Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Проза Әниле булу-зур бәхет

Авыл тормышы һәркемгә таныш инде ул. Кышларын авыл халкы бераз тын ала да, иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр тагын ыгы-зыгы башлана. Ул бакча эшләре дисеңме, печән әзерләү, мал-туар, кош-корт арасында чуалу-көндәлек мәшәкатьләрне һич санап бетерерлек түгел.

Без гаиләбез белән авылда еш булабыз, бигрәк тә җәй айларында. Ничек инде авылга кайтмыйсың ди? Ул — әниемнең туган авылы! Әнием уйнап үскән урамнарда, бәбкә үләне баскан тыкрыкларда хәзер без тәгәрәшәбез.

Әйе, балалык еллары һәркемнең хәтерендә тирән эз калдыра. Сагынып, кызыклы хәлләрне, нинди дә булса хәтирәләрне, вакыйгаларны искә алганда ирексездән иреннәр елмая, күзләр нур чәчә. Нинди бәхетле чак бу! Тик әнием балачагын, яшьлеген искә алырга яратмый. Нигәдер сабый чагын хәтереннән сызып ташларга ашыга кебек тоела миңа. Ни өчен? Әлеге сорауга мин бик озак җавап эзләдем, еллар узгач, сәбәбен аңладым,әниемнән балачак елларын сөйләвен үтендем.

Юк шул, бәхет барлык кешегә дә тигез бирелми икән ул. Ана назыннан мәхрүм калган нарасыйлар бәхетле була аламы соң? Дәү әнием Әлфия үлгәндә, әниемә бары тик өч яшь кенә була. Мәрхүмәнең җеназасы өстендә, мәңгегә ябылган күзләрен ачтырасы килеп елаганы, авыл апаларының аны кулларына алып, яшь аралаш юатуларын тонык кына хәтерли ул.

“Башка сыймаслык коточкыч хәл бу! Әлфия утыз алтысын гына тутырды, өч сабые бар бит әле аның, балалары хакына булса да яшәргә тиеш иде”, дигән сүзләр әниемне гомере буе озата килә. Мәет өстендә авыл халкы ятимнәрне кызганып зар елый. Иң олысы Фәргать — унынчыда, уртанчысы Фәнис беренче сыйныфта укый, ә төпчекләре Фәридә(минем әнием) өч яшендә генә була. Дәү әни үлгән көнне уртанчы уллары сумкасын алып мәктәпкә китә, артыннан барсалар да, өйгә кайтырга курка ул, аны елавыннан һич кенә дә тынычландыра алмыйлар. Кем аңа дәресләрен карарга ярдәм итәр дә, кем күлмәк-чалбарларын үтүкләр, хәерле юл теләп, кем мәктәпкә озатыр? Ничек яшәр соң ул әнисез? Җиде яше яңа гына тулган сабыйның ялгыз калып, үксеп-үксеп елавына бары мәктәп диварлары шаһит.

Дәү әтием (урыны җәннәттә булсын, ул да инде гүр иясе)белән ялгыз калган чакларда әнисе турында сораштырырга яраткан әнием. Нинди булган ул, холкы, шөгыле, буй-сыны, күзләренең төсе турында да беләсе килгән. Әнием өчен, дәү әнине төшендә күрү – иң зур теләк. Тик төш күрә белми минем әнием.

“Әниең дә төш күрә белми иде, кызым. Төш күрергә вакыты да булмагандыр. Таң беленер-беленмәс торып, унике чакрым ераклыктагы шәһәргә, көянтә-чиләген асып, җәяүләп сөт сатарга йөрде. Ял итә белмәде ул, утырып ашаганын хәтерләмим мәрхүмәнең. Зур абыең бик елавык булды, әй үзәккә үтте дә инде. Аягында мендәре белән сабые булса, кулында ут уйнатты. Ике-өч көндә мамык шәл өлгертә иде. Ә син тугач, шатлыгы эченә сыймады, кош тоткандай сөенде. Ике ир баладан соң синең дөньяга килүең әйтеп бетергесез куаныч булды шул.”Сер сандыгым туды”, дип бөтен туганнарны әйләнеп чыкты.Үскәнеңне генә күрә алмады, бигрәкләр дә әниеңә ошагансың, кызым”,-дип сөйли иде дәү әти, яшьле күзләрен сөртеп. Дәү әтинең әлеге сүзләре инде хәзер минем күңелемдә мәңге онытылмаслык урын алды.

