча китапларны күбрәк укыган саен , сөйләм телен үстерәсең, башка күп төрле мәгьлүмәтләр аласы.Чөнки китапта күп акыл хәзинә тупланган. Китап , әсәр геройлары аша без үрнәк алабыз, яки кайберләренә охшамаска да
Иң китап иң әйбәт киңәшче дә әле. Кирәк вакытта ярдәм итә , киңәшен бирә . Тирә — якны , кешеләрне танып белергә өйрәтә.
Китап укып мин , үзебезнең татар гөреф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен, йолаларын белдем. Китап мине тормышта т ур лар, дөресен сөйләп, туган телне саклап,туган илне, әти-әнине, дус туганны яратып яшәргә кирәклеген аңлатты.
Хәзер минем дусларымның күбесе телефон, компьютерда утыра. Алар роботка әйләнеп бара. Үз фикерләрен, үз белемнәрен бүтәннәргә җиткерә алмыйлар .Ә мин рәхәтләнеп татар телендә укыйм , аңлыйм һәм бүтәннәргәдә җиткерәм
Укыгыз дусларым китапны!
Күп укыган , күп белер!