Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Үпкәләдем галимнәргә!

Дөресен генә әйткәндә, мәктәп укучылары — бик сабыр һәм тырыш халык ул. Караңгы кышкы иртәләрдә, хәтта уңган кояш та йокысыннан торырга иренеп ятканда, балалар, букчаларын тотып, белем алырга ашыгалар. Юлда, шук салкын һава битләрне чеметеп, йокыны куып җибәрмәкче була. Башка кереп, кисәк-кисәк искән суык җил уйларны чуалта, бүген булачак контроль эшләрне искә төшерә, каникулларны сагындыра.

Мәктәпкә берәм-берәм, борыннарын мышнатып, балалар агыла. Гардеробка керер алдыннан, алар Яңа ел хөрмәтенә бизәлгән чыршыга сокланып карыйлар. Тик сыйныфларына керүгә, чибәр чыршы онытыла. Сигезенчедәге Галиевнең дә шул хәл. Геометриядән булачак контроль эш аны күбрәк борчый. Галиев һәм аның кебекләр — үтә кызык халык. Үткән параграфларны кабатлап утырыр урынга, алар үзләренчә грандиоз план коралар: кем кемгә булышасын бүлешәләр, шпаргалкалар ясап маташалар, үзләре һаман нидер сөйләшәләр. Иң мөһиме: укытучы күрмәсен.

Кыңгырау тавышы укучыларны сыйныфларга кертеп утыртты һәм мәктәптә тынлык урнаштырды.

— Укучылар, датаны язабыз, контроль эшнең темасын язарга онытмагыз, — дигән сүзләр геометрия дәресен башлап җибәрде.

Иң арткы партада дәфтәр актарып утырган Галиевнең күзләре укытучының карашы белән очрашты.

— Җаваплар дәфтәргә язылып куелганмы әллә, Галиев? — дип сорады укытучы апа.

— Бәлки язылгандыр, апа, — дип, Галиев дәфтәрен япты, тик кирәкле битенә карандаш кыстырды.

Галиев беренче эшне игьтибар белән укып чыкты. Фалес теоремасын дәлилләргә кушкан. Кем икән инде ул, Фалес дигәннәре? Таныш фамилия кебек. Галиев башын эшләтте, бөтен булган һәм булмаган белемнәрен искә төшерергә тырышты. Башындагы шул белемнәре аны китапны ачырга өнди иде. Галиев укытучыга күтәрелеп карады: нидер яза. Шыпырт кына китаптан Фалесны тапты. «Ә-ә, хәтерлим. Менә гел шулай: китапны ачып карагач кына, укытучы апа сөйләгәннәр искә төшә!»- дип уйлады Галиев. Фалес Борынгы Грециядә яшәгән икән. Өчпочмаклар охшашлыгы турындагы теореманы барлыкка китергән.

«Фалес, Фалес, — дип кабатлады Галиев, галимнең китаптагы портретына күз салып, — борынгы заманнарда яшәгәндә, теоремалар сиңа нәрсәгә кирәк булды икән? Ул вакытта башыңны катырып утырмасаң, син бүген, кимендә, шушы класстагы ундүрт баланы бәхетле итәр идең. Бәлки, син теоремаңны уйлап тапмасаң, бүген контроль эш булмас иде,» -дип уйлады малай.

Галиев, Фалестан җавап көткәндәй, галимнең сурәтенә җитди караш ташлады.

«Нәрсә, әйтергә сүзең юкмы? — малайның һәм галимнең «әңгәмәсе» һаман куерды, һәм Галиев, ирен чите белән елмаеп: — «Фалес, әгәр син чыннан да акыл иясе булсаң, өчпочмаклар охшашлыгын бик җайлы һәм дөрес юл белән билгеләр идең. Гап-гади линейка булышыр иде сиңа! Һәр фигураның өчешәр ягын үлчәп, тигезлеген исбатласаң, сиңа да, миңа да рәхәт булыр иде: сиңа, башыңны авырттырып, теорема уйлап чыгарырга туры килмәгән булыр иде, ә мин контроль эштә җәфаланып утырмас идем,» — диде.

