Туган җирем Татарстан!
Мин горурмын , гади татар кызы
Туганыма татар илендә
Күрә алам шушы матурлыкны,
Яшәгәнгә туган җиремдә.
Туган җирем гади генә авыл
Кешеләре тырыш, сөйкемле
Хезмәт белән , яшәгәнгә күрә,
Матур урамнары, һәр өе.
Туган җирең бик тә якын була
Чыгып китсәң чит ят җирләргә
Кайда гына эшләп яшәсәңдә
Тарта туган ягым өйләре.
Мин дә синең гади генә кызың,
Юлга чыгам белем алырга
Тормышымның каршылыкларына
Егылмыйча басып калырга.
Егылмамын, бирешмәмен димен,
Туган җирем бирсә үз көчен.
Туган җирем Таттарстан иле
Синнән алам яшәү көчен.