Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Проза на татарском «Урман дусты-Убырлы.»

Урман дусты – Убырлы.
(Әкият)
Борын-борын заманда матур урман арасында булган ди, яшәгән ди бер Убырлы карчык. Ул тирә-якны, җәнлекләрне, матур итеп өздереп сайраучы кошларны, яшел үләннәрне, төрле төстәге күбәләкләрне, күз явын алырлык чәчәкләрне күзәтеп кенә торган. Бигрәк тә ул чисталыкны, урмандагы тәртипне яраткан.
Көннәрдән беркөнне Убырлы карчык , себеркесенә утырып, урманны күзәтергә чыгып киткән.Табигатькә сокланып барганда аңа Куян баласы очраган. Бу нәни бала куак арасында елап утыра икән. Убырлы аннан : “Ни булды, Куянкай?” – дип сораган. Ә Куян баласы:” Төлке белән Тиен балалары минем тубымны тартып алдылар. Үзләре мине уйнатмыйлар да…” дигән дә , тагын да катырак елый башлаган. Шулчак Убырлы карчыкның урман яңгыратып сызгырып җибәрүе булган, Ала карга очып килеп тә җиткән. “ Тиз генә Тиен белән Төлке балаларын табып китер! Мин чакыра, дип әйт!” – дигән Убырлы.
Берничә минут эчендә Ала карга кире очып килгән дә: “ Алар мине тыңламыйлар бит…” – дип үпкәсен белдергән.
Менә алар бергәләшеп, урман эченә кереп киткәннәр. Төлке белән Тиен балалары, Убырлы карчыкны күрүгә, туп уйнаудан туктаганнар һәм башларын аска иеп, аның каршына килеп басканнар. Ә Убырлы карчык аларга олыларның сүзен тыңларга, дус булып, бергә уйнарга кирәк дип , үзенең акыллы киңәшен биргән. Төлке белән Тиен балалары да, үз гаепләрен танып, Куяннан гафу үтенгәннәр, бергәләп уйный башлаганнар.
Хәзер урманда һәр җан иясе Убырлы карчыкны ярата, хөрмәт итә икән. Убырлының начары гына түгел, ә әйбәтләре дә була ди. Нәкъ кешеләр кебек…
Әй, кешеләр! Сезгә эндәшәм: дус яшик, тату булыйк, бер-беребезне хөрмәт итик! Шул чагында гына яшәү рәхәт, тирә-ягыбыз матур булыр!

Корбанова Зиля
Страна: Россия
Город: деревня Карадуван