Фалес белән тарткалашып туйгач, Галиев, укытучы күрмәгәндә, китапны шыпыртын гына япты. Геометрия дәресендә ул үзенең яраткан гадәтенә тугры калды: уйларына, хыялларына бирелеп утырды да, дәрес бетәргә ун минут калганда, мәсьәләләрне килделе-киттеле эшләп куйды. Шулай узды бу чирекнең соңгы геометрия дәресе. Контроль эшне начар эшләгәненә Галиев борчылмады. «Икеле алсам да, чиреккә барыбер өчле чыгачак,» — дип уйлады ул.

Геометрияне җене сөймәсә дә, бу елны Галиев биология дәресләрен ярата башлады. Сигезенче сыйныфта анатомия бүлеге өйрәнелә икән. Җидедә булганда хайваннар дөньясын үзләштерү теңкәсенә тисә дә, кешенең, ягъни үз-узеңнең, организмны өйрәнү бигрәк кызыклы икән! Ләкин бу фәнне яратса да, аны ятлап утыруны Галиев кирәксенмәде.

— Узган дәрестә без кеше иммунитетын үттек, укучылар. Эчтәлекне безгә Галиев сөйләячәк!

Эх, менә нәкъ шушы сүзләрдән соң балалар дәресләрне, мәктәпне яратмаска мәҗбүр булалар! Бер караганда, узган дәрестә шундый кирәкле тема үтелгән, укытучы сөйләгән мәгълүматны Галиев кызыксынып тыңлап утырган, ләкин бүген ул онытылган бит инде, иммунитет дигәннәре хәтердән чыгып очкан. Нигә укытучылар дәрес башлануга шул рәвешле сорау алалар икән? Белмәгәнне, өйрәнмәгәнне сизмиләр микән?

— Галиев, без сине тыңлыйбыз.

— Узган дәрестә без иммунитет темасын өйрәндек, — дип башлады сүзен Галиев һәм туктап калды.

Уку — энә белән кое казу, диләр. Галиев өчен шушы минутларда белмәгән, өйрәнмәгән нәрсәне башкаларга сөйләү — нәкъ энә белән кое казу иде.

— Ярар, Галиев. Безгә иммунитетны өйрәнә башлаган ике шәхесне ата.

Класстагы «отличник»лар кулларын өскә күтәреп:

— Апа, апа, мин, — диештеләр. Аларны Галиев килеп терәлгән хәл борчымады, чөнки аның кебекләрнең теманы белмәве — яңалык түгел.

Шулай да берсе, мескен Галиевне кызганып:

— Йөз егерме бер, — дип пышылдады.

— Галиевнең икелесен бүлешәсегез киләме? — дип кисәтте укытучы.

Галиев тиз генә китапның шул битен ачты һәм ике фамилияне күрде. Үзенең ораторлык талантларын кулланып сөйләргә тотынды:

— Теге дәрестә без ике атказанган шәхес белән таныштык. Алар борынгы вакытларда, корольләр заманында яшәгәннәр. Беренчесе — Эдуард Дженнер — бик акыллы һәм тырыш кеше булган. Ул иммунитетны иң беренчеләрдән өйрәнә башлаган. Икенче галим — Луи Пастер. Ул шулай ук бик белемле булган. Пастер Э. Дженнерның эшен дәвам итеп, иммунитетны өйрәнгән. Әлеге галимнәр җәмгыятькә зур файда китергәннәр. Бу эшләре өчен аларны кешеләр яратканнар һәм рәхмәтле булганнар.

— Конкретрак, Галиев, конкретрак. Пастер белән Дженнер нәрсә уйлап тапканнар?

— Э-э, иммунитеттыр инде…

— Галиев, син нәрсә? Синең әйтүеңчә, Дженнер белән Пастерга кадәр кеше организмында иммунитет булмаганмы?

— Вәт, башны катыра, — дип эчтән мыгырданды Галиев һәм кинәт башкалардан «вакцина» сүзен ишетте. — Вакцина! Апа, алар беренче вакцина уйлап тапканнар.

