Принято заявок
714

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Поэзия на татарском языке в возрастной категории от 14 до 17 лет.

Лиана Гильманова

Тормышның да яме бар!

Бу тормышның яме юк дисезме?

Тормыш яме – алан исендә!

Җир җиләге җыйган болыннарда,

Офыкларның  кызгылт төсендә!

 

Бу гомернең яме юк дисезме?

Аның яме – алтын көзләрдә!

Торналарның очкан мәлләрендә,

Күз яшьләре тулган йөзләрдә!

 

Яшәү яме – китек күңел дисез,

Яшәү яме – салкын кышларда!

Ыңгырашып, улап-елап йөргән

Бөтерелеп очкан карларда!

 

Яшәү яме – яфрак ярган язда,

Үсеп киткән чакта тал-тирәк!

Тормыш ямен күрер өчен бары –

Кешеләргә иман гына кирәк!

 

Гильманова Лиана Ришадовна
Страна: Россия
Город: Альметьевск