Бөтен яктан да үрнәк булган гаиләгә1978 нче елның октябрь аенда килә олы хәсрәт. Бу югалту белән адәм баласы гына түгел, табигать тә килешә алмый. Җил үкерә, буран дулый, казыган каберне кар күмеп китә. Гомердә булмаган хәл: сигезенче октябрьдә күз ачмаслык буран. Урамда кар бураны булса, өйдә кайгы-хәсрәт бураны дулый. Шул төшүдән кар инде эреми, салкын зәмһәрир суыклары белән кыш та озак көттерми. Ә күңелдә бушлык, тормыш белән ризасызлык көннән-көн үсә, йөрәк сыкрана, сызлана.

Тормыш, нигә гаделсез син? Ятимнәргә ничек яшәргә? Кемгә “әни”диеп дәшәргә? Бу югалту белән ничек килешергә?Адашкан каз бәбкәләре сыман, бер почмактан икенчесенә сугылалар, тик җаннарына тынычлык тапмый ятим балалар.

Дәү әти күңелен эш белән юата. Авылда бригадир була ул. Юк, юк, сынмый, сыгылмый, югалып та калмый минем дәү әтием. Язмышка үч иткәндәй, тормышка теше-тырнагы белән ябышып, үзендә яшәү өчен көч таба. Олысы-кечесе хөрмәт итә иде аны.Ялкаулык һәм ялганны күрә алмады, уңган, тырыш, гадел кеше иде дәү әтиебез.

Әллә сабыйларның боек күңелләрен юатыр өченме, әллә йомшак дәшкән һәр кешенең куенына кереп сыенуларын күрепме, өйләнергә карар итә ул. Кем өч ятимгә мәрхәмәтле ана була алыр, балаларга ана назын кызганмас? Олысына мәктәпне тәмамлар чак та җиткән, урнаштырасы, башлы-күзле итәсе бар. Эзли торгач, нарасыйларга ана булырдай кеше табыла. Әлбәттә, бу гаиләдә ананы алмаштырган кешегә дә җиңел булмагандыр.

“Үстерделәр, һәркайсыбызны олы тормышка озаттылар, -ди әнием. “Кызым”сүзен ишетергә туры килмәсә дә, ятимлек тырнагыннан котылдым кебек тоелды миңа. Мин дә хәзер иптәш кызларым кебек әниле булдым, усаллардан яклаучым, җил-давылдан саклаучым бар. Зур рәхмәтлемен яңа әниемә, бәлки, ул булмаса якты көннәрем бөтенләй булмас иде. Тик боек иде минем күңел, кеше күрмәгәндә еларга яраттым мин. Көзге яңгырлы көннәр, кышкы бураннар күңелемне нечкәртә иде. Ана булу-ярты бәхет, ә менә йөрәк парәңне үстерү, балаңның ихластан шатлануын күрү, исән-имин булып, аны зур тормышка озату-тулы бәхет. Исән генә була күрик, балакайларым, ятимлек ачысы сезгә кагылмасын. Тормышта тулы гаилә булып, яныңда әти-әниеңнең назын тоеп яшәү-иң олы бәхет! ”- дип сүзен тәмамлый әнием.

Зираттан чыгып, авыл урамы буйлап атлыйбыз. Әнием янымда булганда, зираттагы каргалар каркылдавы, агачларның шомлы тавышы да тынлыкны боза алмый. Тирә-якта тынлык, сәер тынлык. Әйтерсең, әнием хәтирәләреннән дөнья уйга калган. Бар дөньяны яңгыратып, яшьтәшләремә эндәшәсем килә:

— Әниләрегезне рәнҗетмәгез, саклагыз, авыр сүз әйтмәгез! Әниле булу-зур бәхет!

Шакирова Венера Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Чистополь