— Укымыйча йөрсәң дә, колагың яхшы ишетә, Галиев, — дип көлемсерәде укытучы. — Ләкин исеңнән чыгарма: имтиханда сиңа беркем дә җавап пышылдап утырмас! Йә, вакцина нәрсә ул? Аны нәрсә белән ашыйлар?

Биология укытучысы балаларны кайчакта шулай котыртып куйгалый иде.

— Вакцина — бик кирәкле әйбер. Ул иммунитетка булыша. — Малай берни белмәсә дә, югалып калмады. — Аны Дженнер белән Пастер уйлап тапкан. Вакцина — ул шундый дару.

— Тукта әле, вакцина нәрсәләрдән тора?

— Апа, аны кем белгән инде! Ниндидер дару шунда.

— Галиев, дәфтәреңдә билгеләмә язылган: «вакцина — препарат из ослабленных микробов».

— Нәрсә?! — Галиев гаҗәпләнде, хәтта аның ачуы чыкты. — Ужас! Мин вакцинаны салкын тиюдән саклаучы дару дип торам. Ә аның эчендә микроб, вирус икән. Менә сиңа мә! Белә торып агу кадыйлар! Мин уколлардан бик куркам, фельдшер кабинетына кергәндә котым оча. Әни ясатырга кушкач, авыртулардан саклый дип үгетләгәч кенә ясатам прививканы. Ел саен ясатам һәм ел да икенче көнгә үк температура күтәрелә.

— Галиев, нишләвең бу? Тынычлан, зинһар. Син ялгышасың.

— Юк, апа, Дженнер белән Пастер ялгышканнар. Вакцина уйлап табып, кешеләрне микроблар ярдәмендә дәваламакчы булганнармы?

— Галиев, утыр. Миннән яхшы билге көтмә. Параграфны укымагач, берни аңлый алмагансың. Вакцина эчендәге начар йогынтысы әз булган микроблар белән көрәшеп, организм көч туплый һәм авыруларга каршы торырга әзер була.

Укытучының сүзләре Галиевнең бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыкты, чөнки малайның акылы, гомумән, фәнни сөйләмне озак эшкәртә иде.

Алда — Яңа ел каникуллары, бүген укуның соңгы көне, шуңа ул бик тиз үтеп китәргә тиеш дип уйлады Галиев иртән. Ләкин геометриядән контроль эш һәм вакциналар аның күңелен төшерде. Җиденче дәрес сыйныф сәгатенә туры килде. Фалес, Дженнер, Пастер белән тарткалашып, Галиев арган иде. Сыйныф сәгатендә төрле һөнәрләр турында сөйләштеләр, Галиевтан булачак профессиясен сорадылар.

— Белмим әлегә, — дип җавап кайтарды ул, — ләкин мин, тәгаен, галим булырга җыенмыйм. Теоремалар, вакциналар уйлап чыгарырга кирәкми, мәктәптәге балалар башларын катырып утырмасыннар, үпкәләдем әле галимнәргә! Алар акыллы булып йөргәнгә, без газап чигәбез, — диде Галиев.

Мондый җавап укытучыны да, укучыларны да гаҗәпләндерде.

Тәрәзәләр аша мәктәп эченә керергә атлыгып торган суык җил генә бу җөмләләргә һич сәерсенмәде, чөнки ул, Галиев белән беррәттән, Фалес, Дженнер һәм Пастер белән танышты. Кешеләр пыяла тәрәзәләрне пластикка алыштыргач, хәзер кышкы суыкның бер эше юк. Элегрәк ул кыш көннәрендә пыяланы чибәрләндереп, төрле бозлы бизәкләр ясый иде. Ә пластмасс тәрәзәләрдә бизәкләр килеп чыкмый, шуңа ул кеше тормышын күзәтә. Менә бүген кышкы суык Галиевне күзәтте, ә тиздән малай кайтыр юлга чыгар, шул вакытта суык аның бияләйләренә кереп бармак очларын чеметер, башлыгын салдырып, Галиевнең уйларын чуалтыр, һәм борынгы заманнарда яшәгән галимнәрне суык җил малайның хәтереннән үзе белән бергә алып чыгып китәр.

Хазиева Айлия Айдаровна
Страна: Россия
Город: Тимершик