Убырлы һәм Шүрәле
(шигъри әкият)
Борын-борын замандамы,
Минем борын очындамы,
Шәһәрдәме, авылдамы,
Иген үкән киң кырдамы?
Белмим кайда икәнен,
Күпме вакыт үткәнен.
Ләкин беләм бу хәлне,
Әбием сөйләгәнен.
Яшәгән,ди,берурманда
Убырлы һәм Шүрәле.
Аннары соң ни булганын
Яле, үзең сөйлә әле.
Ә белмәсәң тыңлап тор,
Колагыңны торгыздыр.
Яхшы әкият белергә,
Вакытыңны тыңлап уздыр.
Бер тапкыр болар адашып,
Килеп чыга шәһәргә.
Шүрәле әйтә карчыкка:
«Хәзер безгә нишләргә?»
Карап торгач, күрә болар
Бик күп кибетләр,өйләр.
Выжылдап үткән әйбернең
Ни икәнен белмиләр!
Бер җирдә тора кеше
Тылсымлы таяк тотып.
Берне генә селкесә дә,
Барысы да китә борылып!
Ипләп кенә баралар да,
Бу адәмнән сорыйлар:
«Исәнмесез!»-дияләр,
Таягына карыйлар.
Ягымлы гына елмаеп,
Аптырап әйтә кеше:
«Мин полиция буламын,
Юл карау-минем эшем!»
Аңлашалар, сөйләшәләр,
Чын күңелдән серләшәләр.
Шулай бара торгач,
Убырлы һәм Шүрәле
Күрәләр өч күзле ерткыч.
Полиция абый әйтә:
«Моңа бөйсына шофер,
Бу ягымлы дустыбызның,
Исемедер-светофор!»
Күргәнегезчә,өч күзе бар.
Өчесе дә файдалы.
Алар аера юлларда
Яхшы белән яманны!
Кызыл әйтә җәяүлегә:
«Әлегә тукта, йөрмә.»
Ә яшел күзен күрсәң,
Бик шәп була йөресәң!
Сары:»Игътибарлы бул,ди,
Ашыкма,кабаланма,ди.
Кагыйдәлрне үтә
Һәм светофорга ачуланма, ди.»
Полиция рәхмәт әйтеп,
Убырлы һәм Шүрәле
Юлда дөрес йөриләр бит,
Әкәмәтне күр әле!!!
Паркта да булалар,
Кибеткә дә керәләр.
Юлда дөрес йөргән өчен
Бүләк тә эләктерәләр!
Мин дә аларны күрдем,
Аңнарына шаккаттым:
Кагыйдәләрне өйрәнү
Бигрәк тә җиңел икән!
Ты